erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Район Советы утырышы

Карарлар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

14 ноябрьдә дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы 33нче утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.

Утырышта “Арча муниципаль районының 2024 елга һәм 2025-2026 елларның планлы чорына бюджет проекты турында“, “Арча муниципаль районының 2023 елның 9 аенда бюджеты үтәлеше турында“гы һәм район тормышына  кагылышлы мәсьәләләр каралды, элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертелде. Карарлар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.

Район башлыгы Илшат Нуриев актив җәмәгать эше, һөнәри эшчәнлектәге уңышлары өчен Арча район Советы  аппараты җитәкчесе Галимуллин Радик Наил улына Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәтен, Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә керткән өлеше һәм озак еллар намуслы хезмәте өчен район Советының икътисад һәм финанслар бүлеге җитәкчесе Галимуллина Гүзәл Харис кызына “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хатын, профсоюзда актив җәмәгать эшчәнлеге өчен район башкарма комитеты аппаратының шәһәр төзелеше һәм архитектура буенча секторының баш белгече Голубева Диана Владимировнага, район Советы аппаратының оештыру-гомуми бүлеге баш белгече Гарифҗанова Ләйсирә Исмәгыйль кызына, Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Лотфуллин Фәнил Фәнәвил улына, яшьләр эшләре, спорт  һәм туризм буенча бүлекнең баш белгече Хәертдинов Фәрдүс Фарух улына Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләре һәм Россия Федерациясе җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләре профсоюзы республика комитетының Рәхмәтен тапшырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Илшат Нуриев 2023 елның 26 октябреннән безнең районда эшчәнлеген башлап җибәргән социаль координатор ярдәмчесе Латыйпова Алинә Илдар кызы белән таныштырды. Билгеле булганча, Россия Федерациясе Президенты Указы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча Дәүләт фонды булдырылган иде һәм ул 2023 елның 1 июненнән эшчәнлеген башлап җибәрде. Әлеге фонд махсус хәрби операциядә катнашкан  сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, һәлак булучыларның гаиләләренә адреслы булышлык күрсәтәчәк. Алар белән махсус уку үткән социаль координаторлар эш алып барачак.

Алинә Илдаровна өлешчә мобилизациянең беренче көннәреннән районда “Без бергә“ дигән волонтерлык хәрәкәтендә катнашучы буларак билгеле. Аның ире махсус хәрби операция зонасында лаеклы хезмәт итә. Алар гаиләсендә ике бала үсә. “Алинәгә эше өчен рәхмәт әйтәбез, уңышлар телибез, безнең сугышчылар барысы да тизрәк гаиләләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар!“ – диде район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X