erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Радиотелевизион тапшыру үзәгендә цифрлы телевидение карау кагыйдәләрен искәрттеләр

Мультиплекслар составына кергән федераль телеканалларны аналог телевидениедән аеру республика өчен җиңел узган. Бу хакта «Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радио челтәре филиалы директоры Владимир Якимов әйтте.

«Без Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, республика районнарында җирле хакимият органнары белән берлектә бу чарага әзерләнү кирәклеге турында матбугатта яздык, бик күп чаралар уздырдык, листовкалар тараттык, волонтерлар җәлеп иттек», — диде ул.

Телеканалларны цифрлы сыйфатта карау өчен дециметрлы һәм барлык дулкыннарны тота торган антенна һәм телевизор кирәк булачак. Әгәр телевизор 2012 елдан соң алынган икән, аның цифрлы телевидение карау өчен кирәкле DVB-T2 стандарты булырга тиеш. Ә «иске» телевизор өчен DVB-T2 стандартына көйләнгән махсус приставка кирәк булачак. Аны сәүдә челтәрләрендә сатып алырга була.

«Антеннага килгәндә исә, монда бераз катлаулырак. Күпфатирлы йортларда күмәк антенналар куела, аларга идарәче компанияләр белән килешү нигезендә операторлар хезмәт күрсәтә. Эфир белән проблемалар килеп чыкканда шуларга мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде Якимов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Цифрлы телевидениегә күчү программаларын тормышка ашыру кысаларында Татарстанда 29 яңа цифрлы телебашня төзелгән, ә барлыгы алар 87. Алар республикадагы 99,3 процент кешене цифрлы телевидение белән тәэмин итә. Ләкин республикадагы 160 торак пункт географик урынга бәйле рәвештә (тау астындагы түбәнлекләрдә) цифрлы сигналны тиешенчә кабул итә алмый.

«Бу 0,7 процент кеше шул җирлектә яши. Әмма дәүләт бу проблеманы чишү юлларын әзерләде. Ярдәмгә спутник телевидениесе операторлары килде. Алар белән төзелгән килешү буенча, алар ташламалы нигездә абонент җиһазлары белән тәэмин итәчәк һәм ике мультиплекс составына керүче 20 санлы телеканалны караган өчен абонент түләве алынмаячак», — дип искәртте филиал җитәкчесе.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X