Район башлыгы җитәкчеләрдән фермаларда ешрак булуны таләп итте
26 февральдә “Кызыл Яр“ ширкәтендә терлекчелектә 2024 ел йомгаклары һәм алда торган бурычларга багышланган семинар-киңәшмә булды
Анда район башлыгы Илшат Нуриев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров катнашты.
Терлекчелектә эшләр начар түгел, әмма әле мөмкинлекләр зур. Район башлыгы җитәкчеләрдән фермаларда ешрак булуны таләп итте.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге киңәшчесе Роберт Хәйретдинов хуҗалыкларның узган елгы эш йомгаклары белән таныштырды.
2024 елда барысы 862212 центнер сөт җитештерелгән. Бу 2023 елдагыдан 15 процентка күбрәк. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Кишет“, “Ашытбаш“ ширкәтләрендә үсеш 70-35 процент. Ә “Тукай“, “Ашыт“ хуҗалыкларында сөт җитештерү шактый кимегән.
Район буенча бер сыердан уртача 8274 килограмм сөт савылган. Иң югары күрсәткеч – “Кишет“ ширкәтендә – 10684 килограмм! “Яңарыш“та шулай ук ун мең чиген узганнар – 10431 килограмм. “Северный“, “Кырлай“ ширкәтләрендә 9 мең килограммнан артык.
Терлекчелектә баш саннарыннан башка күрсәткечләр үсеш ягында. Мөгезле эре терлекләр 2023 елга караганда 329 башка кимрәк булган. 6 хуҗалык кимүгә юл куйган. Шул ук вакытта “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәтендә – 311, “Кишет“тә – 230, “Казанка“да 139 башка арттырганнар.
Терлекләрнең баш санын арттыру юллары күп түгел, моның өчен бозау алуны яхшырту яисә таналар сатып алу, үлемне киметү кирәк. “Ак барс“ агрокомплексы“, “Ашытбаш“, “Кишет“ хуҗалыкларында узган ел 638, 172, 128 бозауны күбрәк алганнар. Өч хуҗалыкта 2023 ел дәрәҗәсендә, сигез хуҗалыкта кимү ягында.
Республика ветеринария лабораториясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Һашимов терлекләрдән мул продукция алу юллары турында үтемле итеп сөйләде.
Башка күп тармаклардагы кебек авыл хуҗалыгы да эшче көчләргә кытлык кичерә.
Лаеклы хезмәт хакы түләмәгән хуҗалыкларда әлеге проблема кискенләшә барачак. Район башлыгы Илшат Нуриев бу турыда һәр киңәшмәдә кисәтә.““Казанка“ ширкәтендә уртача хезмәт хакы 72 мең сум, – диде ул. – Шул ук вакытта моның яртысын гына түләүче хуҗалыклар да бар“.
Илшат Нуриев 2024 ел йомгаклары буенча җиңүче хуҗалыкларга бүләкләр тапшырды. “Северный“ ширкәте – беренче, “Кишет“ – икенче, “Яңарыш“ ширкәте өченче урында.
Семинарда катнашучылар соңыннан “Кызыл Яр“ ширкәтенең яңа төзелгән сөт-челек комплексын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев