erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Раил Шакирҗанов иртәге көнгә ышаныч белән карый

Чәчү төгәлләнә, азык әзерләргә вакыт

 “Элек-электән миләш күп булган елны арыш уңа дип әйтәләр иде, быел миләш мул булырга  ошаган, ә арыш бик уңар кебек түгел”, – дим.

– Мин алай ук дип әйтмәс идем, – диде ул. – Технологияне үтәгән, без әйткән тәкъдимнәргә колак салган хуҗалыкларда бик матур арыш басулары бар. Бер ун көннән мин аларны күрсәтермен дә, күз генә тимәсен.

Белгеч көзге бодай белән дә шундый хәл, дип әйтә. “Игенче” ширкәте әлеге культураны иң күп игүче һәм барлык технологияләрне үтәп эшләүче. Нәтиҗәсе дә күз алдында, тәрбия алган уҗымнар бердәм күтәрелеп китте.

– Быел печән булмый, дип тә күңелне төшерәсе түгел, – ди Р.Шакирҗанов. – Ике-өч еллык люцерна басуларына карап сөенерлек.  Шул ук “Игенче” ширкәтендә люцерна 25 сантиметрга җиткән. Гомумән, күпьеллык үләннәрнең беренче катын кичекмичә җыйнап алырга кирәк. Июнь яңгырлы көтелә, икенче кат үләннәр үсү өчен шартлар уңай булачак.

Раил Шакирҗанов салкынча җәй көтелә, дип фаразлый. Җәйге эсселәр майда булды, ди.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фаразлардан эшкә күчик. 20 майга районда сабан культуралары 85 проценттан артыграк мәйданда чәчелде. “Курса МТСы”, “Казанка”, “Кызыл Яр” ширкәтләре чәчүне тулысынча тәмамлады. “Ак барс” агрокомплексы”, “Яңарыш” ширкәтләре тәмамлау алдында.

Кыр батырлары игътибар үзәгендә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 18 майда алдынгы механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хатларын, акчалата премияләр тапшырды. Бу юлы әлеге бүләкләрне “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Раил Фәйзрахманов, “Төрнәле–Пошалым” ширкәтеннән Миннур Әһлиев, “Кырлай” ширкәтеннән Рәис Габделкадыйров, “Игенче” ширкәтеннән Илнар  Ситтыйков алды.

Без элеваторны ашлык тапшырганда гына искә төшерәбез. Ә менә аның җитәкчесе Ләйсән Әһлиуллина икмәк үстерүчеләр хезмәтен яздан ук хөрмәтләргә уйлаган. 18 майда ул басуларга чыгып бер төркем механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды. Мондый бүләкләргә “Сафия” фермер хуҗалыгыннан Фәрит Ахунов, Дамир Заһидуллин, “Яңарыш” ширкәтеннән Илнур Гыйльмиев, “Курса МТСы” ширкәтеннән Илнур Галимуллин, “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтеннән Альберт Абзалов, “Казанка” ширкәтеннән Ингел Шәрипов лаек булды.

Яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов “Игенче” ширкәтеннән яшь механизатор Илназ Йосыповны, “Кырлай” ширкәтеннән Рәнис Сафиуллинны, “Тукай” ширкәтеннән Марат Зариповны, “Ташкичү” шир-кәтеннән Рәис Сәетгәрәевне, “Заря” ширкәтеннән Ринат Хисмәтуллинны, “Аю” ширкәтеннән агроном Айрат Сафиуллинны бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X