erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәдис махсус хәрби операция барган зонага китте

ЮХИДИ бүлекчәсенең имтиханнар кабул итү бүлеге җитәкчесе махсус хәрби операция барган зонага китә икән, дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралды.

Рәдис Гарифуллинны бөтен кеше белә, арчалар, транспорт белән идарә итүчеләр аңа ихтирам белән карый. 

Хәбәр килеп ирешүгә Рәдис белән элемтәгә кердем. “Дөрес хәбәрме, Рәдис? Үзең теләк белдердеңме?”, – дип сорадым.

– Әйе, дөрес, – диде ул. – Махсус хәрби операция барган зонага китү теләк белән түгел, приказ буенча. Өч айга командировкага. Анда без машиналар теркәү, юлда йөрү таныклыклары бирү, тикшерү эшчәнлеген оештырачакбыз. Мин Татарстаннан киткән төркемне җитәкләячәкмен. Минем номер 24 апрельдән өзелә. Икенче номер бирәләр. Кайткач күрешербез. Борчылмагыз, бар да яхшы булыр.

 

Рәдис Гарифуллин Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсендә күп еллардан бирле эшли. “Ул һәрвакыт ярдәм итәргә тора. Каты бәрелми, яхшылап аңлата. Андый ЮХИДИ хезмәткәрләре бик сирәк”, – диләр аның турында.

 

Наласа егете ул. Мәктәптә укыганда агроном, колхоз рәисе булам, дип хыяллана. 18 яше тулгач армиягә китә. Һәм... Чечняга эләгә. Шунда чын тормыш мәктәбе алып кайта егет. Кайткач бер туганы аңа: “Син яшь булсаң да, утны-суны кичкән кеше, әйдә, эчке эшләр бүлегенә кер”, – ди. Башта патруль-пост хезмәтенә куялар егетне. 2007 елда ЮХИДИ бүлекчәсенә чакыралар. Читтән торып авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, тагын укып, юрист белгечлеге ала.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

ЮХИДИ хезмәткәрләрен, гадәттә, без сүгәргә күнеккән. Тик кайберәүләр уйлаганча, аларның бурычы штраф салу гына түгел, беренче чиратта, юлдагыларга ярдәм кулы сузу, киңәш бирү, аңлату. Рәдис нәкъ менә шундый.

 

– Гаиләмдә тыныч, шуңа барысына да күңел үсә. Сине аңлаучы булуы үзе бәхет, – дигән иде ул бер сөйләшкәндә.

Хатыны Рәзинә тортлар пешерә, үз бизнесы бар, өч балалары үсеп килә. Дәрәҗәгә, исем алуга омтылмый ул. Аның өчен иң мөһиме – намус белән хезмәт итү.

22 апрель көнне Рәдисне озатып та җибәрделәр. Хезмәттәшләре, якыннары, дуслары килгән иде. Рәдиснең күңеле күтәренке, йөзендә борчылу дигән әйбер күренми. Утны-суны кичкән егет, кая барганын белә. Анда да сынатмаячак. Санаулы вакыт тиз үтә. Тиздән күрешергә насыйп булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X