erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Проекты әйбәт, төгәл эш кирәк"

     Хатын–кыз ветераннарга – игътибар

    Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз-депутатларның “Мәрхәмәтлек” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова видеорежимда киңәшмә үткәрде. Безнең районнан киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова катнашты.

Татарстан Республикасында “Сугыш хатын-кызлар өчен түгел...” дигән социаль-гуманитар проектны гамәлгә ашыру бара. Аның беренче өлеше тәмамланды инде. Нәтиҗәләр ясалды. Хәзер икенче өлеше бара. Искә төшерик, проектның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл ветераннарының героик гамәлләрен барлау, өйрәнү һәм тарихка кертеп калдыру. Сугышның үзен күргән, сугыш чоры авырлыкларын йөрәге аша кичергән хатын-кызларыбыз... Алар сөйләгәннәр яшь буынны тәрбияләүче кыйммәтле истәлекләр, мәгълүматлар булып тора.

 Киңәшмәдә хатын-кыз сугыш һәм тыл ветераннарының һәркайсы янында булырга, хәлләрен белергә, батырлыкларын сөйләтергә, ярдәм кирәк булса, нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга һәм ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләшенде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 Видеокиңәшмә тәмамлангач, район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова җитәкчелегендә районда “Сугыш хатын-кызлар өчен түгел...” проектының икенче өлешендә нәрсәләр эшләп булуы хакында киңәштеләр. Районның хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина: “Моңарчы бу эшне мәктәпләр башкарды, – дип сөйләде. – Укытучылар укучылар белән ветераннарның өйләренә бардылар, хәлләрен белделәр, сөйләттеләр, яздылар. Тимурчылар командалары да булды һәм алар әле дә бар. Бу эшне тагын да җанландырып кына җибәрергә кирәк”. Алсу Мөхәммәтова: “Ветеранның хәлен җентекләп сорашырга кирәк. Берәр төрле ярдәм кирәкмиме? Ветеран сөйләгәннәрне онытып та җибәрергә мөмкин. Алдан анкета язып, шул анкета нигезендә ветераннан сораштырулар үткәреп, сорауларга җавапны язмача тутырып барырга һәм шул сораштырулар нигезендә ветеранга ярдәм итәргә кирәк”, – дигән тәкъдимне әйтте. Киңәшмәдә катнашучылар бу фикерне хупладылар һәм анкетага нинди сораулар кертеп булуы хакында киңәштеләр. Мәсәлән, ветеран бүген нәрсәгә мохтаҗ? Кем белән яши? Пенсиясе җитәме? Газета-журналлар укыймы, телевизор карыймы, матбугатка языламы, телевизоры күрсәтәме, өе җылымы, газ плитәсе эшлиме, киемнәре бармы, ялгыз яши икән – кибеткә бара аламы, азык-төлекне кем алып кайтып бирә, карны кем көри, хәлен белүче бармы һ.б.

“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” дигән социаль проектның идеясе бик әйбәт. Татьяна Ларионова проектны тормышка ашыруда: “Төгәл эш кирәк”, – дигән таләпне алга куя.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X