Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Приз урынына — 100 меңнән артык кредит

    Мошенниклар алдауның нинди генә юлларын кулланмый! Шунлыктан, алданучыларның да исәбе юк.

    Ноябрьдә районыбызның мөхтәрәм укытучысын телефон аша Арчадагы бер кафега бәйрәмгә чакыралар, үзе белән паспортын да алырга кушалар. “Чакырган җиргә бар”, — дигән әйтем бар бит, баралар, әлбәттә, тормыш иптәше белән парлап баралар. Тик соңыннан, “Их, бармаган булсакчы...” — дип үкенеп бетә алмыйлар.

    Мошенникларның исә үз ысулы. Бәйрәм дип аталучы чара вакытында экранда приз отучылар арасында үз исемен күргәч, ул массаж ясау җиһазына ия булып, чараны уздыручылар күрсәткән кәгазьгә кул куя.  Документ белән танышырга ирек тә бирмәгән алдаучылар, эшне тиз тотып, аңа 100 мең сумнан артык торучы товарга кул куйдыртан икән...

    Узган атнада әлеге эш Арча район судында каралды. Зыян күрүче Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча районындагы территориаль бүлегенә мөрәҗәгать иткәч, эшне судка юллаганнар. Хөкем итү йортына зыян күрүче генә килгән иде, гаепләнүчеләр җавабын язмача җибәргән, килеп тормаганнар. Зыян күрүченең күрсәтмәләренә, дәлилләнгән документларга нигезләнеп, суд карары аның файдасына, мошенниклардан матди зыянны түләтергә дигән карар чыгарылды.

    Алданучы кафеда узган көнне кайта-кайта исенә төшерә. Алданган көнендә ничектер төптән уйланылмаган булса кирәк. “Кафега бәйрәмгә чакырабыз, дисәләр дә, чәй-фәлән булмады. Бервакыт экранда таныш түгел фамилияләр рәтендә минем фамилия пәйда булды. “Сез приз оттыгыз”, — диделәр. Приз бушлай булырга тиеш тә бит, тик миңа ниндидер кәгазьләргә кул куйдырдылар, танышыйм, ниләр яздыгыз дигәч, карап чыгарга да бирмичә, документны читтәрәк тоттылар. Приз откач мине гел үзләре тирәсеннән җибәрмәделәр, кеше белән аралашырга мөмкинлек булмады. Югыйсә, шул вакытта ук шикләнәсе булган да бит, уйланылмаган. Икенче көнне иртән уянгач кына аңга килдек тә, хатыным белән безне “төп башына утыртканнарын” аңладык”, — дип сөйләде ул.

    Шикләнерлек сәбәпләр, чыннан да, аз булмаган. Призга откан массаж япмасын  ачып күрсәтмәгәннәр, ачып түгел, хәтта бөтенләй күрсәтмәгәннәр. Аны приз отучы машинага утырып кайтып китәр алдыннан гына урамда, багана уты төшми торган караңгы почмакта кулына тоттырып җибәргәннәр. Әнә шулай итеп, берничә мең генә тора торган япманы алданучы райондашларыбыз 130 мең сумга килешүгә кул куеп, приз урынына алып кайткан. Әле җитмәсә, “Сезгә акция ярдәмендә ташлама ясыйбыз”, — дип тә өстәгәннәр. Имеш, үз бәясе белән алсаң 160 меңнән артып китә икән. Килешүдәге номер буенча шалтыраткач, килгәннәр аларга, ике тапкыр килеп киткәннәр. Тик берсе дә акчаны кире кайтармаган. Соңгы килгән егет товарны бушлай, акчасын кайтармый гына алып китәргә теләгән, бирмәгәннәр.

    Ветеран райондашыбызның өй телефонына соңгы вакытта бәйрәмгә чакырып тагын шалтырату килгән. “Җитте, әле бер бәйрәмнең “рәхәтен татып” бетереп булмый, башка шалтыратмагыз, сезнең ничек эшләвегезне беләм”, — дип җавап биргәч, бүтән борчучы булмаган әлегә. Алдаучылар яңа төркем, яңа алданачак кешеләрне барлый башлаган, күрәсең. Андый бәйрәмнең февраль аенда оештырылачагы турындагы хәбәр безгә дә килеп иреште. Хәтта бер якын танышымны икебез сөйләшеп торган 15 минут аралыгында да ике тапкыр шалтыратып шундый бәйрәмгә чакырдылар. Телефон номерын кем бирде икән дип аптырыйсы юк, анда барырга җыенган берәр танышыгыз барырга дип ризалашса, берәр танышыгызны алып килегез, аның номерын бирегез дип сорыйлар. Яхшы ниятле кеше аны-моны уйламый, бирә, әлбәттә. Зинһар өчен сак булыйк, райондашлар! Көн саен алдаучылар турында укып, ишетеп тарабыз, ә үзебез һаман алданабыз.

    Мошенниклар алдау ысулларын каян уйлап чыгара диген! Шушы көннәрдә Интернетта яңа хәбәрләр пәйда була башлады: Кытайдан килә торган заказ эчендәге тартмаларга ком тутырып җибәрә башлаганнар. Явызлык дигәндә башына ниләр генә килми адәм баласының!

    Моңарчы судта тагын бер райондашыбыз белән бәйле шуңа охшаш эш каралган иде. Ул эш тә җәза күрүче файдасына хәл ителгән. Гомумән, дәүләт алкоголь инспекциясенә сату-алу проблемалары белән “ярык тагарак янында утырып калучылар” аз мөрәҗәгать итми. Инспекция хезмәткәрләре аларның һәммәсен контрольдә тотып, сатып алучының барлык хокукын кайгыртып эшләргә тырыша.

    Розалия Зиннәтова

     

     

     

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: