erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Район башлыгы танышуны «Яңарыш» ширкәтеннән башлады

Район башлыгы танышуны «Яңарыш» ширкәтеннән башлады

Арча районы башлыгы Алмаз Хисаметдинов 5 апрельдә «Яңарыш», “Курса МТСы”, “Ак барс” агрокомплексы” хуҗалыкларында булды.

Район башлыгы «Яңарыш» ширкәтендә терлекчелек комплексында эшләр барышы белән танышты, киләчәккә планнар белән кызыксынды. Кәче фермасында сыерларны робот белән саварга әзерләнәләр.

«Яңарыш» ширкәте басуларында дүрт агрегат дым каплауда эшли. Инде сый алырга өлгергән уҗымнар күтәрелеп килә.

“Курса МТСы” ширкәтендә район башлыгы яңа төзеләчәк сөтчелек комплексы урынын карады. Басуларда 5 тырма агрегаты эшли.

“Ак барс” агрокомплексы” сөт саву буенча районда алдынгы урында бара. Хуҗалык җитәкчесе Ленар Абдуллин эшләр барышы белән таныштырды.

Алмаз Хисаметдинов урыннарда булганда җитәкчеләр, белгечләр белән очрашты, киңәшләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев