erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр ишеткән сүзеңне сөйләп йөрмә

“Бу дөресме икән? Моның укучы яки караучы кешегә берәр файдасы тиярме?”.

Мәгълүмат чыганаклары кирәгеннән артык күп булган тизлек заманында яшибез. Әле кайчан гына кесә телефоны бик сирәк кешеләрдә генә булып, күпләр өчен гайре гаҗәеп бернәрсә булып тоела иде, ә хәзер бала-чагадан алып карт-карчыкларга кадәр шул телефоннан аерыла алмый. Телефондагы “WhatsApp”ка, “ВКонтакте”га, “Instagram”га нинди генә язмалар, видеолар, хәбәрләр килеп тормый! Ул телевизордагы йөзләгән каналдан нинди генә тапшырулар күрсәтмиләр. Төшергәч, язгач, дөрестер инде бу, дип, үзебез дә аңлап бетермичә, хаклыкка туры килү-килмәвен дә тикшереп тормыйча, тизрәк танышларга, күрше-тирәгә сөйләргә ашыгабыз. Ә соңыннан аларның кайберләренең дөрес хәбәр булмаганлыгы ачыклана. Әмма соң инде, үзебезнең кабалану-ашыгуыбыз белән ялган таратуга сәбәп кылган булабыз. Шуның аркасында Аллаһ каршында гөнаһлы да булабыз. Моңа дәлил итеп Пәйгамбәребезнең (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) түбәндәге сүзләрен китерү дә җитә: “Ялганчы булу өчен ишеткән һәр сүзне башкаларга сөйләп йөрү дә җитә”.

Кардәшләрем, игътибарлы булыйк, сөйләгәндә дә, таныш-белешкә телефон аша төрле язмалар, видеолар таратканда да бернәрсәне онытмыйк: һәр кылган гамәлебез өчен Аллаһ каршында җавап тотачакбыз...Халыкның: “Берне сөйләгәндә, бишне уйла”, дигән әйтемен һәрчак исеңдә тот. Ишеткән бер хәбәрне таратканчы, иң элек, үз-үзеңә сорау бир: “Бу дөресме икән? Моның укучы яки караучы кешегә берәр файдасы тиярме?”.

Дөреслеген тикшермичә, тегеннән-моннан ишетелгән сүзне башкаларга сөйләүдән саклан! Аллаһ Тәгалә эш-гамәлләребезне, сөйләгән сүзләребезне хәерле кылсын һәм ялган таратудан, ялган таратучыларга ярдәмче булудан барыбызны да имин итсен иде...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Равил хәзрәт Ибраһимов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X