erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Райондашларыбыз - дәрәҗәле бәйге җиңүчеләре

Якташларыбыз Лилия Җиһангирова һәм Ксения Журавлева республика бәйгесеннән җиңү белән кайтты

Без төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңгән укучылар, укытучыларның уңышын газетабыз битләрендә яктыртып барырга тырышабыз. Бу уңайдан Арчаның алтынчы мәктәбе укытучылары бер дә сынатмый: ел да нинди дә булса бәйгедән җиңү белән кайталар.

“Ел укытучысы”, “Кеше тәрбияләү” республика бәйгеләрендә ел саен уңышлары белән сөендереп киләләр. Узган ел 6 “А” сыйныф укучылары, “Бердәм сыйныф серләре” бәйгесендә җиңү яулап, 21 көн Анапада ял итеп кайтты. Ә менә аларны әлеге бәйгеләргә әзерләп, алар өчен кайгырып та, шатланып та торучылар үзләре сәхнә артында кала бирә.

“Без күренмибез, тик без бар”, – диләр алар үзләре турында. Һәр нәрсәнең үз вакыты, дигәндәй, менә үзләре белән дә таныштырырга җай чыкты. Форсаты да күңелле – Арчаның алтынчы мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова һәм педагог-оештыручы Ксения Журавлева быел “Кеше тәрбияләү” республика бәйгесендә үзләре катнашты. Лилия – өченче, ә Ксения икенче урыннарны алды.

Министр кулыннан бүләк алу – үзе зур дәрәҗә

Лилия Җиһангирова да, Ксения Журавлева да алтынчы мәктәптә бер үк елда эшли башлый. Лилия – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Ксения – педагог-оештыручы булып. Өч ел инде алар кулга-кул тотынып эшли. Төрле бәйгеләргә әзерләнү дисеңме, бетмәс-төкәнмәс мәктәп чараларымы – барысы өчен дә алар җаваплы.

Икесенә дә җиңү китергән бәйгегә килгәндә исә, кызлар аны үзләре өчен зур тәҗрибә, дип саный. “Моңарчы бәйгеләргә башкаларны әзерләгән булсам, быел үзем катнаштым, – ди Лилия Җиһангирова. – Бер үк бәйге тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, киңәшчеләр өчен аерым юнәлешләр буенча үткәрелә. Узган ел да безнең сыйныф җитәкчесе Алсу Хәбибуллина икенче урын алган иде. Үзең катнашу икенче. Район этабыннан башлап, һәр баскычны узып, финалга чыктык. Чыгышлар, осталык класслары, проект яклау, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән түгәрәк өстәл – барысы да булды. Нәтиҗәләр 30 майда гына билгеле булды. Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин үзе бүләкләде”.

“Үз гомеремдә бер генә тапкыр “4”ле алдым”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия үзен мәктәптә дә, Арча педагогия көллиятендә дә уку алдынгысы итеп таныта. Ул гына да түгел, җәмәгать эшләрендә, төрле ярышларда актив катнаша. “Лилия, син көллиятне кызыл дипломга тәмамладың бит?” – дип сорадым мин, гәрчә моның шулай икәнен бик яхшы белсәм дә. Лилия көллияттә инглиз теле укытучысы белгечлеген алды. Һөнәри эшчәнлеген дә ул икенче мәктәптә инглиз теле укытучысы буларак башлап җибәрә. “Мин мәктәптә дә “5”кә генә укыдым. Үз гомеремдә бер генә “4”ле алдым, – дип шаккатырды ул. – Мин ул “4”лене әле дә хәтерлим. Алтынчы сыйныфта укыганда дүртенче чиреккә тормыш куркынычсызлыгы нигезләре фәненнән булды ул. Башка “4”леләр алганым булмады. Педагогия көллиятендә укыганда бер тапкыр бирелә торган Президент стипендиясе дә алдым әле”.

Лилия – 38 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Наилә ханым белән районда танылган журналист Ильяс Фәттаховларның кызы. Ике апасы укытучылар. Укытучы һөнәренә мәхәббәтне дә алар уята анда. “Бу һөнәргә мине әни кертеп җибәрде, ә инглиз телен сайлавыма Ләйсән апам сәбәпче булды (Ләйсән Ильяс кызы арчаларга көчле инглиз теле укытучысы буларак таныш). Дәресләрне дә аның белән хәзерли идем, – ди ул. – Әти-әнием бүген дә минем таянычым, терәгем. Мин аларга бик рәхмәтле”.

Яратып эшләгәндә эшнең авырлыгы сизелми

Ксения Журавлеваның хезмәт юлын мәктәп белән бәйләвенә исә әбисе сәбәпче була. “Әбием Галина Трубицына 30 елдан артык балалар бакчасында тәрбияче, мөдир булып эшли, – ди ул. – Нәкъ менә ул миндә балаларга мәхәббәт тәрбияләде”.

Ксения Арчаның беренче мәктәбен тәмамлаганнан соң укуын Арча педагогия көллиятендә дәвам итә. Аннан Казанда башлангыч сыйныфлар укыта. “Казанда бер ел эшләгәч, бала ялына киттем, – дип сөйли Ксения. – Аннан Арча Укучылар сараенда эшләдем. Өч ел элек Арчаның алтынчы мәктәбенә педагог-оештыручы итеп чакырдылар. Бу эшемне бик яратып башкарам. Һәрвакыт балалар янында, күңелсезләнеп утырырга вакыт юк. Эш авыр булса да, кызык. Гел эзләнәбез, ни дә булса оештырабыз. Бар эшне Лилия Ильясовна белән бергә эшлибез.

Без бу мәктәпкә эшкә дә бер үк вакытта килдек. Бәйгегә дә бергә әзерләндек. Шәхсән минем өчен бу бик зур тәҗрибә. Мөмкинлек бар икән, һәр кешегә мондый бәйгеләрдә катнашып, үзен сынап карарга кирәк, дип саныйм”.

Төп эшеннән тыш, Ксения мәктәптә алып баручылар түгәрәген дә җитәкли. “Сәләтле балалар бар, – ди ул. – Мәктәп чараларында бик теләп катнашалар”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев