erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Психолог: «Бернигә карама, укы, укы» дип гел тукып тору да начар»

Кешене депрессиядән ничек коткарырга? Бик киеренке хәлгә җиткәннәргә ничек ярдәм итәргә? Психолог ярдәме түләүле, акча жәл дип йөрмәгез, үзегез, я якыннарыгыз соңгы чиккә җиткәнен сизәсез икән, «Сердәш» ышаныч телефонына шалтыратырга була. Бу хезмәт бушлай. Аноним да мөрәҗәгать итәргә була.

«Сердәш» психологик ярдәм хезмәтенең төп бурычы — кризис хәлендәге һәм үз-үзенә кул салу нияте һәм омтылышы булган кешеләргә ярдәм күрсәтү, ди аның җитәкчесе җитәкчесе Юрий Калмыков. Шулай ук мондагы психологлар төрле фаҗига, һәлакәтләрдә зыян күргәннәргә ярдәм итә. Резонанслы һәлакәтләр булганда шул урынга барып эшлиләр. Дүртәр кешелек психиатрия бригадалары бар. Барлыгы 3 психотерапевт, 10 медицина психологы, шәфкать туташы, санитарка эшли.

Кризислы хәлдәге кешеләргә ярдәм алдан язылып, амбулатор кабул ителә. Ышаныч телефоны аша да, сайтта онлайн чатта да ярдәм күрсәтелә. Юрий Калмыков әйтүенчә, ышаныч телефонына тәүлегенә уртача 40-50 мөрәҗәгать, чатка 4-5 мөрәҗәгать килә, амбулатор кабул итүдә 4-5 кеше була.

Төркемнәрдә психологик ярдәм күрсәтү белән дә кызыклы бу хезмәт. Үсмерләр, 18 яшьтән 35 яшькә кадәр яшьләр, олырак яшьтәгеләр өчен аерым төркемнәр бар. Моңарчы яшьтәшләре белән тыныч кына аралаша, башкаларга яраклаша белмәгән, әти-әнисе, укытучылары белән тынгыша алмаганнарны тренировкаларда дөрес итеп яшәргә өйрәтәләр.

Дәваланган бер кыз «Мин кояшка сөенә башладым» диде…
Без шунда вакытта телефон шалтырады. 17 яшьлек 10 нчы сыйныф укучысының әнисе баласының гел ятып кына торуы, беркая чыкмавы турында сөйләде. Аның белән психолог Людмила Невоструева сөйләште.


«Димәк, депрессия инде. Эндокринологка барыгыз, анализлар бирегез, шуннан психотерапевтка барасыз, аннары бездә психологка язылырга була. Без яшүсмерләр белән группаларда да шөгыльләнәбез, яздырырбыз. Ершов урамы, 49 адресы буенча балалар психотерапевты кабул итә. 272-41-92 номеры буенча белешергә була. Курыкмагыз, психбольницага салмыйлар. Сезгә консультация кирәк.

Бөтенләй урыныннан тормагач, тирән депрессия. Сәбәпләрен эзләргә, башта авыруы булмавына инанырга кирәк. Бәлки, сез аңа басым ясыйсыздыр? Бәлки, 10 класска барасы килмәгәндер… 10 класста уку җиңел түгел бит. Класста аңа мөнәсәбәт үзгәрүен дә исәпкә алырга кирәк. Кайчак, әйбәт булыр дип күчерәсең баланы башка мәктәпкә, ә ул анда тынычлап укып китә алмый. Интернетта күпме утырганын карарга кирәк. Бәлки, җавапсыз мәхәббәт тә бардыр… Бәлки, буллинг, көләләрдер, мыскыллыйлардыр… Кайвакыт әти-әни аны белми дә, соңрак кына ачыклана бу фактлар. Төнлә йоклыймы икән — шуны карагыз», — дип киңәшләрен бирде Людмила Невоструева.

Чыбыкның теге ягыннан кызның телефоннан озак сөйләшүе әйтелде.

«Балаларга бу яшьтә аралашу җитми, ә без аларны мәхрүм итәбез. Дус кызларына барасы килгән чаклары буладыр, ә без көннәр буе дәресләрең бар, репетитор дибез…» — диде психолог.

Ул кыз берәр дарулар эчәме дип кызыксынды. Кызның әнисе өч ел элек тә баланың ярсулы өянәге булганын әйтте. Шул вакытта табибка да барганнар, тик дарулар белән тиешенчә дәваланмаганнар. «Гадәттә, дәваланганда бер ел-ел ярым дәваланырга кирәк. Ә сез күпмедер эчеп, бала тынычлангач, оныткансыз. Гормональ үзгәрешләр дә булгач, бик игътибарлы булу кирәк, сузмагыз», — дип кисәтте Людмила Невоструева. Туганнары арасында үз-үзенә кул салу омтылышы булгач, кызның моны кабатларга тырышу теләге туарга мөмкинлеген дә әйтте.

Психолог әйтүенчә, үсмер балаларда депрессия шулай тәртип, дисциплина бозуда чагылыш табарга мөмкин. Балалар фахишәлек белән шөгыльләнә, өйдән чыгып кача һәм башкалар. Аның сүзләренчә, бары тик психотерапевт кына балага нинди һәм күпме күләмдә дарулар эчерәсен, күпмедер вакыттан соң даруның төрен алмаштыру турында әйтә ала. Гап-гади тынычландыра торган дару белән генә проблеманы бетереп булмый.


— Күп кенә ата-аналар дарудан курка. Куркырга кирәкми. Әниләре алмаганлыктан, балаларга үзләре дарулар алучы мәктәп психологлары да бар бездә. Бер тапкыр дару эчереп, я хастаханәдә яткырып чыгарып ярдәм итү хәерлерәк бит инде. Хастаханәдә ятып чыккан бер кызны беләм мин, ул «мин кояшка сөенә башладым» диде.

Гаиләдәге атмосферага, мөнәсәбәткә карарга кирәк. «Бернигә карама, укы, укы, укы» дип, гел тукып тору да начар. Башка мәктәпкә дә бала тиктомалга күчми инде, димәк, тегендә чыннан да начар булган.

Бер кыз бездә күзәтүдә булды, биш ел бер элиталы мәктәптә мәсхәрәләп тә караганнар, үз-үзенә кул салуга, анорексиягә (кисәк бик нык ябыгу) җиткергәннәр. Биш ел эчендә җыелып килгән шул.

Проблеманың асылына төшенеп, психолог белән сөйләшеп, башка мәктәпкә күчү яхшырак та булырга мөмкин.

11 нче класс кызлары килә безгә, әгәр алар бездә күзәтелмәсә, белмим, нәрсә булыр иде алар белән. Без шул үсмерләр группасы өчен бик рәхмәтле. Шундый бер очрак булды: кызны амбулатор рәвештә 1,5 ел дәваладылар да, хәзер без аны барыбер хастаханәгә салдык. Баланың үзенә дә гел депрессиядә булгач, авыр бит, — диде психолог.

Людмила Невоструева төркем белән дәресләр атнага бер балалар йөрүләреннән туктамаслык итеп кызык, мавыктыргыч узганын әйтте. Дуслары булмаган кешеләр дусларын таба, ялгызлыкны оныта. Киткәндә, сине көтәбез, дип озатырга кирәк. Сине көтәләр ич инде дисәң, бала үзенең кирәклеген аңлап, икенче төрле фикер йөртә.

Белгеч фикеренчә, балаларны аралашырга, мөстәкыйльлеккә өйрәтмәүдә әти-әни гаебе дә бар. «Күп кенә әниләр баласы турында шулай сөйли безгә: „Ишегалдына чыга ул, этне төшерәбез дә, тимер койма эчендә эте белән йөри“. Ә балага 15 яшь! 15 яшьлек кыз мөстәкыйль мәктәпкә, кибеткә йөрергә тиеш!» — ди ул.


Психолог ата-аналар җибәргән төп хаталарны атады.
1.Гиперопека, яки артык нык кайгырту.

Әниләрнең кемнедер тотканнар, каядыр маньяк, дип чатларда бертуктаусыз сөйләшүе начар. Артык хафалангач, балалар да борчыла, беркемгә ышанмый, эмоциональ яктан салкын була.

2.Балага эшне күп өю.

Бала балалар бакчасында уйнарга тиеш. Ә без аны 2 яшьтән инглиз, француз теленә, әллә нинди түгәрәкләргә бирәбез. 1 нче класска килә бала, ул инде укый, яза белә. 1 нче класс нәрсәгә соң безгә алайса? Балаларны балачакларыннан мәхрүм итәләр. Бу да нерв системасы таушала дигән сүз. Күп балалар 1 сентябрьгә мәктәпкә дә барырга курка. Кайчандыр балалар «мин зур инде, беренче сыйныфка керәм» дип сөенә иде.

Ата-ананың үзенә шулкадәр эш өйсәң, түзми ул. Бер әни әйтә, «минем баламның бер сәгатьләп кенә йокларга вакыты кала», ди. Имеш, түгәрәкләр күп. «Бала өчен бу начар, галлюцинациягә җиткерәсез, коткарырга кирәк», дим. Баланың нервлары менә-менә өзелү чигендә, ә әнисе, «институтка кергәч, йокысы туяр әле» ди.

Менә шундый балалар таушалган хәлдә, эмоциональ ярымфабрикатлар рәвешендә институтларга баралар. Аларда кызгану, мәрхәмәт тә юк. Элек мәктәпкә укучыны кызгану бар иде.

Йокы - иң мөһиме. Бала вакытында ятарга тиеш. Йоклаганда кеше бушана, тынычлана, алган белемнәре башында урнаша.

 3.Гиперактив балаларны аңламау

Миңа бер әни 4 яшьлек баласын алып килде. Мин әйтәм, мин берничек тә ярдәм итә алмыйм, чөнки ул баланың шундый невроз, истерика. Түләүле логопедка барганнар да, баланы тиктормас булгач, скотч белән урындыкка бәйләгәннәр.

Гиперактив бала алай 40 минут тик кенә утыра алмый ул. Укытучылар да белә андый балаларны, алар белән җайсызрак. Мәктәптә дә аларны яратмыйлар, читләштерәләр, менә шуннан буллинг. Дәрестә йөрүче балалар бар. Аларга шулай кирәк, алар бүтәнчә булдыра алмый, шуңа күрә укытучыларны пединститутта андый балалар белән эшләргә өйрәтәләр. Аңа торырга, чүпрәкне юарга, чыгып фонтанчиктан су эч тә кер, дип рөхсәт бирергә кирәк. Укытучыларның алай мәшәкатьләнеп торасы килми. Аларга бөтен бала утырып кына торганда рәхәт, җиңел бит.

4.Әти-әниләрнең укытучыларга, үз баласына амбицияләре югары.

Элек укытучы хөрмәтле кеше иде. Укытучы ничек әйтсә, шулай яхшы, дөрес дигән фикер бар иде. «Мария Ивановна әйтте, булды». Ә хәзер «минем әни фәннәр кандидаты, ул ничек әйтсә шулай» дип телләшәләр балалар укытучы белән. Укытучының абруе төште.

Кайчак, киресенчә, укытучыда җылы табарга тырыша бала. Бер бала кич саен сыйныф җитәкчесенә шалтырата торган булган ялгызлыктан, чөнки әнисе әтисеннән аерылышкан, башка ир тапкан, бала мәктәбен дә үзгәрткәч, үзен ялгыз хис иткән.

5.Баланы билге өчен генә ярату.

Кайчак балалар ялынып, тезләнеп, әни бишле генә таләп итә, ачуланачак дип, яхшы билге сорыйлар. Бездә баланы нәрсәдер өчен генә яраталар. Иномарка кебек, кемнеке текәрәк… Кемнең баласы күбрәк тел белә, хәзер шулай ярышалар. Баланы болай гына яратырга кирәк. «2» легә укыса да, ул әйбәт, мин аны яратам» дияргә кирәк.

Минем практикада шундый очраклар күп булды. Мәктәптә начар укыса да, институтта яхшы гына укып китүчеләр була. Кандидатлыкка диссертацияләр дә яклыйлар. Кемдер укуның рәхәтлеген 9-11 сыйныфларда гына аңлый.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безгә балалар гына түгел, олылар да шалтырата. Бер өч ел элек төнге 2 дә бер 45 яшьлек хатын «яшисе килми, газны ачам да, агуланып үләм, яшисем килми» дип шалтыратты. Гомере буе әнисе белән бергә яшәгән, гаиләсе, балалары да юк, әнисен җирләгәч, истерикага бирелгән. Без башта аны телефоннан үгетләдек, ул йортта кечкенә балалар, аларны кызганыгыз, дидек. Ә ул: «Юк, мин беркемне жәлләмим», — ди.

Шундый халәттә булгач, белеп булмый бит. Уйладым да, полициягә шалтыраттым, координаталарын әйттем. Ике сәгатьтән миңа шалтыратып әйттеләр, чыннан да газ кабызган булган. Ул хатынны коткарганнар. Авиатөзелеш районында ике катлы иске йорт булган ул, шартласа, барысы да һавага очар иде.

Берсендә Чаллыдагы бер ир-атның координаталарын ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләргә бирдек. Асылынырга ниятләгән ирне телефоннан 1,5 сәгать сөйләштереп тоткарлап тордык. 


Ышаныч телефонына шалтыраткан яшьләр белән Резеда Әкбирова сөйләшә.

— Безгә яшәү ямен югалткан, депрессия халәтендәге яшьләр шалтырата. Еш кына алар социаль челтәрдә үзен башкалар белән чагыштырып карыйлар. Амбицияләр югары, ләкин мөмкинлекләр төрле. Кемдер уңышлырак, әрсезрәк, шомарак була. Үзен гел башкалар белән чагыштыргач, өметләре акланмый, шундый депрессив халәткә киләләр.

Эшкә урнашу проблемалары да бар. Блогерлыкта гына, акчаны җиңел эшләп үскән яшьләргә иярмәкче булалар, тик аннары безгә киләләр. Үзенә игътибар җәлеп итеп, алай җиңел акча эшләү бөтен кешегә тәтеми шул.

Мәхәббәттә проблемалар да була. Күпләр тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә, нәтиҗәдә, кемнедер ошатсалар да, йөреп китә алмыйлар, чөнки аларда үзара мөнәсәбәт кору үрнәге юк. Безгә диагнозлы кешеләр дә килә. Аларны социаль яраклаштыру буенча эшлибез.

Елена Иванова эшкә урнашуда кыенлыклары булган олырак кешеләр белән эшли.

— Югары белеме булмаганнар, авырулары аркасында бүтән үз һөнәре буенча эшли алмаучылар, хәзер нәрсә эшләрмен дип югалып кала. Авыруларын кабул итә алмаучылар да бар.

Пациентларның икенче группасы — үсмер чакларында ук психик авырулары барлыкка килгән яки һөнәре ягыннан үзләрен күрсәтә алмаганнар, 17 яшьтән 25 яшькә кадәр һөнәр сайламаган кешеләр. Алар да шундый югалган хәлдә. Алар көненә 4 кенә сәгать эшләп, 50 мең сум акча тели, ләкин чынбарлыкта алай була алмый бит.

Кайберәүләр вакансиягә ябыша да, аларны кире каксалар, «мин яраксыз» дип бөтенләй төшенкелеккә бирелә. Без борчылмаска, кулларны төшермәскә өйрәтәбез. Эш эзләгән вакытта билгеле бер алгоритм буенча эшләсәң, җайлырак.

Психик тайпылышы булган кешеләргә барлык вакансияләр дә туры килми. Башта закон ягыннан кайсы өлкәдә эшли ала-алмауларын ачыклау кирәк.

