erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район башлыгы Илшат Нуриев Арча шәһәре белән таныштырачак

Татарстанда «Парклар, башлыклар,шәһәрләр» дип аталган махсус проект гамәлгә ашырыла. «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды Татарстан районнары администрацияләре белән берлектә кече шәһәрләрне үстерүгә багышланган махсус проект башлап җибәрә.

Район башлыклары халыкның сорауларына җавап бирәчәкләр, җирле паркларны күрсәтәчәкләр һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү һәм шәһәрләрне үстерү планнары турында сөйләячәкләр. 

Махсус проектта беренче шәһәр Арча шәһәре булачак. 27 сентябрьдә «Татарстан парклары» Телеграмм-каналында район башлыгы Илшат Нуриев белән Арча буйлап виртуаль йөреп булачак.

Ул этаплы төзекләндерүдән соң Зур урамының ничек үзгәрүе, Арчаның туристлар өчен кызыклы урыннар булуы,  шәһәрдә төзекләндерү аркасында нинди яңа сервислар барлыкка килүе, алдагы берничә елга шәһәрне үстерү буенча  планнар турында сөйләячәк.

Иң мөһиме - Арча районы башлыгы халыкның һәм туристларның сорауларына җавап бирәчәк. Сорауларны 26нчы сентябрьгә кадәр әлеге сылтамалар буенча калдырырга мөмкин: https://vk.com/park.tatar?w=wall-85878109_16998https://t.me/park_tatar/363

Сорауларның аерым блогы Бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсына багышланачак. Арча биредә ике тапкыр катнашты, тик 2018 елда проект җиңә алмады. Район башлыгы халыкның һәм Башкарма комитетның моңа ничек каравын һәм Арча халкына уңайлы җәмәгать киңлекләре барлыкка килсен өчен республика җитәкчелегенең нинди карарлар кабул итүен сөйләячәк. 2021 елда конкурста катнашу тәҗрибәсе турында фикер алышу булачак, анда Коммуна урамын төзекләндерү проекты җиңгән иде.

Ахырда башлык Арчада һәм Казанда яшереләчәк махсус сувенир турында да сөйләячәк. Ике яшерен урын видео йөреш вакытында яңгыраячак. Бүләкне беренче урынга килүчеләр ала алачак.

Арчадан соң башлыклар белән виртуаль йөрешләр Мамадышта һәм Лаешта узачак. Яңалыклар өчен тыңлагыз! ТР

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иҗтимагый пространстволарын үстерү программасының социаль челтәрләре:

http://t.me/park_tatar

http://vk.com/park.tatar

http://ok.ru/group/61613970882650

Сайт: http://park.tatar

 

Фото https://vk.com/park.tatar алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X