erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр авылның үз коесы, коелар белән бәйле хатирәләре бар.

Коеларның булган төрлесе

Мин белә башлаганда безнең авылда алар икәү иде. Берсе, безнең өй янындагысы әле дә бар. Аннан су алучылар юк та бугай инде. Әмма ул әйбәт хәлдә, “өе” яңартылган, үткәннәрне хәтерләткән ядкәр булып саклана.

Безнең авылның исеме үк – Коры Айван– Корайван, суга бик бай булмаганын аңлата. Мәктәптә укыганда “Корайванның казлары суга бата”, – дип үртәргә яраталар иде.

Каз дигәннән, сигезенче класста укыганда әти дә, әни дә борчылган хәлдә каршы алдылар. Бер яшь ала казыбыз коега төшеп киткән икән. Чиләккә эләктереп менгереп булмасмы, дип озак  газап-ланганнар. Чиләккә эләгә икән үзе, тик азрак менгәч тагын төшеп китә икән. “Кеше алдында уңайсыз, нишләтеп карарга инде?” – ди әти. “Төшеп алып менәм мин аны”, – дим. Куркып, шикләнеп булса да, ризалык бирделәр. Арканга аркылы таяк бәйләделәр, тотынырга чиләк белән су менгерә торган чылбыры да бар. Кое шактый тирән, буралар беткән урыннан соң да чокыры, куышы бар, шунда йөзә каз. Чис-тарган, күргәзмәгә куярлык булган. Кочаклап алып мендем үзен.

Коены күпмедер вакыттан соң төзекләндереп торалар иде. Монысын Алан авылы осталары башкара, алар шулай чиратлап авылларга йөриләр икән. Бу осталар  килми башлагач кое картая башлады. Анда төшеп бура алыштырырга алынучы юк. Сүз дә юк, хәтәр эш. Ярый әле батыр йөрәкле Сәфәр абыебыз бар. Заманында көч-куәте ташып торган кеше булган ул, сугыш елларында бер көндә бер вагон шпал төягән, норманы 500 процентка кадәр арттырып үтәгән. Моңа ышанмыйча комиссия белән килеп карап торганнар.

Ир-атлар кое янына җыелды, Сәфәр абыйны җайлап кына төшереп җибәрделәр. Бераздан буралар ишелгәне ишетелде, Сәфәр абый: “Беттем!” – дип кычкырырга өлгерде. Үлем тынлыгы урнашты, барыбыз да өнсез калдык. Азрактан кемдер кое авызына килеп: “Сәфәр абый!” – дип кычкырды. Бу берничә тапкыр кабатланды. Әмма җавап юк, бетте Сәфәр абыебыз... Бик озакка сузылган кебек тоелган тынлыктан соң кое эченнән: “Нәрсә, мине үлде дип белдегезме әллә? Мин исән, тартып алыгыз!” – дигән тавыш ишетелде. Әле һаман аңнарына килә алмый торган халык кинәт айнып китеп ярдәмгә ашыкты. Чыгардылар Сәфәр абыйны, ул шатланганнарын күрсәң! Бәхеткә, беренче бура агачы Сәфәр абыйның җилкәсенә туры килә, ул башка агачлар төшеп җиткәнче мин күреп менгән куышка качып өлгерә. “Сез нишләрсез икән дип, дәшми тордым”, – ди. Шундый шаян кеше дә иде әле ул. Җилкә сөяге сынды дип хастаханәгә дә бармады, шул килеш тә эшләп йөреп тазартты.

Югары Курса мәктә-бендә укыганда (ара 2 километр) буранлы, салкын көннәрдә әлеге кое безнең киңәшә торган урын да иде. Барыргамы мәктәпкә, юкмы, дип киңәшәбез. Тик арада “карарга” буйсынмыйча качып кына укырга баручылар була иде. Андыйлар аркасында шелтә дә эләккәләде.

Мондый истәлекләр күп алар. Бер авылда кышын туй үткәрәләр. Бер ирнең кунак ханымга күзе төшә. Тәнәфестә җай табып (хатын күзеннән югалып) якында гына булган кое “өе” эченә керә болар. Артык тырышканнармы, аяклары таеп икесе бергә кое эченә чума болар. Ярый әле бура эче боз катып тарайган була, шунда кала бичаракайлар. Аяклары өстә калгач коткарулары алай авыр булмагандыр инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Менә бит, кое  турында язам дип әллә кайларга кереп киттем. Коелар белән бәйле истәлекләр сездә дә бардыр, язып җибәрегез.

Коеларның төрлесе булган аның, мәсәлән, сиртмәле кое. Сиртмә – кое баганасына аркылы беркетеп, алгы башына чиләк, койрыгына авыр нәрсә тагылган су алу җайланмасы, юан колга. Безнең авыл коелары – чыгырлы дип атала иде. Чыгыр – коедан чиләк белән су чыгару өчен чылбырны урата торган, кое өстендәге саплы йомры борыс.

Ә бу рәсемдәге коены әле яңа гына Яңа Кишет авылында төшереп алдым.

– Андый тәгәрмәчле коелар безнең авылда өчәү иде, – ди “Кишет” ширкәте җитәкчесе Илдус Сафиуллин. – Хәзер берәү генә калды.

Зур тәгәрмәчле кое ул. “Өе” чагыштырмача таза булса да, кое үзе җимерек хәлдә, бурасы ишелгән. Заманында бу коены Илдус Харис улының Абдулла исемле бабасы  карап торган. Иң тәмле, көмешкә бай сулы кое булган ул “Аның янәшәсенә яңа кое казып карадылар, әмма теге коеныкы кебек суга эләкмәделәр”, – ди И.Сафиуллин.

Әлеге коены төзеклән-дерү турында сүз кузгалган инде. Ата-бабаларыбыз ядкәрен югалтмаска иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев