erid:2VtzquqpS7d
Прокурорның элеккеге урынбасары тоткарланган
Арча яңалыклары

Прокурорның элеккеге урынбасары тоткарланган

Элек ришвәтчеклектә арадашчы эше буенча Нурлат шәһәре прокуратурасының эш автомобилен йөртүче тоткарланган.

 Нурлат прокурорының элеккеге урынбасары ришвәтчелектә шикләнелә һәм ул тоткарланган. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Элек ришвәтчеклектә арадашчы эше буенча Нурлат шәһәре прокуратурасының дәүләт автомобиле йөртүчесе тоткарланган. Соңрак коррупция җинаятенә Нурлат прокурорының элеккеге урынбасары катнашы булырга мөмкин дигән мәгълүмат чыкты. Ул тоткарланган.

«Ришвәтчеклектә арадашчы» маддәсе буенча җинать эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосы контролендә булачак.

Татар-информ


Нет комментариев