erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районның үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып кайттылар

Узган шимбәдә Арча районының бер төркем үзешчән сәнгать осталары “Казан Экспо” үзәгендә урнашкан вакытлы әзерлек пунктында булып, мобилизацияләнгән егетләргә концерт куйдылар.

Өйрәнүләрдән арып-талып кайткан булсалар да, егетләргә үзешчәннәрнең чыгышы бик ошаган. Үзләре арасында да күпме талант бар бит!

Күптән түгел Башкортстан егете “Киек каз юлы” дигән җырны искиткеч матур итеп башкарып, бөтен тирә-якка танылды. Бу юлы да талантлы егетләр табылган. Питрәчтән Владислав һәм Балык Бистәсе егете Камил танылган җырчы Салават Фәтхетдинов репертуарыннан “Уфтанма” җырын башкарып, алкышларга лаек булганнар.

Ә безнең үзешчән сәнгать осталарыбыз егетләргә үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр. Концерт район инициативасы белән оештырылды. Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев үзе дә барды, егетләр белән аралашты, хәлләрен сорашты.

– Очрашуда безнең районнан киткән егетләргә волонтерлар тарафыннан әзерләнгән махсус ярдәм тапшырылды, район башлыгы, район прокуратурасы вәкилләре тарафыннан мәгълумати ярдәм оештырылды, кичектерелмәс мәсьәләләр хәл ителде, – диде район мәдәният идарәсе җитәкчесе Илфар Әюпов.

Соңгы вакытта мобилизация турында гына сүз бара. Алда салкын кыш. Шуңа әзерлек максатыннан егетләргә җылы киемнәр, башка кирәк-яраклар җыялар. Сүз дә юк, аларга барысы да бирелә. Әмма эш анда түгел. Без егетләребез өчен борчылабыз, алар турында кайгыртабыз – менә шунысы алар өчен иң кыйммәтле. Арчада оешкан инициатив төркем дә беренче чиратта шуны күздә тота. Аннан үз өеннән читтә булган кешегә бер нәрсәнең дә артыгы юк. Инициатив төркем эшен тулы көченә алып бара, күпчелек халык, гади кешеләр, мондый авырлыкларны үз башларыннан кичергән өлкәннәр ярдәм кулы суза. Хезмәт ветераны Наил абый Сабиров үзе генә 15 мең сум акча керткән. Узган шимбәдә “Казан Экспо”да да инициатив төркемдәге волонтерларыбыз катнашты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Башта ярдәмне бөтен кешегә бирәбез, дип уйлаган идек. Әмма кайбер авыл халкы, яшьләре үз егетләренә үзләре җыярга булганнар. Ярдәм алмаган егетләргә әйберләр тутырылган каплар өләштек. Хәзер инде җыелган әйберләр җиткәнчә барысына да бирергә планлаштырабыз, – диде инициатив төркем җитәкчесе Зөлфәт Кадыйров. – Әйберләрне китерәләр, акчалата да бирәләр. Кайбер шәхси кибет хуҗалары да, мәктәпләр дә бу эшкә үз өлешен кертте. Андыйлар күбрәк булсын, эшмәкәрләр дә кушылсын иде.

– Район күләмендә  мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм җыю буенча волонтерлар зур эш башлап җибәрде һәм ул әле дә дәвам итә. Белгәнегезчә, бу – ирекле  гамәл, беркемне  дә мәҗбүр итеп булмый. Кайбер авылларда  халык аерым җыярга, ярдәмне авылдашларына атап бирергә дигән фикергә килде һәм шулай эшләде. Волонтерлар исә беренче чиратта бөтенләй ярдәм күрсәтелмәгәннәрне үз канаты астына алды. Волонтерларның мөм-кинлеге халыкның активлыгыннан тора, – диде район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова. – Волонтерлар үзләренә бик зур йөк алдылар. Көне буе эштә, төнгә кадәр килгән әйберләрне барлап, егетләргә кап-лар әзерлиләр. Күп кеше әйберләтә китерә. Төрлесеннән. Ветераннар, мәсәлән, 3500 оекбаш җыеп тапшырды. Рәхмәт барысына да. Тик иң кирәкле әйберләрдән – 50, я булмаса, 100 бер төрле кап әзерләргә кирәк. Җылы киемнәр, аяк киемнәре, башлыклар, аптечкалар һәм башкалар. Акчалата ярдәм килгәндә, волонтерлар кирәкле әйберләрне кибетләрдән алалар, интернет кибетләрдән сораталар. Аларга рәхмәт белдерүчеләр дә, нигә кирәк ул сезгә, дип сүгүчеләр дә, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Волонтерлар чын күңелдән егетләребезгә ярдәм кулы сузарга омтылалар. Без аларны онытмаганны, безнең өчен аларның кирәк булуларын күрсәтергә телиләр.

Апаз авыл җирлеге башлыгы Раушан Котдусов белән элемтәгә кердек. Алар ярдәмне үз егетләренә үзләре җыеп тапшырганнар.

–Безнең авыл җир-легеннән 12 кеше китте, шуларның икесе кире кайтты, – диде ул. – Районда волонтерларның ярдәм оештырулары турында ишеттек. Әмма без үзебез аерым җыйдык. Авыл яшьләре, бөтен халык кушылды. Апаздан киткәннәргә 104 мең сум акча җыелды. Хәсәншәехтан бер егет бар. Акчаны аның туганына күчерделәр. Мирҗәмнән – ике, Пөшәң-гәрдән бер кеше китте. Аларга Казанда яшәүче Равил Хәкимов әйберләр алырга булды. Нәрсә аласын контракт белән хезмәт итеп кайткан егетләрдән сорашып белдек. Шуларны Казанга, Балтачка барып алдык. Танк училищесында да, “Казан Экспо”да да үзем булдым, яшәү шартлары белән танышып кайттым, азык-төлек тутырылган каплар  да  тапшырдым. Аларның анда бөтен әйберләре бар. Әмма бер әйбер дә артык булмаячак. 

Исән-сау әйләнеп өйләренә, гаиләләренә кайтсыннар егетләр. Бездән аларга шундый изге теләкләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X