erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Пөшәңгәрнең бердәнбере

Пөшәңгәрдә Ингелсинә апа үзенчәлекле исеме белән генә түгел, чисталыгы, булдыклылыгы белән дә аерылып, үрнәк булып яши. Аз гына яңгыр явып, пычрак тисә, капка-коймаларны, хәтта үзе эшләгән бозау фермасының стеналарын, тәрәзәләрен юган кеше турында ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез дә, шул Иннгелсинә ападыр инде ул. Бервакыт авылдашы йомыш белән кергәч аның йортына, “Монда дәвага да бер тузан табып булмый бит”, — дип чыгып киткән.

 

70 тән артык хуҗалыклы Пөшәңгәрдә бердәнбер тыл ветераны Ингелсинә апа. “Яшьтәшләр, бер чор кешеләре 28 идек, үзем генә калдым”, — дип чордашларын еш искә төшерә. Аннан, сугыш елларына туры килгән яшүсмер чакларын, яшьлек елларын искә төшереп сөйләп китә. “Акчишмә урманыннан “уфалла” арбасы белән ташып авыл янына агачлар утырттык. 19 яшемдә комбайнда эшли башладым. 7 сыйныф кына бетергән идем, шулай да комбайнга укырга җибәрделәр. Укып кайткач “Сталинец-6” комбайнында 3 ел эшләдем”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ингелсинә Василий кызының әтисе рус милләтеннән була. Патша заманнарында шушы якларга килеп урнашкан тегермәнче улы. Әти-әниләренең фатыйхасы белән никах укытып тормыш башлый яшьләр.  Ингелсинә (исемен әтисенең апасы, “Патша кызының исемен куябыз”, — дип куштырган) өлкән бала. Сугыш башлангада 11 генә яшь булса да, хәтер төпкеленә нык уелган ул еллар. “Ул көнне басуда колхоз печәнен җыя идек. Эссе көн. Әбәт вакытында бала-чага су коенрыга елгага төшеп китте. Шул вакытта бригадир килеп, сугыш башлануы турында хәбәр итте”, — дип сөйли ул. Әтисе сугышка алынгач, кыз әнисенең уң кулына әйләнә, гаилә йөген бергәләп тарта башлыйлар. “Ниләр генә күрмәдек, — дип сөйли Ингелсинә апа, — чабаталар тишелеп чыкканчы, Арчадан чана тартып симәнә ташулар, Кукмара районына кадәр барып урман кисүләр, ачка тилмерүләр... Урманнан төяп чыккан ботакларны каравылчы бушаттырып, чана, арбаларны алып кала иде. Бер чиләк бәрәҗге өчен авылдагы ничә өйне генә юдым икән?!...” Әтиләре сугыштан әйләнеп кайтса да, тулы гаиләдә үсү насыйп булмый кызга, әтисе башка хатынга ияләнеп, гаиләсен ташлап чыгып китә. Ингелсинәгә ул вакытта 16 яшь була. Алай гынамы... Яңа хатыны белән атна саен мунчага килеп йөри ата кеше. “Өйне дә сатып чыгып китте. Соңыннан бик үкенде, әнидән гафу итүен сорап 8 тапкыр кайтты, тик әни гафу итә алмады”. Тормыш ничек тә уза, Ингелсинә дә үсеп буйга җитә, Пөшәңгәр егете, сугыш узган, Берлинга кадәр җиткән Мотыйгулла белән тормыш корып, 6 балага гомер бирәләр, авыл халкына үрнәк булып гомер итә алар. Бүгенге көндә Ингелсинә апа олы кызы Тәнзилә тәрбиясендә яши. “Әниле йортка кайтулары шундый рәхәт”, — ди балалары.

Март аенда Ингелсинә Сәйфуллинага 90 яшь тулды. 10 оныгын гына түгел, 13 оныкчыгын күрү бәхетенә дә ирешкән юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков һәм мәктәп укучылары килгән иде. Туган көнендә әбекәй “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан” медаленә дә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X