erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Прокуратура Арча үзәк хастаханәсе баш табибына карата эш кузгатты

Мөрәҗәгатьләр вакытында каралмаган

Арча районы прокуратурасы гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның бозылуын ачыклады.

Район прокуратурасы районда яшәүчеләрнең Арча үзәк хастаханәсендә гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе бозылу турындагы мөрәҗәгатьләрен тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, районда яшәүче хатын-кыз 2020 елның апрелендә эшкә сәләтсез гражданинның аныкланган диагнозы турында мәгълүмат бирүне сорап мөрәҗәгать итә. Әмма әлеге мөрәҗәгатькә закон билгеләгән 30 көнлек срокта җавап җибәрелми.

Әлеге эшкә сәләтсез гражданин – бала вакыттан 1 төркем инвалид, 2019 елның июлендә социаль файдалану фондыннан найм килешүе буенча торак алуга хокуклы инвалидлар исемлегенә кертелгән булган. 2020 елның гыйнваренда Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан торак алу өчен субсидия алу реестрына кертелүе турында хат килә.

Шулай итеп, авыру диагнозы турында белешмә ала алмау гражданинның 2020 елда торак субсидия алуга хокукы бозылуга китерә.

Моннан тыш районның тагын өч кешесе язмача мөрәҗәгатьләренә закон билгеләгән 30 көнлек срокта җавап ала алмыйлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Закон буенча дәүләт, җирле үзидарә органнарына яки дәүләт хезмәтендәге кешегә килгән язмача мөрәҗәгать аны теркәгәннән соң 30 көн эчендә каралырга тиеш.

Прокуратура тикшерү нәтиҗәләре буенча Арча үзәк хастаханәсе баш табибына карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 5.59нчы маддәсе (гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе бозылу) буенча эш кузгатты. Шулай ук югарыда әйтелгән законны бозуларны бетерү турында гариза кертелде.

Прокурор реакциясе актлары карау хәлендә.

Динар Низамов,

Арча район прокуроры ярдәмчесе, 1 класслы юрист 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X