erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Программада өзеклек килеп чыгу сәбәпле, Минзәлә бассейнында вентиляция эшләмәгән

Минзәлә шәһәрендә бассейнда хлор белән агуланган сигез баланы хастаханәгә озатканнар, шуларның өчесен стационарга салганнар.

Минзәлә шәһәрендә бассейндагы компьютер программасында өзеклек килеп чыгу аркасында, вентиляция эшләмәгән.

Минзәлә бассейнында сигез бала хлор белән агуланган, өчесен хастаханәгә озатканнар, дип хәбәр иткән идек.
«Юбилейный» спорт мәктәбе җитәкчесе Рәмзил Бәдриев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, спорт комплексына заманча җиһаз урнаштырылган, аның төзеклеген махсус компьютер программасы күзәтә. Бер мизгелдә анда өзеклек килеп чыккан һәм вентиляция системасы эшләүдән туктаган.

«Кичен берничә бала үзләрен начар хис итте, аларны шунда ук урамга чыгардык, табиблар һәм ашыгыч хезмәтләр чакырттык, спорт комплексын яптык. Вентиляция өчен җавап бирә торган компьютерда өзеклек килеп чыгуы ачыкланды. Ул бер сәгатькә якын эшләмәде. Хәзер моның сәбәпләрен тикшерәләр», - дип ачыклык кертте Рәмзил Бәдриев.

Хәзерге вакытта спорт комплексы ябык. Җитәкче сүзләренчә, барлык җитешсезлекләр бетерелеп, гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыкланганнан соң ул кабат ачылачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Мондый хәл бүтән кабатланмасын өчен барлык җитешсезлекләрне дә бетерергә кирәк», - дип искәртте Бәдриев.

Республика прокуратурасы балалар агуланганнан соң тикшерү башлады. Бу эшкә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре дә җәлеп ителәчәк.

Хәзерге вакытта күзәтү ведомствосы хезмәткәрләре шаһитларның җавапларын тыңлый һәм документларны өйрәнә.

 https://tatar-inform.tatar/news/incident/19-03-2021/programmada-zeklek-kilep-chygu-s-b-ple-minz-l-basseynynda-ventilyatsiya-eshl-m-g-n-5813771

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X