erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Проблемаларны уртага салып сөйләштеләр

Арча үзәк китапханәсенә начар күрүчеләр һәм бөтенләй дә күрмәүчеләр җыелды.

13 ноябрьдә халыкара сукырлар көне билгеләп үтелә. Казаннан да кайттылар. Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Арчаның җирле оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зарипов җыелышны алып барды. Секретаре Ләйсән Зарипова бер ел эчендә эшләнгәннәргә хисап тотты. Начар күрүчеләр һәм бөтенләй күрмәүчеләр оешмасында 140 кеше исәптә тора. Алар бер дә тик ятмый. Төрле конкурсларда катнашалар. Һәм җиңәләр дә! Эш булмасмы икән дип кызыксынучылар да булды. Өйдән торып төрле әйберләр ясау һ.б. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Гөлфия ханым кайбер һөнәрләргә укыта алабыз, дип әйтте. Мәсәлән, массаж ясаучы, чәч кисүче һ.б. Үзләрен борчыган проблемаларны да әйттеләр. Светофорда начар күрүчеләр өчен сигнал булмавыннан зарландылар. Табиблар адресына да сүз булды. Соңыннан сый--нигъмәтләр тулы табыннар артында концерт карадылар, сөйләшеп утырдылар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X