Район башлыгы «Арча хәбәрләре» журналистын бүләкләде
Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов район журналисты Ильяс Фәттаховка Рәхмәт хатын тапшырды.
Бу бүләк аның озак еллар дәвамында намуслы хезмәте һәм районның агросәнәгать комплексы эшчәнлеген объектив һәм профессиональ дәрәҗәдә яктыртуда күрсәткән югары осталыгы өчен бирелде.
Хатта район башлыгы тирән рәхмәтен белдереп, Ильяс Фәттаховка сәламәтлек, эшеңдә зур уңышлар, бәхет һәм иминлек теләгән.
"Сезгә озак еллар намуслы хезмәтегез, районның агросәнәгать комплексы эшчәнлеген яктыртуда югары профессионализм өчен тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, бәхет һәм иминлек телим", - диелгән хатта
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев