erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Путин 2021 елда пенсияләрнең 6,3 процентка индексацияләнәчәген әйтте

Федераль бюджет керемнәре 11 процентка кимегән, ә чыгымнар 23 процентка арткан.

Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Россиядә федераль бюджет керемнәре кимүгә карамастан, пенсияләр инфляция дәрәҗәсеннән шактый югарырак индексацияләнәчәк. Бу хакта сенаторлар белән очрашуда Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Киләсе елда Россиядә пенсияләр 6,3 процентка индексацияләнәчәк. Бу 2021 елга фаразланган инфляциядән 1,5 тапкырга күбрәк. Ягъни, без бу юнәлештә гражданнарга вәгъдә иткәнчә эшләячәкбез», — диде Путин.

Аның сүзләренчә, начар факторлар аркасында федераль бюджет керемнәре 11 процентка кимегән, ә чыгымнар 23 процентка арткан. Өстәмә керемнәрне элегрәк тупланган финанс резервлары һәм сыгылмалы фискаль сәясәт тәэмин итә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бюджет керемнәре белән бәйле катлаулы вазгыятькә карамастан, сыгылмалы карарлар табып, икътисадны сыйфатлы, структуралы яңарту өчен фискаль системаның стимуллаштыручы ролен саклап кала алдык», — дип аңлатты Путин.

 Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/23-09-2020/putin-2021-elda-pensiyal-rne-6-3-protsentka-indeksatsiyal-n-ch-gen-ytte-5773818

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X