erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раҗәб ае җиттеме, димәк, изге Рамазан аена бер адым тагын да якынлаштык

Раҗәб аеның фазыйләтләре

Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы исеме белән башлыйм. Аллаһы Тәгалә вакытны бер дә туктап тормый, һәрвакыт хәрәкәттә булган берәмлек итеп яраткан. Көн артыннан көн килеп, айлар елларга әйләнеп, вакыт уза, дәверләр кичелә, заманнар үзгәрә. Менә тагын бер фазыйләтләргә бай ай – раҗәб ае ишек шакый. Шул айның өстенлекләрен искә төшереп узыйк. Һәрвакыт белем алып тору, белгәнне искә төшерү – мөселманның асыл сыйфатыдыр. Раббыбыз Аллаһы Үзенең Изге Китабында болай дигән:

«Әйт: «[Исламны] Белгән [һәм белгәне белән яшәгән] кешеләр белән [хакны] белмәгән [шул сәбәпле, наданнарча эш йөрткән һәм адашу эчендә югалып калган] кешеләр тиң була аламы? Аек акылларга ия кешеләр генә үгетләнә».

 «Әз-3үмәр / Төркемнәр», 39:9

Әйдәгез, Ислам динебезне яхшы белүче һәм белгәннәребез белән гамәл кылучылар рәтеннән булыйк, җәмәгать! Билгеле ки, раҗәб, шәгъбан һәм Рамазан айлары изге айлардан санала. Алдагы икесе Рамазан аена әзерлек – үз-үзеңне рухи һәм физик яктан чыныгуга, чистарынуга, үзгәрүгә әзерлек вакыты булып тора. Раҗәб ае җиттеме, димәк, изге Рамазан аена бер адым тагын да якынлаштык дигән сүз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм болай дигән: «Раҗәб ае башка айлардан, Коръән кеше сүзеннәнөстен булган кебек, аерылып тора. Шәгъбан аеның өстенлеге исә минем башка илчеләрдән өстенрәк торуыма тиң. Ә Рамазан аеның өстенлеге – Аллаһының үз мәхлүкъларыннан өстен булуы кебек үк». Раҗәб ае – ярлыкау һәм мәрхәмәткә ирешү ае ул. Раҗәб «Әр Руҗүб» сүзеннән барлыкка килгән. «Әр-Руҗүб» – «бөекләү, олылау» мәгънәсенә ия. Сүзнең тамыры «тәраҗиб» сүзенә барып тоташа, мәгънәсе – «ихтирам-хөрмәт». Раҗәб ае һиҗри буенча мөселман ай календаренең җиденче ае, ул харам айлар рәтенә керә. Әбү Бәкрат радыяллаһу ганһедән риваять кылына: «Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтте: «Бер ел унике айдан гыйбарәт, шуларның дүртесе харам айлары, ә аларның өчесе рәттән килә – зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррам, ә «раҗәб мүзарә» җөмәдәл-ахыр һәм шәгъбан арасында» (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Ни өчен хәдистә раҗәб ае «раҗәб мүзарә» дип аталган? Бу исә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең нәселендәге бер Мүзарә исемле кешенең исеме белән бәйле. Шушы кешенең кавеме раҗәб аеның вакытын күчерми торган була, башка гарәп кавемнәре, сугышны туктатып тормас өчен, раҗәб аен кичектереп тора торган булалар. Раҗәб аеның харам айлар рәтенә керүе хакында Изге Коръәндә ачык дәлил бар:

«Һичшиксез, Аллаһы хозурында айларның саны Аллаһының күкләрне һәм җирне яраткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхүл-Мәхфүздә] – унике. Шуларның дүртесе – харам [айлар]. Бу – [рәвешле елның унике ай булып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турындагы хөкемИбраһим һәм Исмәгыйльдән [галәйһимуссәлам] калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез».

«Әт-Тәүбә», 9:36

Харам айлар дип аталган вакыт аралыгында, дошман явызлык күрсәтмәсә, сугыш алып бару тыела. Үз-үзеңне якларга гына рөхсәт ителә. Югарыда китерелгән аятьтә исә бу айларда гөнаһлардан тыелуга аерым басым ясала, чөнки гөнаһның авырлыгы арта төшә, ягъни кешенең үзүзенә салган золымының куәте-зурлыгы арта. Шулай ук изге гамәлләрнең савабы да бермә-бер зурая.

 Ислам тарихы сәхифәләрен барласак, раҗәб ае нинди вакыйгаларга бай икән соң?

 Беренчедән, иң зур вакыйгаларның берсе – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әтисе хәзрәти Габдулла һәм әнисе хәзрәти Әминә бу айда никахлашып кавыша. Раҗәб аеның беренче җомгасы төнен зурлап «Рәгаиб кичәсе» дип йөртәләр. Бу төндә кылынган догалар кабул ителә, гөнаһлар кичерелә.

