erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда аны белмәгән хатын-кыз юктыр

Сөмбелә Хәбибуллина 40 еллык хезмәт стажы булган шәфкать туташы

Укуын тәмамлап кайткач, бер ай ял итәргә дә өлгерми Сөмбелә. Эш белешергә генә барган кызга шул ук көнне төнге сменага чыгарга кушалар.  Бу вакыйгага инде күп еллар үткән. 
Иске  Кырлай авылы кызы ул. Гади крестьян гаиләсендә өч малайга бер кыз, төпчек кыз булып дөньяга килә. Тырыш, яшенә күрә чая да, җитди дә бала булып үсә. Мәктәптә бишкә генә укый. Сигезенче сыйныфтан соң Казан медицина училищесына укырга керә.
– Кечкенә чагымда авырып китеп ике тапкыр хастаханәдә ятарга туры килде. Шунда шәфкать туташларына карап сокландым. Беренче, өченче сыйныфта булды ул. Әнисез үзебез генә ятабыз. Елмаеп киләләр, баштан сыйпап китәләр, хәлләрне белеп торалар. Шунда балалар бүлегендә шәфкать туташы булу теләге туды, – диде Сөмбелә. – Мәктәптә бик тырышып укыдым. Имтихансыз керү өчен. Мин үзебезнең мәктәпне бик көчле белем бирде, дип әйтә алмыйм. Аннан авыл баласы, рус теле дә бик яхшы түгел. Имтиханны бирә алмасам, ничек авылга кайтып күренермен, дип борчылдым. Әни дә ярага тоз салгалап куйды. “Укырга керә алмасаң, әнә фермада сыер саварсың”, – дия иде. Белә бит минем күп сыерлардан шүрләгәнне. Бик тырышып укыдым. Значок та алып чыктым әле. Ул вакытта бик яхшы өлгереш өчен бирәләр иде аны. Училищеда инде уртача укыдым. Әмма өчле алмаска тырыштым. Беренчедән, ояты ни тора. Авылда бишкә генә барды, монда өчкә укый, диячәкләр иде. Икенчедән, өчле булса стипендия бирмиләр. 30 сум булса да, ул чакта зур акча иде.

Шулай өч ел үткәнен сизми дә кала кыз. Практикага Әзәк авылыннан Гөлүсә, Ташкичүдән Нәсимә белән бергә Арча хастаханәсенең балалар бүлегенә кайта. Гөлүсә белән мәктәптә дә бергә укый, училищега китә, Казанда фатирда тора, Арчага да кайта, бер-бер артлы кияүгә дә чыга алар. Ә кулына диплом алып кайткач, кызны шунда ук хастаханәгә алып та калалар. 
– Кеше кебек бер ай түгел, егерме көн генә ял итәргә өлгердем, – диде Сөмбелә. – Шул ук көнне кичке җидегә эшкә чакырдылар. Авылга кайтып өсләрне генә алышып, ак халатымны эләктереп килдем дә, шәфкать туташы вазыйфасын үти дә башладым. Балалар бүлегендә. Әмма декрет ялыннан чыккач, хатын-кызлар консультациясенә процедуралар ясау кабинетына куйдылар. 2003 елда поликлиникага гинекология ягыннан медосмотрлар үткәрү кабинетына күчерделәр. Анда эшли башлаганга да егерме ел инде.
Сөмбеләне районда белмәгән хатын-кыз бар микән? Юктыр, мөгаен. Һәм һәрберсе аны мактап телгә ала. Җитди, үз эшен яхшы белә, киңәшләрен бирә, аңлата. Аның белән аралашуы да җиңел, җайлы. Бервакытта да кире борып чыгармый ул, аягында көчкә басып торырлык итеп арса да, эш сәгатем бетте, дип көтеп торган кешеләрне калдырып кайтып та китми.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Монда, бәлкем, гаиләдә тынычлык булу, иреңнең сине аңлый белүе дә роль уйныйдыр. Чөнки бу яктан Хәбибуллиннар икесе бербөтен кебек яши. Аларга сокланып туя алмаслык. 
– Практикага кайткан вакытта авылга Иске Төрнәледән концерт белән килделәр. Вокаль-инструменталь ансамбль бар иде аларда ул чакта. Шунда Илдуска күз төшкән иде. Тик ул чакта кем икәнлеген белә алмадым, аннан онытылды. Күпмедер вакыттан соң ул мине озата килде. Башта танымадым, аннан теге егет булуын белдем. Язмыштыр инде. Очраша башладык. Көзен армиягә озаттым, янына да барып кайттым, кайткач та ел ярым йөрдек, аннан өйләнештек.
– 1986 елда әти үлеп китте. Без өч малай калдык. Шунда әни өчебезнең берсенә өйләнергә кушты. Олы абый авыру иде, икенчесе йөргән кызым да юк, дип котылды, миңа өйләнергә туры килде, – диде Илдус гадәттәгечә шаяру катыш.
– Минем дә абый өйләнмәгән иде әле. Егерме көн эчендә язылышып та куйгач, авылда төрле сүзләр дә йөрде, – дип кушылды Сөмбелә көлеп. – Ике көн туй иттек. Авылда төп йортта яши башладык. Ә улыбыз Илназ тугач, Арчага күчеп йорт салып чыктык.
Шул вакыттан алып алар Арчада. Уллары Илназ өйләнеп, хатыны Гөлназ белән Илинә белән Солтанны үстерә. Алар да әниләре яныннан чыгып китмәгән. Сөмбелә белән Илдус 13 ел инде Сөмбеләнең әтисен тәрбияли. “Әни үлгәннән соң үзебезгә алып килгән идек”, – ди Сөмбелә. Әнә шундый нык характерлы, изге күңелле, эчкерсез ханым инде ул Сөмбелә Хәбибуллина. Эшендә дә мактаулы, гаиләдә дә яхшы кыз, хатын, әни, әби.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X