erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Путин: «Коронавируска бәйле хәлләр тотрыклылана, әмма тынычланырга иртәрәк әле»

Россия Президенты Владимир Путин илдәге эпидемиологик вазгыятькә багышланган киңәшмәдә шулай дип белдерде, дип хәбәр ителә Кремль сайтында.

“Хәл катлаулы булып кала, һәм ул теге якка да, бу якка да авышырга мөмкин. Без нәкъ менә шуның өчен җыелдык та инде. Шуңа күрә тынычланып калырга, табибларның киңәшләрен онытуга бернинди дә сәбәп юк. Хакимият вәкилләренә дә, илдә яшәүче барлык кешеләргә дә мөрәҗәгать итәм мин. Әле бит илнең кайбер төбәкләрендә чирләүчеләр санын тотрыклы төстә киметүгә ирешелмәгән дә. Федерациянең кайбер субъектларында катлаулы вазгыять хөкем сөрә”, – дип билгеләп үткән ул.

Владимир Путин әйтүенчә, пандемия чорында Россиянең сәламәтлек саклау системасы оешкан төстә эшләп, COVID-19 инфекциясенә тиешенчә каршы тора алган. Тик өзеклекләр дә булгалаган, әмма, гомумән алганда, моңарчы күрелмәгән авырлыкны җиңүгә ирешелгән. “Россиядә июнь һәм июль айларында коронавирус йоктыручылар саны акрынлап кими. Оператив мәгълүматларга караганда, хәзер чир йоктыруның яңа очраклары саны майның пик чорындагыга караганда ике тапкырга диярлек кимрәк”, – дип басым ясап әйткән Президент, һәм чикләүләрне кабат кертүдән котылып калу өчен мөмкин булганның барын да эшләргә чакырган.

Сүз уңаеннан, бүгенгә Россиянең 85 төбәгендә коронавирус йоктыруның барлыгы 828 990 очрагы теркәлгән. Чир таралу чорында барлыгы 13 673 кеше вафат булган. Савыгучыларның гомуми саны 620 333кә җиткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фото: kremlin.ru

https://vatantat.ru/2020/07/30335/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X