erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр ел кабул итү имтиханнары барганда ялга китеп барган һәм имтиханнар тәмамлангач кына кайткан

Аерым хатирәләр белән истә калган вакыйгалар бар.

Аерым хатирәләр белән истә калган вакыйгалар бар. 1962 елда Корайван авылының бар ир-егетләре төнлә өмә ясап, Фәхерниса апаның өен күтәрделәр. Чөнки “перспективасыз” авылларда төзелеш алып барырга ярамый иде. Ә Фәхерниса апаның (ире сугыштан кайтмаган) авылны ташлап китәсе килми. Мичен чыгаргач, өйгә кагыла алмыйлар икән. Бу йортта күптән кеше яшәми инде, капкасында “1962 ел” дигән язуы гына тора...

Шушы елны безнең абый башта тракторда, аннан комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Уңыш яхшы булган (гектардан 9 центнер) ел дип куанышканнары хәтердә, халыкка да мул итеп бирделәр. Абый басу сукалаганда бер җиңел машина килеп туктый. “Райкомның беренче секретаре Ибраһимов булам мин”, – дип таныштыра машинадан төшкән кеше. Хәл-әхвәл сораша, сукалаган җирнең тирәнлеген тикшерә. Ул чорда да Арча радиосы сөйли, аны әти-әни һәрвакыт көтеп алып тыңлыйлар иде. “Райкомның беренче секретаре Ибраһимов безнең Нәфыйкны да искә алды”, – дип сөйләгән иде әти.

Мин редакциядә эшли башлаганда Мөнәвир Гәрәевич педучилище директоры иде инде. Гаять ачык, гади җитәкче. Лаеклы ялга чыккач та Арчаның хөрмәтле кешесе булып яшәде ул. Хатыны Шәфыйка апа белән култыклашып урамны балкытып елмаеп килерләр иде. Мөнәвир Гәрәевич минем хәтердә әнә шулай елмайган килеш саклана да.

Быел Мөнәвир Гәрәевичнең тууына 100 ел тулды. Шушы уңайдан әлеге шәхес кул астында эшләгән, соңрак үзе дә озак еллар педучилище директоры булган Илдус ага Сәгъдиев истәлекләрен тәкъдим итәбез.

“Легендар шәхес Ибраһимов Мөнәвир Гәрәевичны Арча районында гына түгел, ә бәлки бөтен Татарстанда өлкән буын кешеләре арасында белмәгән, хәтерләмәгән, олы ихтирам белән искә алмаган кеше бик аздыр, юктыр да әле. КПССның Әтнә, Арча райкомнарының беренче секретаре, аннан соң 18 ел Арча педагогия училищесын җитәкләгән шәхес ул.

Мөнәвир Гәрәевич 1921 елны Әгерҗе районы Тирсә авылында күп балалы Мөхәммәтгәрәй һәм Миннехәят гаиләсендә дөньяга килә. Сигез бала арасында Мөнәвир үзенең белемгә омтылуы, укытучы булырга теләге белән аерылып тора. Тирсәдә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул Казан педагогия училищесына укырга керә. Училищены уңышлы тәмамлагач, Актаныш районы Татар Ямалысы мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли башлый. Бер елдан, 1940 елны, Кызыл Армия сафларына хезмәт итәргә чакыралар. Ул башта полк мәктәбе курсанты, ә аны бетергәч, отделение командиры итеп билгеләнә.

Бөек Ватан сугышында Мөнәвир Гәрәевич 315нче Кызыл Байраклы Рига авиация дивизиясе составында Брянск, 2нче Балтыйк буе һәм Ленинград фронтларында сугышларда катнаша. Сугышчан бурычларын югары дәрәҗәдә башкарып, күрсәтелгән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1945 елның 30 октябрендә туган авылы Тирсәгә кайтып, военрук булып эшли башлый. Читтән торып Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә һәм аны кыска срокларда тәмамлый. Тирсә мәктәбендә тарих укытучысы һәм директор урынбасары булып эшли.

