Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Раббыбызның рәхмәтсез бәндәсенә җәзасы нинди була?

    Коръәннең «Һуд» сүрәсендә: «Күкләрдәге һәм җирдәге яшерен нәрсәне Аллаһ кына белә. Кыямәт көнендә бөтен эш тә Аңа кайта. Аңа гыйбадәт кыл һәм Аңа эшеңне тапшыр», – дигән юллар бар. Берәр эш башлаганда, без, чынлап та, бисмилланы әйтеп, «Аллага тапшырдым» дип әйтергә күнеккән.

    Чынлыкта ул сүз йөрәк белән түгел, га­дәт­ләнгән өчен генә әйтелә бугай. Бишер әл-Хәфии дә: «Кайбер кеше, мин Аллаһка тәвәккәл кылдым, дип әйтә, ләкин ул чынлыкта ялганлый. Әгәр дә ул чыннан да Аллаһка тәвәккәл кылса, Аллаһ эшләгән һәрнәрсәгә дә риза булыр иде», – ди. Ә чын күңелдән ышанып әйткән кешене Аллаһ яклый һәм саклый. Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов белән без Аллаһка тәвәккәл кылуның башка фазыйләтләре турында сөйләштек.

    :: Хәзрәт, Аллаһка тәвәккәл кылу – нәрсә ул?

    – «Тәвәккәл» сүзе Аллаһның рәхмәтенә өметләнү, ягъни үзеңнең эшләреңне Аңа гына тапшыру дигәнне аңлата. Иманлы кешеләр, үзләренең куйган максатына ирешү өчен, Аллаһка өметләнеп, барлык көчен куя, ләкин нәтиҗәсен Раббысыннан гына көтә. Шулай ук Аның теләгенә ышанып, үзенең көчсез һәм зәгыйфь икәнлеген таный. Аллаһка өметләнү зур дәрәҗә һәм кеше өчен җиңеллек булып тора. Ул: «Әгәр бер хәерле эшне ниятләсәң, Аллаһка тәвәккәл итеп, уйлаган эшеңне эшлә», – ди.

    :: Аллаһка тапшырдым, тик теләгәнемә ирешмәдем, дию – гөнаһмы?

    – Әгәр Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше теләгән максатына ирешмәсә, кайгыр­мас­ка һәм тәкъдиренә буйсынырга тиешле. Чөнки аның өчен бу ашмаган теләк хәерле булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә безгә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнлекне Үзе белә, ә без белмибез.

    :: Тәвәккәл кылдым дип күктән төшкәнне көтеп утыру да дөрес түгелдер?

    – Гомәр радыйаллаһу ганһу исемле күренекле сәхабә: «Әгәр сез Аллаһка чын тәвәккәллек кылсагыз, ничек кош оясыннан очып чыкканда ач булып, ә кайтканда туенып кайткан була, сез дә шулай ук ризыкка ирешерсез», – ди. Бу хәдис тәвәккәллекнең нигезе булып тора. Кош оясыннан чыгып, сәбәп кылды, шуның өчен Аллаһ аңа ризык бирде. Йәмәннән мөселманнар килеп, мәчеткә тукталган. Гомәр радыйаллаһу ганһу алардан: «Сез нишлисез?» – дип сорый. «Без Аллаһка тапшырдык», – дип җавап кайтардылар. Гомәр радыйаллаһу ганһу аларга: «Сез бернәрсә дә эшләмәгән кешегә охшаган. Әйтимме кем ул Аллаһка тәвәккәл кылган кеше? Ул башта җиргә орлыклар чәчә, аннары Үзенең Раббысына тәвәккәл итә», – дип әйтә. Бер галим болай дигән: «Кем сәбәптән баш тарта, ул – ахмак, ә кем исә аңа таяна – Аллаһка ширек (тиңдәшлек) кыла».

    Ахырзаман алдыннан Гайсә галәйһиссәлам исемле пәйгамбәр күктән мәчет түбәсенә төшәр. Шуннан соң ул кешеләрдән баскыч китерүен сорар. Алар: «Син күктән төштең бит, монда сиңа күп калмады», – диячәкләр. Гайсә галәйһиссәлам исә аларга: «Күк ул – Аллаһның әмере, ә җир – сәбәп дөньясы», – дип җавап кайтарыр.

    :: Аллаһка тапшырдым дип, төнгә ишекне бикләми ятсаң да буламы?

    – Бервакыт пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлам чүл гарәбен күрә. Ул җәмәгать намазына килгән була һәм үзенең дөясен бәйләмичә, иректә калдыра. Шуннан соң пәйгамбәр галәйһиссәлам аңардан: «Син нишләп дөяңне бәйләмисең?» – дип сорый. Шул гарәп: «Мин Аллаһка тапшырдым», – дип җавап кайтара. Рәсүл Әкрам галәйһиссәлам аңа: «Башта дөяңне бәйлә, аннары Аллаһка тапшыр!» – ди. Аллаһның бөтен хаҗәтләребезне үтәвенә ышансак та, максатларыбызга ирешү өчен бернәрсә дә эшләмәскә, дигән нәрсә дөрес булып саналмый. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Дәхи кешегә һичнәрсә юк, мәгәр үзе кәсеп иткән нәрсәсе генә». Бу аять белән хәдистә сәбәп һәм тырышлык куеп, аннары Аллаһы Тәгаләгә генә тапшырырга кирәклеге аңлашыла.

    Реклама

    :: «Аллаһка тәвәккәл кылу ризыкны арттыра» дигән сүзне ничек аңларга?

    – Аллаһы Тәгалә кешене уйламаган җирдән ризыкландыра. Бер кеше үзен һәм барча эшен Аңа тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһ җитә. Ул Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче, кешегә җиңеллек, ярдәм һәм бәрәкәт биреп, ризыкның артуын насыйп итәчәк.

    :: «Аллаһ боерса» дип сөйләү – шул тәвәккәл кылумы ул?

    – Кылачак эшебезгә «ин шәә Аллаһ» яки «Аллаһ боерган булса» дип әйтергә кирәк. Моның мәгънәсе Аллаһы Тәгаләнең әмере булса гына эшләрмен һәм мин тулысынча Аңа бәйлемен дигәнне аңлата. Тәвәккәл итү исә сәбәп кылып, Аллаһка тапшыру була. Аллаһка тәвәккәл кылучы кеше, эшләрнең нәрсә белән төгәлләнүенә карамастан, күңеленнән риза була, хәтта ул теләгән максатына ирешмәсә дә зарланмый, сабырлык күрсәтә.

    :: Эшләребез уңышлы булганда Раббыбызга шөкер итәргә онытып куябыз. Рәхмәтсез бәндәсенә аның җәзасы нинди була?

    – Махау чире белән авырган, башы пеләшләнгән һәм сукыр булган өч кешене Аллаһы Тәгалә сынарга теләгән. Ул аларга фәрештәне җибәрә. Фәрештә, махау чире белән авырган кеше янына килеп: «Синең нинди теләгең бар?» – дип сорый. Ул кемсә: «Тиремнең һәм аның төсе яхшыруын телим. Авыруым аркасында кешеләр миннән читләшәләр», – ди. Шуннан соң фәрештә аның тәнен сыпыра һәм ул кешенең авыруы бетә. Фәрештә кабат аннан: «Малдан күбрәк сиңа нәрсә ошый?» – дип сорый. Теге бәндә: «Дөяләр», – дип җавап кайтара. Аңа буаз дөя бүләк ителә һәм фәрештә: «Синең өчен бу малны Аллаһы Тәгалә бәрәкәтле кылсын», – дип дога кыла. Шуннан соң, пеләш башлы кеше янына барып: «Син күбрәк нәрсә теләр идең?» – дип сорый. Теге кеше: «Чәчемнең үсүен телим», – дип әйтә. Фәрештә аның тәнен сыпыра һәм аның башына чәч үсеп чыга. «Сиңа малдан күбрәк нәрсә ошый?» – дип сорагач, теге бәндә: «Сыерлар», – ди. Аннары сукыр булган кеше янына барып: «Син нәрсә телисең?» – дип сорый. Сукыр кеше: «Раббым Аллам минем күзләремне ачсын һәм шуның белән кешеләрне күрергә насыйп булсын», – дип әйтә. Фәрештә аны сыпыра һәм Аллаһы Тәгалә күзле итә. Шуннан соң фәрештә: «Малдан нәрсә күбрәк яратасың?» – дип сорый. Теге кемсә: «Сарыклар», – ди. Фәрештә аңа буаз сарыкны бирә. Берникадәр вакыт үтеп, шушы маллар күбәя. Берсенең дөяләре, икенчесенең сыерлары, өченчесенең сарыклары белән бөтен дала тула. Махау чире белән авырган кеше янына фәрештә үзе дә шул авыру кыяфәтенә кереп килә дә: «Мин – фәкыйрь кеше. Юлда барлык малларым бетте, миңа бүген Аллаһтан башка һәм синнән кала мөрәҗәгать итәрдәй беркем дә юк. Миңа бер дөя бир, шуның белән юлымны дәвам иттерер идем», – ди. Бу кеше: «Минем бурычларым күп», – дигәч, фәрештә аңа исәнлеген һәм байлыгын Аллаһ бирүен искә төшерә. Теге кеше: «Миңа бу байлык бабаларымнан килде», – ди. Фәрештә аңа: «Әгәр син ялганласаң, Аллаһы Тәгалә сине кире элеккеге хәлеңә кайтарсын», – дип тели. Шуннан элек пеләш булган кеше янына килә, монда да шул кеше кыяфәтендә була һәм беренче бәндәгә әйткән сүзләрне әйтә. Теге кеше шулай ук җавап биргәч, фәрештә: «Әгәр син ялганлыйсың икән, Аллаһы Тәгалә сине кире элекке хәлеңә кайтарсын», – дип әйтә. Элек сукыр булган кеше янына үзе дә сукыр булып килеп, шул ук сүзләрне кабатлый. Теге кеше: «Мин сукыр идем, Аллаһ мине күзле итте. Шулай ук фәкыйрь идем, Раббым миңа байлык бирде. Нәрсә телисең – ал», – ди. Фәрештә аңа: «Үзеңнең малыңны үзеңә калдыр, дөреслектә сезне фәкать сынап карадылар һәм Аллаһы Тәгалә синнән риза булды, ләкин синең иптәшлә­реңә Ул ачуланды», – ди. Бу аять һәм хәдистән чыгып, шуны аңларга була: бездә нәрсә бар һәм булачак – барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Әгәр кеше шуны инкарь итсә, Аллаһка шөкер кылмаса, ягъни Ул кушканча яшәмәсә, Раббыбыз аны кире алачак. Шулай ук булган нигъмәтләребезнең бәрәкәте китәр һәм Үзенең газабын бирәчәк.

    :: Без Аңа рәхмәтебезне ничек белдерер­гә тиешбез?

    – Аллаһы Тәгалә: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын», – ди. Аллаһка шөкер итү өч төрле була: «әлхәмдүлилләһ» яки «Аллаһка шөкер» дип әйтү, булганына йөрәк белән канәгать булу һәм гөнаһлардан тыелып, изге гамәлләр кылу (ураза тоту, намаз, Коръән, дога уку, зекер әйтү).

    Дилбәр Гарифуллина

    https://vatantat.ru/2020/04/21908/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: