erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура аңлата

Кеше һәм закон

2022 елның 1 июленнән Татарстан Республикасында коммуналь хезмәтләргә тарифлар планлы рәвештә үзгәртелде.

Күпчелек муниципаль берәмлекләрдә яшәүчеләр өчен коммуналь хезмәтләр өчен түләү үсеше 6,2  проценттан артмаячак.

2022 елның 1 июленнән   республика территориясендә билгеләнгән тарифлар түбәндәгечә:

газ: куб.м. га 6 сум 25 тиен

электр: бер ставкалы тариф – квт/сәг. 4 сум 30 тиен; авыл җирендә – квт/сәг. 3.01 сум; шәһәрдә электр плитәләре яки электр белән җылыту җайланмалары белән квт/сәг. 3 сум 20 тиен.

Каты көнкүреш калдыкларына:

күп фатирлы йортларда – бер кешегә 99 сум 93 тиен, шәхси йортларда – бер кешегә 108 сум 40 тиен.

Коммуналь хезмәтләргә түләүләр арту чистарту корылмаларын, җылылык үткәргечләрне һәм насос станцияләрен, су белән тәэмин итү объектларын үзгәртеп кору һәм яңарту эшләре белән бәйле.

Әгәр гражданинның торак һәм коммуналь хезмәтләре өчен түләү бәясе гаиләнең уртача кеременең 21 процентыннан артып китә икән, ул субсидия алу өчен социаль яклау органына мөрәҗәгать итә ала. Әлеге хокук Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2021 елның 17 ноябрендәге “Татарстан Республикасында 2022 елга торак бинага һәм коммуналь хезмәтләргә түләүнең төбәк стандартлары турында”гы карары белән беркетелгән.

 

Прокуратура кисәтә!

Татарстанда 2022 елның 6 аенда 57 кеше суга батып үлде, шуларның 7се – балалар.

Сезнең куркынычсызлык сезнең кулларда! Һәркемнең тормышы бер генә һәм ул бәһәсез!

Сулыкларда түбәндәгеләр тыелганын истә тотыгыз:

1. Тикшерелмәгән, коену тыела дигән язулар булган урыннарда коену;

2. Моның өчен махсус  җайлаштырылмаган корылмалардан суга сикерү;

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

3. Исерек хәлдә коену;

4.Такталарда, бүрәнә, ятак, автомобиль камераларында, кабартылган матрасларда йөзү;

5. Давыллы һавада, су көчле арткан урыннарда коену;

6. Буй артында коену.

Ата-аналар!  Балаларны су буйларына өлкәннәрдән башка җибәрмәгез!

Җиһазландырылмаган урыннарда су коену фаҗига белән бетәргә мөмкин икәнлеген исегезгә төшерәбез.

 

Район прокуратурасында гражданнарны кабул итү

Россия Федерациясе Конституциясенең 33нче маддәсе нигезендә, Россия гражданнары дәүләт һәм җирле үзидарә органнарына шәхси рәвештә мөрәҗәгать итәргә, шулай ук аерым һәм күмәк мөрәҗәгать җибәрергә хокуклы.

Район прокуратурасына килгән гражданнар һәм юридик затлар мөрәҗәгатьләрен анализлаганнан соң, башкару производствосы законнарының бозылуы турындагыларының артуы күренә. 2022 елның 6 аенда әлеге мәсьәлә буенча 45 мөрәҗәгать алынды, шуларның 8е нигезле дип табылды. Узган ел шул чорда район прокуратурасына шундый 22 мөрәҗәгать алынган иде.

Шуларны исәпкә алып, мөрәҗәгатьләрне объектив карау һәм хәл итү, башкарма производство турындагы законнарны бозуларны бетерү максатларында район прокуратурасында әлеге мәсьәлә буенча, Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлекчәсе җитәкчесе белән бергәләп, гражданнарны кабул итү оештырылды.

Гражданнарны кабул итү 2022 елның 16 августын да кертеп, һәр атнаның сишәмбесендә Арча районы прокуратурасында Арча шәһәре, Галактионов урамы, 1нче йорт адресы буенча, эш көннәрендә дүшәмбе–пәнҗешәмбе 8 сәгатьтән 17 сәгатькә, җомга 8 сәгатьтән 15.45 сәгатькә (төшке аш 12 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) кадәр үткәрелә.

Р.Йосыпов,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

кече юстиция  киңәшчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X