erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Профессор авыртмас өчен киңәшләрен бирә

Авыртмаска тырышыйк.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының генетика кафедрасы профессоры Альберт Ризванов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында вируслы авыруларны кисәтүдә иң нәтиҗәле чараларны атады. Бу хакта югары уку йортының медиаүзәге хәбәр итә.

«Бу көннәрдә кунакка бармавың хәерле, иң яхшысы – туганнар һәм якыннар белән видеоэлемтә аша аралашу. Хәзер чаңгыда йөрү, тимераякта һәм чанада шуу өчен иң кулай вакыт», - диде Ризванов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул билгеләп үткәнчә, коронавируска каршы чараларны үтәү (битлек кию, шәхси гигиена һәм социаль дистанцияне саклау) — вируслы инфекцияләрне кисәтүдә төп чара. Салкын тиюнең беренче билгеләре күренүгә үк карантинга китәргә һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дөрес туклану, С һәм D витаминнарын кабул итү иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк. Бәйрәмнәргә дә карамастан, исерткеч эчемлекләр белән артык мавыкмаска кирәк, диде Ризванов Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/05-01-2021/kfu-professory-virusly-avyrularny-kis-t-d-i-n-ti-le-charalarny-atady-5797221

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X