erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район Советы утырышлар залында Казан табиблары белән киңәшмә булды

Киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашты

Табибларның чыгышын тыңларга авыл җирлекләре башлыклары, медицина хезмәткәрләре, фельдшер-акушерлык пунктлары шәфкать туташлары килде. Казаннан “Республика клиник наркология диспансеры”ның баш табибы Ренат Уткельбаев, аның урынбасары Чулпан Бәдретдинова, “Төбәкара клиник-диагностика үзәге”нең дәвалау эше буенча генераль директор урынбасары Наталья Стекольщикова кайтты. 

Район башлыгы Илшат Нуриев табибларны сәламләп, рәхмәт әйтеп, халык өчен бик кирәкле эш башкаруларын ассызыклап үтте. Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов районда наркология авыруларын булдырмау, аны ачыклау һәм дәвалау буенча нинди эш алып барулары турында сөйләде. “Арча поликлиникасында психиатр-нарколог авыруларга хезмәт күрсәтә. Соңгы елларда наркология буенча саннарга күз салсаң, районда хәл тотрыклы, әмма наркотик матдәләр һәм психотропик әйберләр кулланучылар саны артуга киткән, – дип сөйләде баш табиб Рифат Илшатович. – 2023 елның 1 сентябренә районда наркологта 264 кеше исәптә тора. Шуларның 52се наркотик чаралар куллану сәбәпле. Узган ел шушы чор эчендә 39 кеше исәптә торган. Авырулар гадәттә психиатр-нарколог, үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсе аша районның эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә ачыклана. Авыр хәлдәгеләр хастаханәнең реанимация бүлегендә дәвалана. Быелның 8 аенда наркотик матдәләр белән агулану очраклары теркәлмәде. Махсус дәва кирәк авырулар Казанга наркология диспансерына озатыла. Быел ярты елда Казанга дәваланырга 10 кеше озатылды. Шуларның дүртесе наркотик матдәләргә, алтысы алкогольгә бәйле авырулар. Наркотик матдәләргә, алкогольгә бәйлелекне булдырмас өчен мәктәпләрдә, һөнәр алу йортларында без даими рәвештә аңлату эшләре алып барабыз, тест үткәрәбез. Балигъ булмаган балаларның эшләрен карау-чы комиссия утырышларында катнашабыз. Социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләр белән профилактик эш алып барабыз. Казан наркология диспансерына дәваланырга җибәрәбез. 2023 елның 1 сентябренә алкоголизм белән 212 кеше исәптә тора, шуларның 49ы хатын-кызлар. Бер кешенең спиртлы эчемлектән агуланудан гомере өзелде”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Начар гадәтләргә ияләнмәс, бирешмәс өчен яшүсмерләр, яшьләр арасында спорт, сәламәт тормыш рәвеше алып бару турында да сүз булды. Районда сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләр күп. Арча стадионы, Казансу паркындагы тренажерлар, йөрү-йөгерү юллары, күл, бассейн, Боз сарае, Арча спорт комплексында, авыл мәктәпләрендә төрле спорт секцияләре – бар да балалар, яшьләр, гомумән, кеше өчен эшләнгән.
Казаннан кайткан “Республиканың клиник онкология диспансеры”ның баш табиб урынбасары Алфир Хисаметдинов медицина тикшерүен даими үтеп торырга куша. Иртә ачыкланган онкология чире дәвага тизрәк бирешә, диде ул. Анализга биргән тизәктә яшерен кан билгеләре ачыкланса, колоноскопия үтәргә, ягъни эчәклекләрне тикшертергә кирәклегенә басым ясады. Онкология чирләре буенча беренче урында эчәк авырулары тора, икенче урында – күкрәк чире. Арча поликлиникасында ФГДС, маммография үтү мөмкинлекләре бар.

“Авылларда фельдшер-акушерлык пунктларына кеше нинди мөрәҗәгать белән килсә дә, аның тәненә, йөзенә игьтибар итегез, хатын-кызларның күкрәген тикшерегез, үзгәрешләр булса, табибка җибәрегез. Һәрбер кешенең исәнлеге өчен көрәшегез!”, – диде Казан онкологы. 
Монысы табиблар киңәше. Ә кешенең үзеннән торганы – булган сәламәтлегеңне саклау, даими медицина тикшерүе үтү.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X