Район башлыгы Түбән Мәтәскә мәктәбендә
Кызыклы очрашу.
Бүгенге көн мәктәп укучысы - туган районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында уйлана торган буын. Шушы юнәлештә, районыбыз җитәкчеләре дә укучылар белән даими очрашып, аларның фикерләрен өйрәнеп, алга таба эшләү өчен, үзләренә бурычлар билгелиләр.
Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбенең 9-11 нче сыйныф укучылары белән очрашты һәм районыбызның икътисади үсеше белән таныштырды. Илшат Габделфәрт улы районның иң зур тармагы булган авыл хуҗалыгы, төзелеш, сәүдә үсеше, районның уртача хезмәт хакы, промышленность паркы турында сөйләде. Ул районның икътисади үсеш мәсьәләләренә, район халкын сөендерә торган яңа проектларга тукталды. Очрашу ахырында балалар Илшат Габделфәрт улына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм төгәл, ачык җаваплар алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев