erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Путин 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итүне хуплады

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт әгъзалары катнашында узган утырышта Россия Вице-премьеры Татьяна Голикованың тәкъдимен хуплады.

(Шәһри Казан)

Россия Президенты Владимир Путинның хөкүмәт әгъзалары катнашында видеоконференция режимында уздырган утырышында Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова илдә коронавирус белән бәйле вазгыятьнең катлаулануын хәбәр итте.
– Бер айдан бирле авыру очракларының артуын күзәтәбез. Бер көнгә 35 мең кешедә коронавирус табылды. Сәбәбе чикләү чараларын үтәмәү һәм вакцинация темпы түбән булу, – диде ул.
Голикова Путинга  коронавирус белән бәйле вазгыять аркасында, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итәргә тәкъдим итте. Кайбер төбәкләрдә 23 октябрьдән үк кертергә кирәк дип саный ул.

Президент ахыр чиктә Голикова тәкъдиме белән килеште.

– 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр итүне хуплыйм. Кирәк булса, бу көннәрне арттырырга да кирәк. Шул ук вакытта хезмәткәрләрнең хезмәт хакын саклансын, – диде ул.
Кайбер төбәкләрдә 23 октябрьдән үк кертергә кирәклегенә басым ясады.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/putin-tatyana-golikova-tkdimen-khuplady

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X