erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә.

27 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Тулган ай күк түгәрәктер Әнкәйле дөнья гына..." дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бирегә хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр җыелган иде. Залны тутырып утыручы тамашачы һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды. 

Бөек исемене йөртүче гүзәл затларны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Гатиятов котлады. Күп балалалы әниләргә, республикада зур җиңүләр белән танылган райондашларыбызга чәчәк бәйләме, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина да котлау сүзләрен җиткереп, "Ана" исемен йөртүче хатын-кызларга рәхмәт әйтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бәйрәм чарасы турында тулырак газетабызның киләсе саныннан укый алачаксыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X