erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районда быел бөҗәкләр чагудан ике кешенең гомере өзелде

Бу хәбәрне ишетүгә без Пүчинкә-Поник авылына чыгып киттек. Җитди хәл. Вакыйганы өйрәнергә, башкаларга сабак булсын өчен хәлнең ничек булганын ачыкларга һәм белгеч киңәшен тыңларга.

Башкалар белән дә мондый фаҗигаләрне булдырмаска иде.  Беренче очрак 17 июльдә Казиле авылыннан 42 яшьлек Резедә Гыйләҗиева белән булды. Җиләк җыярга баргач, күзен ниндидер бөҗәк чагудан хәле китеп, шуннан савыкмаган. Ике баласы ятим калды. Бу турыда республика, район матбугаты язды. Сүзебез дога булып барып ирешсен. Икенче очрак 4 сентябрьдә Пүчинкә-Поник авылыннан 52 яшьлек Фидаил Ибраев белән була.

Пүчинкә-Поник авылына барышлый иң элек юл уңаендагы Ташкич авылыннан Фидаилнең апасы Фәнисәгә тукталдык. Безне күрүгә Фәнисәнең күзеннән яшьләр бәреп чыкты. “И-и, энем җаным, әйбәт иде, әрәм булды...”,– диде ул. Фәнисә белән алдан телефон аша сөйләшкән идек инде. Бик ачык хатын булып чыкты ул. “Сезгә нәрсәгә инде ул?” – дип каршы да килмәде, төксе дә сөйләшмәде. Бергә Пүчинкә-Поник авылына юл тоттык. Юлда сөйләшеп бардык. “Өйләнмәде, – дип сөйләде Фәнисә. – Йөргән кызы бар иде. Кунак кызы. Нәрсәгәдер бергә булмадылар. Миңа аннан башка кеше кирәкми, диде. И-и, чиста иде җаным. Идәнгә бер чүп төшсә дә алыр иде...”.

Бик тиз килеп җиттек. Юл уңае гына бит. Безне Фидаилнең әнисе Хәмсәнә апа һәм апасы Хәлисә кызы Айгөл һәм улы Наил белән каршы алдылар. Күрешкәч, фаҗига булган урынга – арт якка чыктык, бәрәңге бакчасын, тиреслекне карадык. “Сәгать көндез 3 белән 4 арасында булды бу хәл, – дип сөйләде мәрхүмнең апасы Хәлисә. – Бәрәңге алып бетердек тә, әйдә бу тиреслектәге алабуталарны да йолкыйк инде дип, шунда барып ябыштык. Ә аннан бер көтү бөҗәк очып чыкты да безгә ташланды. Иң катысы Фидаилгә эләккәндер инде, ул бөҗәкләрдән котылырга теләп болгана-болгана күршеләргә таба чапты. Миңа да, әнигә дә, кызга да эләкте. Лапаска кереп качтык. Фидаил дә керде. Хәле авырайды. Иреннәре, авыз эче шеште, сулыш алуы авырлашты...”. Ташкичтән шәфкать туташы Резедә Әскәрованы да алып менәләр. “Килүгә беренче ярдәмне күрсәттем, ясалма сулыш та ясадым, әмма соң иде инде...”, – дип сөйләде Резедә ханым. –  Бер авыртканы булмады, акыллы, матур кеше иде. Арчадан ашыгыч ярдәм бригадасы да килеп җитте. Алар да бик тырышты. Әмма... йөрәк яңадан эшләп китә алмады. Диагнозы “кинәттән йөрәк үлеме” дип язылган. Шөпшә чагудан өйгә кереп егылган Хәмсәнә апаны оныгы Айгөл белән ашыгыч ярдәм машинасы Арчага алып китте... Шөпшә һөҗүменә үземнең дә эләккән бар. Тизрәк өйгә кайтып үземә үзем беренче ярдәмне күрсәттем. Адреналин кададым, преднизолон... Хәзер куркыныч вакыт: шөпшә һөҗүменнән сак булырга кирәк. Тиресләрне, бакча үсемлекләре өемнәрен салкыннар башлангач кына кузгатырга кирәк”. “Без Арчада тиешле медицина ярдәме алып, кичкә өйгә кайтып та җиттек”, – диде онык Айгөл.

Фидаил Үрнәктә шоферлыкка укый. Шофер булып та эшли. Армиядә хезмәт итеп кайта. Соңгы вакытта фермада эшләгән. “И-и, җаным, көтүгә чыгар иде, кешегә мал суярга йөрде, нәрсә кушсалар – шуны эшләр иде, – дип искә алып утырды өйдәгеләр. –  Ул көнне алган бәрәңгене йөгерә-йөгерә тизрәк ташып бетерергә тырышты. Хәтта икешәр капчык күтәреп ташыды. Кая ашкынгандыр...”.

–Беркөнне мал суеп кайткач, азрак салган иде, әни кочакла әле, диде, шул вакытта ник кочакламадым икән, – дип елый әнисе.

