erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Путинга шалтыраткан һәм фатирлы булган

Владимир Путинга мөрәҗәгать иткәннән соң, Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә яшәүче ялгыз анага фатир биргәннәр.

Бу хакта  Гомумхалык фронтының Түбән Новгород бүлекчәсендә сайтында хәбәр ителә.

 

Хәбәрдә әйтелүенчә, русияле ханым 2019 елның  җәендә туры линия вакытында Путинга шалтыратканнан соң фатир алу бәхетенә ирешкән.  Моңа кадәр Оксана ике баласы белән су кермәгән һәм канализациясе булмаган аварияле торакта көн күргән.

 

«Ньюс-НН.ру» басмасы мәгълүматлары буенча, Оксана балалар йортында тәрбияләнгән. Ата-анасы аңа посёлокта фатир калдырган, әмма ике бала белән анда яшәрлек булмаган. Уңайлы шартлардан анда электр уты һәм газ гына булган. Аварияле йортта яшәүчеләргә 2020 ел ахырында фатирлар бирелергә тиеш булган, әмма хатын моны көтеп тормаган һәм президентка зарланган.

 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Берничә көннән аңа хакимияттән шалтыратканнар һәм фатир бүленәчәк дип ышандырганнар. “Башта бер бүлмәлене тәкъдим иттеләр, мин баш тарттым. Ә язын миңа Дзержинскиның Красноармейская урамында урнашкан яңа йорттан ике бүлмәле, барлык уңайлы шартлары да булган ике бүлмәле фатир бирделәр”, – дип сөйли Оксана.

Ялгыз ана сүзләренчә, яңа торак аның  өчен – “зур бәхет”.  

 

Чыннан да тораклы булу - зур бәхет, җитмәсә, ике балаң да булса. Тик, кызганычка каршы, аһ-зары булган һәркем туры линиягә эләгә алмый шул. Шуңа күрә Путин да барысын да тораклы итә алмас. Эх...

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Putinga-shaltiratkan--m-fatirli-bulgan-527488/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X