Әйтик, кеше урнашкан икән, куркынычсызлык хезмәте ул кешенең эшләргә ярамавын ачыкласа, кешедә стресс булырга мөмкин. Миңа тренингларда бу кешеләрнең психик сәламәтлеген саклап калу мөһим.


«Әгәр кеше суицид белән куркытса, якыннары мөрәҗәгать итсә, хәерлерәк»
«Сердәш» хезмәте җитәкчесе Юрий Калмыков сүзләренчә, тулаем алганда, халыкның психик сәламәтлеге начарая.

— Гаджетларның популярлыгы да эзсез узмый. Мәгълүмати стресс көчәя. Үзгәрешләргә дә яраклашырга кирәк. Өлгереп җитмәгән баш миенә экологик проблемалар да тәэсир итә. Гаилә роле дә кими. Тулы булмаган гаиләләр, аерылышулар арта. Җитлекми туган балаларда да психика бозылу куркынычы күбрәк, еш кына соңрак психикасы какшау очраклары була. Ә психика бозылу ул инде суицидаль гамәлләр куркынычын арттыра.

Позитив тенденция бар хәзер бераз: соңгы елларда кешеләрнең уртак мәнфәгатьләре буенча төрле түгәрәкләргә, әдәби, вокаль секцияләргә йөрүе күзәтелә. Кешеләр инде социаль челтәрләрдән туеп килә, күрешеп аралашырга тели.

Балалар, яшьләр телефоннан төшми, интернетта уеннар уйный дибез. Шул ук вакытта әти-әниләр дә үз телефоннарына багынып утыра бит. Югыйсә, бала белән сөйләшеп утырырга җае да чыга кебек, ләкин алар телефон дөньясына кереп киткән була, — диде.


Табиб фикеренчә, бала санламый башласа, әти-әниләр ничек тә җайларга тиеш. Артып таләп тә итмәскә, битараф та булмаска, алтын урталыкны табарга.

— Ата-аналарда мәрхәмәтлелек белән таләпчәнлек үрелеп барырга тиеш, шуңа омтылырга кирәк. Кызганыч, киресенчә була. Ата-ана кычкыра да, ә таләпчәнлек юк, нәтиҗәсе дә шуңа юк. Яшүсмер үпкәли, кимсенә. Кычкырмыйча гына, «менә шуны эшләсәң, сиңа шул була» дисеннәр иде. Алайса башта нидер биреп, аннары эшләтү түгел, — диде.

Юрий Калмыков сүзләренчә, кешеләрдә үз-үзенә кул салу фикере туса, аны «алай эшләмә» дип күндерергә түгел, ә күңелендәге борчуын җайларга, ярдәм итәргә тырышырга. Ниндидер альтернатив вариантлар табарга.

Ул суицидка күбрәк ирләр барганын, ә ниятне ахырга җиткермичә, суицидка омтылыш күбрәк хатын-кызларда күзәтелгәнен әйтте. «Бу ирләрнең тәвәккәлрәк икәнен күсәтә. Алар төрле алымнар куллана, авыртудан бик үк курыкмый. Алкоголь дә суицид куркынычын арттыра. Исерек хәлдә моңарчы тоткарлап торган киртәләр комачауламый башлый», — дип саный психотерапевт.

Суицид турында уйлау бертөрле генә түгел, ди Калмыков. Берәүләр төгәл карар кылып, алдан әзерләнә. Ә кайчак кеше кисәк, көтмәгәндә, әзерлексез генә шушы юлга бара. Бу очракларда еш кына үкенәләр. Өченчесе — демонстратив юл, үләргә теләк юк, ә тормышны яхшырту теләге бар. Алар бик тә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булып, үзләренә игътибар юнәлтәселәре килә. Әгәр кеше суицид белән куркытса, якыннары мөрәҗәгать итсә, хәерлерәк. «Әгәр кеше суицид турында алдан әйтә икән, ул аны эшләмәячәк дип уйлау ялгыш. Андый кешене күрсәтү яхшырак», — диде.

— Парасуицидаль гамәлләр дә була. Бу кешенең үзен үтерү максаты түгел, тәнен авырттырып, күңел халәтен яхшырту. Еш очрый торган вариант. Соңгы вакытларда бу модада. Эмоциональ киеренкелекне бетерү өчен, я тиреләрен яндыралар, тешлиләр, чеметәләр, чәнчиләр. Демонстратив суицидтан аермалы буларак, алар моны качырырга тырыша, каплый торган киемнәр кияләр, ләкин очраклы гына күреп алып, әти-әниләр хафаланып бу хакта хәбәр итәләр.

Сәбәбен тамырдан корыту урынына, әти-әниләр «рәхәтеңә, маеңа чыдый алмыйсың, нәрсә җитми сиңа» дип җикеренә. Ә аларга ярдәм кирәк. «Нәрсә җитми, туйдырдың, имгәк» кебек сүзләр булырга тиеш түгел, — диде «Сердәш» җитәкчесе.


Калмыков сүзләренчә, бу хезмәт Республика психиатрия хастаханәсе бүлекчәсе саналса да, аның хастаханәнең үзендә урнашмавы бик яхшы. Юкса, пациентлар килмәс иде, ди ул. Әгәр психолог белән сөйләшәсе һәм шөгыльләнәсе булса, бу аноним, бушлай хезмәт. Әгәр инде проблема тирән булып, психиатр ярдәме кирәк булса, ул очракта пациентка карточка тутырыла.

— Безгә килә торган пациентларның уртача бер 15 процентында җитди психик диагнозлар була. Яшьләр дә күп килә, бу культура үсүе белән дә бәйле, яшьләр хәзер психологка, психиатрга барганнарын әйтергә оялмый.

Күптән түгел бер очрак булды. Авыр тормыш хәленә калган бер йөкле хатын-кыз ышаныч телефонына шалтыратты. Яшәр урыны юк, үз-үзенә кул салырга теләгән. Без аны килергә үгетләдек. Шундый йөкле хатын-кызларга булыша торган приют бар дидек. Ул йөклелеген саклаган, баланы калдырганына шат булуын да әйтте.

Ярдәм күрсәткәндә, кешенең хәленә керә белергә тиешбез. Билгеле, моннан безгә дә көчәнеш килә. Депрессив пациент белән сөйләшкәч, без әле үзебез дә шул халәткә керәбез. Шундук тере, җанлы итеп сөйләшә башласаң, ике арада җылылык урнашмый, кеше сиңа ачылып сөйләми.

Психолог психотерапия, күнекмәләр уздыра, аралаша. Психотерапевт психик тайпылышларны яхшырак белә, дарулар билгели ала. Антидепрессантлардан куркырга кирәкми. Алар физик яктан бәйлелек тудырмый.

Кешенең җәмгыятькә куркынычын тоябыз, я үзенә кул салу куркынычы зур икән, органнарга мөрәҗәгать итә алабыз, ләкин дәрәҗәсенә карап. Кеше килгән саен полициягә әйтсәң, безгә ышаныч та бетә аннары, — дип сөйләде Калмыков.

«Сердәш» хезмәткәрләре эшләү өчен урын җитмәвен әйтте. «Психиатрия хастаханәсендә урын, бәлки, күбрәктер дә, тик анда кешенең киләсе килмәячәк, ул бит инде хастаханә була. Монда документлар да кирәкми. Кеше хәтта уйлап чыгарылган исем белән дә килә ала.

Бу хезмәт бушлай булуы белән яхшы. Ярсулы чагында шалтыраткан кешеләргә 279-55-80 телефоныннан ашыгыч ярдәм күрсәтелә, вакыт узгач, тынычлангач, кеше консультациягә язылып килә ала.

 https://intertat.tatar/news/health/16-05-2021/serd-sh-z-ge-psihology-bernig-karama-uky-uky-dip-gel-tukyp-toru-da-nachar-5823335

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X