Без килгәч, әтиләре Гарәфетдин караваттан тормады. “Тавышсыз гына елап ята инде ул”, – диделәр. Олы кеше, шулай ята-тора йөри икән инде ул. Хәмсәнә апа Апаз авылыннан булып чыкты. “Мине урлап алып кайттылар”, - дип сөйләде ул.  “Сез яшь вакытта бик чибәр булгансыздыр”, -- дим. “Фидаил дә әни кебек матур иде”, – дип сүзгә кушылды кызлары. “Өч бала үстердек. Гарәфетдин бригадир. Мин гомерем буе фермада эшләдем, – дип сөйләде Хәмсәнә апа. – Алдынгы булдым. Авыл советы, район советы депутаты булып тордым. Бүләкләрем күп. “Урал” мотоциклына кадәр бирделәр”. “Әни безнең эш аты инде ул”, – дип куәтләп алды кызлар.

Өйдә ак зур мич тора. Кабарт-ма, коймаклар пешә ул мичтә. “Безнең әни кебек күзикмәк пешерүче юк. Бәрәңгегә каз ите кыздырып сала – телеңне йотасың...”, – ди кызлары. Табын артында Фидаил генә булмас инде... Якыннарына сабырлыклар телибез. Ә хәзер белгеч киңәшен укыгыз.

Сак булыйк!

Әңгәмәдәш - район табибы Индира Урманова.

- Индира Зөфәровна, безнең районда элпә канатлы бөҗәкләр тешләүдән үлгән ике очрак булды. Берсе табигать кочагында умарта корты (шушы бөҗәкме — төгәл генә әйтеп булмый) тешләүдән, икенчесе үз бакчасында шөпшәләр һөҗүменнән санаулы минутлар эчендә үлеп киткән. Мондый фаҗигаләр булмасын өчен иң беренче чиратта нишләргә кирәк?

– Кеше үзендә элпә канатлы бөҗәкләр (умарта корты, шөпшә, төклетура һ.б.) тешләвеннән аллергия бармы—юкмы белергә тиеш.  Белми икән – моны ачык-лау өчен аллергологка барырга кирәк.

–Бөҗәкләр тешләвеннән аллергия барын белгән очракта табигатькә чыкканда үзең белән нәрсә алып чыгарга?

–Һәрвакыт кешенең үзе белән аллерголок биргән паспорты булырга тиеш. Нәрсәгә дә булса аллергиясе булганнар махсус дәвалау курсы үтә һәм табиб кушканнарны үти. Ул инде кайчан нинди препарат кулланасын белә. Бигрәк тә табигатькә чыкканда үзе белән аптечка, шприц һәм кирәкле даруларын алырга  тиеш. Һәм өендә дә бу препаратлар булсын. Бөҗәкләр теләсә кайда, үз бакчаңда да, тешләргә мөмкин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Әгәр дә кеше бал корты, шөпшә һ.б. тешләүдән үзендә аллергия барын белмәсә? Бөҗәк дигәнең күпләп чагарга да мөмкин бит! Аллергиягә каршы дару эчеп җиләккә барыргамы?

–Бөҗәк (бал корты, шөпшә һ.б.) тешләүдән, анафилактик шок булып, үлем бик тиз 10-12 минут эчендә килергә мөмкин. Аллергиягә каршы антигистамин препаратлар эчеп барган очракта ул организмның көрәшү процессын озынайтырга һәм беренче медицина ярдәме күрсәткәнче кешене үлемнән коткарып калырга мөмкин.

Реклама

–Авыр очракларда күрсәтелгән беренче медицина ярдәме – ул нәрсәләрдән гыйбарәт? Кеше табигатьтә генә түгел, үз бакчасында да егылып үләргә мөмкин бит.

–Авыр очракларда-анафилактик шок вакытында кан басымы кинәт кенә төшеп китә. Һәм шулай ук нервы, сулыш һәм йөрәк-кан юллары системасы эшчәнлеге бозыла. Кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтергә кирәк. Венага адреналин җибәрелә, преднизолон кадала һ.б. Венага даруны җибәрү мөмкинлеге юк икән инде, ул вакытта андреналин мускулга ясала. Безнең районда булган ике очракта да тиз арада медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге булмаган.

–Табигать кочагына барганда киңәшләрегез?

–Табигатькә чыкканда бөҗәкләрне үзенә тарта торган көчле исле хушбуйлар сипмәскә, кремнар сыламаска, ачык төстәге чәчәкле киемнәрне кимәскә, баллы, татлы ризыкларны алмаска тырышырга кирәк. Чирәм өстеннән яланаяк йөрмәскә. Җирдә нәрсә булмас?! Бөҗәкләр очып килә икән инде, кулларны болгамас-ка, чәбәләнмәскә, чапмаска, үзеңне тыныч тотып, ул урыннан китәргә тырышырга кирәк. Башны капларга киңәш ителә.

– Элпә канатлы бөҗәкләр тешләгәч нишләргә?

– Бөҗәк угын калдыра икән инде, иң башта угын алырга. Ул урынны  водород перекисе, йод, зеленка яки спирт белән дезинфикцияләргә. Чаккан урынга салкын әйбер куярга. Токсиннар чыксын өчен күп итеп су эчәргә. Аллергиягә каршы дару кабул итәргә кирәк. Чаккан урынны кашырга ярамый, инфекция керергә мөмкин. Гаиләдә аллергиягә каршы дарулар тотарга киңәш ителә. Нәрсә булмас!

– Һәм өйдәге аптечкада адреналин уколы, преднизолон тотарга кирәк! Һәм аларны табигатька чыкканда үзеңнән калдырмаска. Бәладән башаяк!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X