erid:2VtzquqpS7d
Районның иң яхшы иминиятләү агентлары Казаннан бүләкләр алып кайтты
Арча яңалыклары

Районның иң яхшы иминиятләү агентлары Казаннан бүләкләр алып кайтты

Исән-сау эшләргә язсын!

Әлеге тантаналы чарага Арчадан 6 агент барды. Алар: Төбәк Чокырчадан Гөлфия Рысаева, Арчадан Гөлнар Сабирова, Фәния Баһавиева, Илсөя Гайнетдинова, Кадрия Яруллина, Резидә Габделбәрова. Казаннан Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр белән кайттылар. Эшләгәнне бәяли белсәләр дә яхшы шул.  Әлбәттә, иминиятләү агентларының эшләре җиңел түгел. "Иминиятләү срогы җитте", - дип кешегә мөрәҗәгать итүе әллә җиңелме? Кемнең тик торганда акча чыгарып бирәсе килсен?! Ә кешенең мал-мөлкәтен иминиятләргә кирәк. Нәрсә булмас?! Агентлар Казаннан бүләкләр алып, тәм-томнар белән сыйланып, биеп, җырлап, күңелләре булып кайтты. Халык иминлеге өчен исән-сау эшләргә язсын!


Арча хәбәрләре

Нет комментариев