erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

“Пушкин картасы” кемнәргә бирелә, каян алырга?

“Пушкин картасы”. Нәрсә ул? Ул кемнәргә бирелә? Аның белән нишләп була? Арчада да кулланалармы аны?

Безгә менә шундый сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. Шушы темага кагылышлы газета укучыларыбызны кызыксындырган сорауларны без район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюповка бирдек.

– Илфар Илдарович, аңлатып китегезче, нәрсә ул “Пушкин картасы”? Белүебезчә, бу проект нигезендә районда да эш алып барыла. Әмма күпләр әле аны аңлап бетерми.

–  “Пушкин картасы” проекты – яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген бирүче дәүләт программасы. Ул нигездә – виртуаль карта. Агымдагы яртыеллыкта картада 3000 сум акча каралган, бу акчаны дәүләт бирә. Ел ахырына кадәр акча мәдәни чараларга тотылып бетмәсә “яначак”. 2022 елның беренче ярты еллыгы өчен картага дәүләттән 5000 сум акча күчерү планлаштырыла. 

– Аның белән кайларга барырга мөмкин?

– Картадагы акчага китап, туңдырма сатып алып та, үз акчалары балансына күчереп тә булмый. Мәдәният учреждениеләрендә үткән чараларга билетлар алганда гына кулланырга мөмкин. “Пушкин картасы” театр, музейларга, филармония, концерт залларына йөрергә мөмкинлек бирә. Әлеге чаралар PRO.Культура дәүләт порталында “Пушкин картасы” чарасы буларак модерация үткән булырга тиеш, моны мәдәният учреждениеләре оештыра. Шул очракта гына әлеге карта белән билетлар алу мөмкин. Димәк, теләсә кайсы мәдәни чарага “Пушкин картасы”н кулланып булмый.

– “Пушкин картасы”н ничек алырга була? Һәм ул ничә яшьтән бирелә?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әйткәнебезчә “Пушкин картасы” проекты – 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм яшьләр өчен мәдәни чараларны бушлай карау мөмкинлеген биргән дәүләт программасы. Моның өчен “Госуслуги” порталында теркәлгән шәхси кабинет булуы шарт, бу очракта порталда яки телефонга “Госуслуги.Культура” мобиль кушымтасын урнаштырып (скачать) виртуаль картаны активлаштырырга кирәк. Мобиль кушымтаны бетермәгез, ул чараларны сайлау һәм билет алу өчен кирәк булачак. Монысы виртуаль карта буенча һәм бу иң уңайлы ысул. Картаны пластикны да алырга мөмкин. Аны “Почта Банк” бүлекчәләрендә паспорт һәм СНИЛС белән бирергә тиешләр. 

– “Пушкин картасы” буенча алынган билетны әнигә яки дусларга бүләк итәргә ярыймы?

– Юк, ярамый. Чарада шәхесен исбатлаучы документ сорарга мөмкиннәр. Алыштырылганы билгеле булса, башка беркая да кертмәячәкләр.

– Арча районы бу проектка кушылдымы?

– Бездә әлегә ике оешма – Арча район мәдәният йорты һәм “Казан арты” тарих-этнография музее әлеге проект нигезендә эш алып бара. “Пушкин картасы» проекты буенча Арча район мәдәният йорты һәм «Казан арты» тарих-этнография музее тәкъдим иткән (әлеге вакытка PRO.Культура платформасында модерация узган) чаралар белән минем шәхси һәм оешмаларыбызның инстаграм битләрендә танышырга мөмкин. Барлык чараларны безнең сайтта күрә аласыз. Чаралар дөньяда барган вәзгыятькә бәйле рәвештә тиешле тәртиптә куркынычсызлык чараларын үтәп уздырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X