erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район педиатры Алсу Кузнецова: «Урамда авыз белән түгел, борын белән суларга кирәк»

Әңгәмәдәш – район педиатры Алсу Кузнецова

- Алсу Альбертовна, кышкы салкыннар җитте. Бүген балалар бигрәк тә нинди чирләр белән авырый? Телевизордан йогышлы инфекция чире – коклюш турында да сөйлиләр...
– Грипп, салкын тиюләр, коронавирус та бар. Сирәк кенә булса да, коклюш чире дә ачыклана. Салкын тиеп, вируслы чирләр белән алай күпләп авырыйлар дип әйтә алмыйм. Кышкы чорда гадәти салкын тиюләр, вируслы инфекцияләр белән авырулар күзәтелә. 
– Бу арада салкын көннәр булды. Вируслы инфекцияләр салкынны яратмый, дип беләм.
– Коры салкын көннәрдә вируслы инфекцияләр кими төшә. Алар салкынны яратмый. Гадәттә инфекцияләр салкынча-җылы, дымлы мохиттә үрчи. 
– Ә ни өчен салкын һава торышында мәктәпләрдә укуларны туктатып торалар? Хәзер бит мәктәпләр җылы. Әти-әниләрнең күбесе балаларын машина белән йөртә яки аларны автобусларда китерәләр.
– Мәктәпкә җәяү йөргән балалар да бар. Аерата салкыннарда мәктәпләрдә укуларны туктатып торалар. Өшүләр булмасын өчен. Юлда мәктәпкә барганда бит, борын, колак яфраклары, бармаклар өшергә мөмкин. 
– Сулыш юллары өчен зәмһәрир салкын һава зыянлы түгелме? Салкында сулыш алулары бик үк рәхәт түгел бит.
– Юк, зыянлы түгел. Салкын һава турыдан-туры үпкәгә төшми. Урамда авыз белән түгел, борын белән суларга кирәк. Салкыннан беренче сак-лану чарасы – ул борын. Борын ул бер-берсенә бәйләнгән куышлыклар челтәреннән тора. Үпкәгә һава җылынып төшә. Ә авыз белән суласаң, авызга кергән салкын һава җылынып өлгерә алмый. 
– Ә ни өчен салкыннар җиткәч, ешрак авырыйлар?
– Көзен һәм кышын вируслар бигрәк тә актив булалар. Кышкы көннәрдә балалар һәм зурлар да күп вакытларын ябык, кеше күп булган урыннарда үткәрәләр. Мәсәлән, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, кинозалларда һ.б. Ә мондый урынннар вируслар һәм бактерияләр үрчү өчен бик кулай.
– Урамда артык салкын көннәрдә суык тиюдән ничек сакланырга? 
– Кабатлап әйтәм, борын белән суларга кирәк. Бу олыларга да кагыла. Борын һәм авызларны шарф белән капларга – бу исә сулый торган һаваны азрак җылыта. Һәм җылы итеп киенергә.
– Бала йөткерә башласа, шунда ук табибка йөгерергәме?  
– Бигрәк тә яшь балада (1 яшькә кадәр) салкын тию билгеләре (температура, йөткерү һ.б.) булса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомумән, бала нинди генә яшьтә булса да, табибка күренмичә, баланы үзлегеңнән дәваларга ярамый.
– Авырмас өчен киңәшләрегез.
– Кышын балалар күбрәк саф һавада булсыннар. Уйнасыннар, йөгерсеннәр, чанада, чаңгыда шусыннар. Чыныккан организм авыруларга бик бирешми. Грипп белән авырмас өчен вакцина ясату иң нәтиҗәле чара. Бүлмәләрне ешрак җилләтеп торырга һәм тиешле дымлылыкта тотарга кирәк. Бүлмәләрдәге артык коры һава шулай ук сулыш юллары өчен әйбәт түгел. Әгәр дә бүлмәдә дымлылыкны нормада тотучы җайланма юк икән, су тутырылган савыт куярга була. Дөрес итеп туклану шулай ук бик әһәмиятле. Үзебезнең бакчаларда үскән яшелчә, җиләк-җимеш, ботка, итле ризыклар, балык, шулпалар... Баллы ризыкларны чикләргә. Баллы камыр ризыкларын, конфетларны татлы җиләк-җимеш белән алмаштырырга.
– Баласы ботка, ит, бәрәңге яратмый, яшелчәне кабып та карамый  диючеләргә ни диясез? 
– Баланы ризык ашый башлаган вакыттан файдалы ризыкларны ашарга өйрәтергә кирәк. 
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X