Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Путин яңа түләүләр турында указга кул куйды. Кемнәргә каралган?

    Владимир Путин указы нигезендә 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә айлык яңа түләүләр кертелде. Кемнәргә һәм күпме күләмдә каралган әлеге түләүләр?

    Россиядә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә  яңа түләүләр кертелә. Гаризалар 1 майдан кабул ителә башлый, әмма түләүләр 1 апрельдән башланачак.

    31 мартта РФ Президенты Владимир Путин 8дән 17 яшькә кадәр балалы гаиләләргә айлык түләү турында указга кул куйды. Бу акчаны алу өчен гаиләнең бер кешегә туры килә торган уртача кереме төбәктә бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш. Пособие билгеләнер алдыннан гаилә керемен, мөлкәтен һәм ата-аналарның мәшгульлеген бәяләячәкләр. Пособие берьюлы бер елга билгеләнә.

    Реклама

    Түләүнең база күләме балага төбәк яшәү минимумының 50 процентын ын тәшкил итәчәк - ил буенча уртача бу балага якынча 6 150 сум. Әлеге пособиянебилгеләгәннән соң да гаиләнең бер кешегә туры килә торган уртача кереме яшәү минимумыннан азрак калса, түләү төбәк яшәү минимумының 75 проценты күләмендә билгеләнә. Әгәр моннан соң да гаилә кереме төбәк яшәү минимумыннан азрак калса, пособие төбәк яшәү минимумының 100 проценты күләмендә билгеләнә.

    Шәһри Казан

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: