erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Һәр катнашучыга – кәбестә

Мондый бүләкне бүген Арчаның 7нче номерлы мәктәбе базасында узучы итекле футбол ярышында катнашкан һәр кешегә Айван авылында яшәүче крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нәфил Гатауллин тапшырачак.

Ул үзе дә ветераннар командасы составында уйный.

Бүген Арчаның 7нче номерлы мәктәбе базасында “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Айван Мәдәният йорты тарафыннан оештырылган итекле футбол уеннары уза.

“Территориаль җәмәгать үзидарәләре арасында спорт уеннары башлап җибәрергә уйладык. Бүген сездә итекле футбол уза. Итекле футбол уеннарын моңа кадәр дә оештырган булды. Анда Ирек Зиннуров, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев та уйнаган иде. Бүген бу уеннар сезнең җирлектә уза. Бу якларның актив икәнен беләбез. Барыгызга да уңышлар. Матур уеннар күрсәтегез!”, – дип уеннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов ачты.

 “Бу уен, итекле футбол, кышкы спорт төрләре арасында үз урынын тапсын иде, һәм матур традициягә кереп, ел саен үткәрелсен иде, дигән теләктә калам.  Барыгызга да уңышлар”, – диде “Көньяк” территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Лилия Гәрәева, барлык уенчыларга имгәнүләрсез матур уен күрсәтүләрен теләп.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Итекле футбол уйнарга 3 команда – укучылар, студентлар һәм ветераннар командалары килгән. Бер читтә самовар кайнап утыра, теләгән кешегә кайнар коймак белән чәй эчү мөмкинлеге тудырылган.

“Җиңүче команда күчмә кубок һәм Грамота белән бүләкләнәчәк. Шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нәфил Гатауллин һәр уенчыга кәбестә бирәм, ди”, – диде Лилия Гәрәева.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X