Реклама
Исемлеккә 50 проценттан артык өлеше белән дәүләт идарә итә торган компания вәкилләре, топ-менеджерлары өстәлгән.
Россия Президенты Владимир Путин РФ Җинаять кодексына төзәтмәләр кертү турындагы законны имзалады. Яңа нормалар илдә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"РФ Җинаять кодексының 285 маддәсенә искәрмәләрнең 1нче пункты буенча «Дәүләт хакимиятенә, дәүләт хезмәте һәм җирле үзидарә органнарында хезмәт мәнфәгатьләренә каршы җинаятьләр» дип аталган 30 нчы бүлегендә вазифаи затлар исемлеге киңәйтелгән", диелә хәбәрдә.
Җаваплылыкка җәлеп ителергә мөмкин затлар категориясенә 50 процентан артык өлеше дәүләт контролендә булган оешмаларда оештыру-билгеләү яки административ-хуҗалык функцияләрен башкаручы кешеләр керә.
Җинаять җаваплылыгы шулай ук «алтын акция» рәвешендә дәүләтнең махсус хокукы билгеләнгән компанияләр топ-менеджерларына да кагыла.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз