erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район мәдәният йортында «Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем» уены узды

21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Арча район Мәдәният йортында квест-уен үткәрелде

"Дөньяда иң матур тел - ул минем туган телем" дип исемләнгән квест-уенны укучылар өчен районыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән иде. Татар халык киемнәреннән киенгән алып баручылар катнашучыларны һәм җанатарларны татар телебездә сәламләп, телләрне саклауның мөһимлеген ассызыклап үттеләр. Аралашуны алар "Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр" дигән мәкаль белән башлап, катнашучыларны уенның кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Чарада Арчаның 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты. Егет-кызлар ике төркемгә бүленеп, үзләренең туган телләрен белү буенча белемнәрен тикшерделәр. Аларга сүз байлыгы гына түгел, тарихи белемнәр дә, логик фикер йөртү дә кирәк булды. 

Иң элек командалар үзләренә исем уйладылар. "Яшьлек" һәм "Дуслык" командалары арасында биш тур дәвамында акыл көрәше барды. 

Беренче тур интеллектуаль сораулардан торды. Экранда чыккан ун сорауга җавапларны катнашучылар кәгазь битләренә язды. Сораулар янында бирелгән җаваплар арасыннан алар бер дөресен сайларга тиеш иде. "Күрсәтелгән сүзләрнең кайсысының рус теленә тәрҗемәсе юк? Татар алфавитында хәрефләр саны русныкы белән чагыштырганда күпмегә күбрәк? Әлеге сүзләрнең кайсысы рус теленә татар теленнән кермәгән?" кебек сораулар бар иде. 

Икенче турда экранда язылган җөмләләргә укучылар "әйе" яки "юк" дип кенә җавап бирергә тиеш иделәр. 

Өченче турда командаларга рәсемнәр һәм эмодзилар белән бирелгән мәкаль-әйтемнәрне сүз белән язарга дигән бирем бирелде. "Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән керми", "Хәрәкәттә - бәрәкәт", "Ир - баш, хатын - муен", "Энә дә бүләк, дөя дә бүләк" һәм башка мәкаль-әйтемнәрне танырга тиеш иде укучылар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Алдагы турда рус телендә бирелгән фразеологизмнарны катнашучыларга татар телендә язарга кирәк иде. Мәсәлән, "Сладкоречевый, хорошо подвешан язык" дигән сыйфатларга ия кешене татар телендә ничек дип атыйлар? кебек сораулар яңгырады. 

Соңгы турда тарихи фактлар һәм татар милләтенең гореф-гадәтләре белән бәйле сораулар тәкъдим ителде. 

Һәр турның җавапларына жюри әгъзалары бәя биреп барды һәм уен ахырында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ләйлә Хәкимова гомуми нәтиҗә ясады. "Уенда катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Бүген үзегезнең осталыгыгызны, белемегезне, халкыбызның телләрен ни дәрәҗәдә белүегезне күрсәттегез. Киләчәктә дә саф татар телендә аралашып, телебезне үстереп, кадерләп, аны киләчәк буыннарга тапшырырга насыйп булсын. Бу безнең өчен аеруча да мөһим. Чөнки без бөек Тукай төбәгеннән", - дип, катнашучыларга мөрәҗәгать итте ул. 

Биш турның гомуми нәтиҗәсе буенча, ике балл гына аерма белән "Дуслык" командасы җиңү яулады. Һәр ике командага да диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.   

Интеллектуаль чара татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X