Һәр эшкә җаваплы карап, югары дәрәҗәдә оештыра алуын тиз күреп алалар һәм Әгерҗе районының Киров исемендәге колхозның партоешма секретаре итеп сайлана, аннан соң Әгерҗе район комитетының пропаганда һәм агитация бүлеге  мөдире итеп билгеләнә. Ә аннан соң КПССның Кайбыч, Чаллы район комитетларының икенче секретаре булып эшли.

1958–1962 елларда Мөнәвир Гәрәевич КПССның Әтнә, Арча район  комитетының беренче секретаре булып эшли. Берничә тапкыр КПССның Татарстан Өлкә комитеты әгъзасы итеп сайлана.

Ул вакытларда район җитәкчеләрен берничә ел саен алыштырып, күчереп йөрткәннәр. Менә 1963 ел башында Мөнәвир Гәрәевичны Чистайга беренче секретарь итеп китәргә тәкъдим итәләр. Ләкин ул бөтен күңеле, йөрәге белән зур хәрефләр белән генә языла торган Укытучы буласы, аның һәрвакытта да укыту-тәрбия эшенә кайтасы килә. Шуңа өстәп, хатыны Шәфыйка апа Арчада танылган шәфкать туташы, балалары мәктәптә яратып укыйлар. Инде барысы да Арчаны  якын итәләр, яраталар.

Шулай итеп, Мөнәвир Гәрәевич 1963 ел башында да Арча педагогия училищесына директор булып килә һәм лаеклы ялга чыкканчы 18 ел буена югары дәрәҗәдә уңышлы эшли. Бу вакытта училище җимерек хәлдәге, сугыш елларында немец хәрби әсирләренең госпитале булып торган бинада һәм ике барак тибындагы бинада урнашкан була. Һәр бүлмә утын, күмер ягылып җылытыла. Су урамда, колонкада. Бәдрәфләр урамда. Укыту-тәрбия эшен сыйфатлы оештыру өчен ныклы, тиешле шартлары булган матди база, көчле, югары белемле педагоглар, заманча педагогика казанышлары куллану кирәк икәнлеген Мөнәвир Гәрәевич бик яхшы аңлый. Ул кыска вакыт эчендә укыту бинасын өр-яңадан төзетә дисәк тә була, ике катлы янкорма төзеттерә, заманча укыту шартлары булдырылган физика, химия, математика, татар теле һәм әдәбият, рус теле һәм әдәбият, педагогика-психология кабинетларын җиһазлата, музыка дәресләре өчен аерым бүлмәләр төзетә. Арча тарихында тиешле форматлы беренче спорт залы, укытучылар һәм студентлар өчен ашханә төзелә. Студентлар өчен барлык шартлары да тудырылган 180 урынлы тулай торак булдырыла. Уку бинасын да, тулай торакны да җылыту өчен котельный эшләнә.

Мөнәвир Гәрәевич иҗади эшләүче укытучылар коллективы туплау буенча бик зур эш башкара. Бу елларда элек училище тәмамлаган, югары белем алган бик күп яшь кадрлар кайта. Гаиләдә әти дә, әни дә булырга тиеш дигән мәгънәдә, Мөнәвир Гәрәевич училищеда ир-ат укытучылар да, хатын-кыз укытучылар да тигезрәк санда булуын күздә тота иде.

Иҗади эшләүче укытучылар тиз арада үзләрен күрсәтә алды. Һәр уку йортының дәрәҗәсе укыту-тәрбия эшенең сыйфаты, дәрестән тыш чараларның (физкультура-спорт, үзешчән сәнгать) куелышы белән билгеләнә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мөнәвир Гәрәевич директор булып эшләү чорында Арча педагогия училищесы барлык күрсәткечләр буенча республикада гына түгел, ә бөтен Россия педучилищелары арасында (Россиядә 380 педучилище бар иде) иң алдынгылар арасына  күтәрелде.

Казан университеты, педагогия институты, Алабуга пединституты безнең студентларны төрле факультетларга читтән торып уку өчен бик теләп ала башладылар. Барлык мәгариф бүлекләре Арча педучилищесын бетергән укытучыларны яратып эшкә алалар.

Үзешчән сәхнә сәнгате буенча: училище хоры (җитәкчесе Фирая Батыршина), егетләр (Марсель Фәйзрахманов), кызлар ансамбльләре (Зилә Шәйхетдинова, Флера  Фәтхуллина, Равилә Гатина һ.б.) бөтен татар дөньясына танылдылар. Арчадагы бер генә чара да алар катнашыннан башка узмады.

Баскетбол (Җәүдәт Хәсәнов, Зиннур Сәгыйтов), волейбол (Габделхәй Фәйзрахманов), чаңгы (Равил Нигъмәтҗанов, Ягфәр Шәмиев), җиңел атлетика (Бари Бакиров), туризм (Фәрит Минхәеров) командалары Республикада, Россиядә барлык педагогия училищелары командалары арасында чемпион, призерлар булдылар.

Бик күп укытучыларыбыз башлангыч класслар өчен төрле дәреслекләр, методик әсбаплар хәзерләүдә актив эшләделәр. Укытучылар тарафыннан язылган методик мәкаләләр журналларда даими басылып торды.

Ә инде Сәләй Вәгыйзов, Рәмзия Вәлитованың “Әлифба” иҗат  итүләрен Мөнәвир Гәрәевич һәрвакыт контрольдә тотты, булышты.

Мөнәвир Гәрәевич Арча педагогия училищесын Россиядә иң алдынгылар дәрәҗәсенә күтәрде.

Көллиятнең коллективы бу традицияләрне уңышлы дәвам итә. Хәзерге шартларын күреп, Мөнәвир Гәрәевич үзенең училищесы белән горурланыр иде.

Легендар шәхес  укытучылар, хезмәткәрләрнең тормыш шартларын яхшырту өчен бик күп эшләде. Фатирсыз укытучылар юк иде бит.

Гаиләдә дә бик бәхетле кеше иде, алар Шәфыйка апа белән өч кыз үстерделәр. Дүрт оныклары үсте. Олы кызы Әлфия – укытучы, Гөлсинә озак еллар Арча педагогия көллиятендә математика укытты, директор урынбасары булып эшләде. Лилия – югары белемле инженер-төзүче.

Менә “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары  Фәния  Әхмәтҗанова (Сафина иде, 1976 елгы чыгарылыш) болай дип язган: “Безне училищега кергәндә Мөнәвир Гәрәевич каршы алган иде. Бөек Ватан сугышы ветераны, бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган олпат, легендар шәхес. Хәзер уйлап утырам: ничек кенә булса да аның иң олы сыйфаты гадилек һәм шуңа ияреп йөрүче галимлек булган икән. Коридорда очраганда да башларыбыздан сыйпап китә иде ул. Ә бүлмә ишеге төбендә  кайчан карама балалар өелешеп торыр иде. Керергә, нәрсәдер сорарга, уртаклашырга дип чират торалар. Ә ул барысын да кабул итә, ярдәм күрсәтә, киңәшләрен бирә...”

Илдус абый истәлекләренә өстәп шуны әйтәсе килә: Мөнәвир Гәрәевич район җитәкчесе вазыйфасыннан киткәч, районда яшәп калган бердәнбер кеше. Чөнки ул беркайчан да халыктан аерылмады, тыйнак яшәде, шуның өчен аны яраттылар, хөрмәт иттеләр.

Аның турында бер легенда яши. Училищега кабул итү имтиханнары барган чорда ул һәр елны ялга китеп барган һәм имтиханнар тәмамлангач кына кайткан. Ни өчен икәнен үзегез чамалыйсыздыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X