erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Арча» радиосы белән берлектә «Гашыйклар тукталышы»н уздырды

Гашыйклар көненә багышлан «Гашыйклар тукталышы» проекты быел Арчада икенче тапкыр оештырылды

Мәдәният йорты хезмәткәрләре очраклы рәвештә туры килгән алты кешене истәлекле бүләк биреп куандырды бүген. Бүләк алу өчен көн дәвамында "Арча" радиосын тыңларга һәм алып баручы әйткән урынга беренче булып барып җитәргә генә тиеш иде. 

"Гашыйклар тукталышы" уены иртәнге 8 сәг. 30 минутта башланды һәм көндезгә сәгать бергә кадәр дәвам итте. Район мәдәният йорты җитәкчесе Рамил Мөхетдинов "Арча" радиосы студиясендә туры эфирны алып барды һәм радиотыңлаучыларны проектның шартлары белән таныштырды. Шул ук вакытта ул Арча урамнарында "эшләүче" хезмәткәрләре белән дә элемтәдә торды. Алар алып баручыга үзләренең Арчаның кайсы урынында урнашканнары турында хәбәр биреп, беренче булып килүчеләргә бүләкләр тапшырды һәм җиңүчеләргә радиоэфир аша турыдан-туры якыннарына мәхәббәт сүзләрен җиткереп, бәйрәм белән котлау мөмкинлеген бирде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчаның алты тукталышында, алты райондашыбыз Гашыйклар көне уңаеннан бүләкләрен алдылар. Араларында төнге сменадан Казаннан кайтып килүчеләр дә, эшкә ашыгучылар да, тукталыш турында ишетеп, барган җирләреннән бүләк алу өчен кире борылучылар да бар иде. Һәркайсы белән радио аша туры элемтә булдырылды.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X