 Икенчедән, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мәккәдәге Әл-Харам мәчетеннән Кодес (Иерусалим) җирендәге Әл-Әкъса мәчетенә күчеш ясый һәм Аллаһы янына күтәрелә. Бу вакыйга «Әл-Исра вәл Мигъраҗ» дип атала. Ул раҗәб аеның 27 нче төне дип исәпләнә. Мигъраҗ вакыйгасы – Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Аллаһы тарафыннан бүләк ителгән могҗизаларның берсе булып тора. Нәкъ менә Мигъраҗ вакытында Галәмнәрнең Раббысы Үзенең колларына биш вакыт намазны фарыз итеп йөкли. Бу хакта бер риваятьтә Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһе болай дигән: «Мигъраҗ төнендә Аллаһының Расүленә илле тапкыр намаз укырга йөкләнелде. Соңыннан аңа: «Әй Мөхәммәд! Шиксез, безнең сүзебез үзгәрмәс. Синең өммәтеңә йөкләнгән биш тапкыр кылыначак намаз савабы буенча илле тапкыр укылган намазга тиң булыр», – дип әйтелде (Бохари, Мөслим хәдисләр җыентыгыннан). Икенче бер хәдистә шулай ук әлеге вакыйганың фазыйләтләре ассызыклана: «Мигъраҗ вакытында Аллаһының рәхмәте буларак өч нәрсә бүләк ителде: биш вакыт намаз, «Әл-Бәкара» сүрәсенең соңгы аятьләре һәм күп илаһларга табынучы булмаганнарга гафу кылыну мөмкинлегенең барлыгы» (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

 Аллаһының Расүле үзенә кадәр җиргә хакыйкатьне җиткерүчеләр булып җибәрелгән Ибраһим, Муса, Гайсә, Идрис, Йосыф галәйһимуссәлам кебек пәйгамбәрләр белән күрешә. Мигъраҗ вакыйгасы Коръәндә болай дип сүрәтләнә:

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Ул Раббысының иң бөек аятьләреннән иң әһәмиятле бер өлешен [Мигъраҗ кичәсендә] күрде».

«Ән-Нәҗм / Йолдыз», 53:18

 

Раҗәб аенда ураза тотарга ният кылсак, хәерле булыр. Билгеле ки, ураза тоту – Аллаһы һәм Аның колы арасында гына кала торган гыйбадәт төре. Нәкъ тә шуның өчен савабын да Аллаһы Тәгалә күпме бирергә теләсә, шуның кадәр билгелиячәк.

Бер хәдисендә Аллаһының Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Раҗәб аенда ураза тотыгыз, чөнки бу айдагы ураза тоту Аллаһы тарафыннан аерым бер тәүбә буларак кабул ителә», – дип әйткән. Әгәр дә тулы бер ай ураза тоту мөмкинлеге юк икән, мәсәлән, кешенең сәламәтлегенә зыян килә яисә эше буенча мәшәкатьләре туа, бу очракта Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм айның беренче, унбишенче һәм соңгы көннәрендә ураза тотарга киңәш иткән. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Исегездә тотыгыз: раҗәб – Аллаһы Тәгаләнең ае, бу айда берәрегез бер көн генә булса да ураза тотса, Аллаһы аннан разый булыр,» – дип хәбәр иткән.

Шулай ук Әбү Давыдтан китерелә торган сахих хәдистә болай дип әйтелгән: «... харам айларда ураза тот һәм авыз ач, харам айларда ураза тот һәм авыз ач, харам айларда ураза тот һәм авыз ач... ». Күргәнегезчә, Аллаһының Расүле бер үк гыйбарәне өч тапкыр рәттән кабатлый: бу әлеге айларда ураза тотуның никадәр әһәмиятле һәм саваплы булуына ныклы дәлил, мөселман өммәтенә катгый киңәш. Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Әлхәмдүлилләһ, без янәдән, инде менә гомеребездә ничәнче кат Рамазан аена якынлашабыз. ИншәАллаһ, без исән-имин аңа бер халәттә кереп, икенче халәттә чыгарбыз. Хәзер исә без юлыбызның беренче баскычында – раҗәб аенда басып торабыз. Рамазан аен күңелебезгә бөтен фазыйләтләре белән кунакка кертергә телибез икән, бүгеннән үк әзерлек эшләрен алып барыйк: ураза тотыйк һәм авыз ачыйк, сугышлардан гына түгел, ә вак-төяк ызгыш-талашлардан, низаглардан тыелып торыйк, көнебезне Изге Коръән сүрәләрен уку белән бизик, гөнаһлардан тыелыйк һәм игелекле гамәлләрне тагын да арттырыйк.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X