erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Районда тәрбия эшенең торышы һәм яшьләр берләшмәләренең эшчәнлеге каралды

Утырышта район мәктәпләре директорлары катнашты

Арча районында тәрбия эше, «Алдынгылар хәрәкәте»н үстерү, районның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча район башлыгы каршындагы Советының 2 нче утырышы узды. Аны Арча районы башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова алып барды.

Утырышта мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм остазлары эшкә йомгак ясадылар. Балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары үсеше шартларында үсеп килүче буынны тәрбияләүдә барлык структураларның үзара хезмәттәшлегенең мөһим аспектлары турында фикер алышынды.

Арча районында “Алдынгылар хәрәкәте” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лия Ильина 2022 елдан бүгенге көнгә кадәр бу юнәлеш буенча нинди эшләр башкарылуы, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре турында сөйләде, киләчәккә планнар белән таныштырды. 

- Бүгенге көнгә «Алдынгылар хәрәкәте»нең район буенча 38 башлангыч бүлеге бар. Аларга ике урта һөнәри белем бирү, ике өстәмә белем бирү оешмасы һәм сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлеләре чикле балалар өчен интернат мәктәбе дә керә. Хәрәкәттә 4146 кеше: 3633 укучы һәм 513 остаз. Арчаның 10нчы һәм 11нче балалар бакчалары белән эшлибез. 2025 елдан Арча спорт мәктәбенең футбол һәм йөзү секцияләре белән эшли башладык. Волонтерлык эше һәм сәламәт яшәү рәвеше бергә барырга тиеш дип саныйбыз. Инде бүгеннән балаларның җәйге ялын оештыру турында уйлыйбыз. Узган ел районыбызда булган «Ура, авылга!» лагерен быел Яңа Кенәр, Түбән Мәтәскә һәм Наласа авылларында оештырырга планлаштырабыз, – диде ул. 

 «Алдынгылар хәрәкәте» оешмалары аеруча актив эш алып барган Лесхоз урта мәктәбе һәм Арчаның 11нче балалар бакчасы җитәкчеләре эшчәнлекләре һәм ирешкән уңышлары турында чыгыш ясады. Лесхоз, Яңа Кенәр, Яңа Кырлай урта мәктәпләре һәм 11нче балалар бакчасына рәхмәт хатлары тапшырылды.   

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев