erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Районыбыз ирешкән уңышларга өлеше кергән һәркемгә рәхмәт әйтелде

Эшли дә, ял да итә белә арчалар. 11 декабрьдә узган “Арча батырларын данлый“ дип аталган бәйрәм күңелләргә хуш килерлек итеп оештырылган иде

Үзенең тәбрикләү сүзендә район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт алдынгылары белән мондый дустанә очрашуның бик тә кирәкле икәнлеген әйтеп үтте. Ул 2024 елда районыбыз ирешкән уңышларга өлеше кергән һәркемгә рәхмәт әйтте.

Әйе, районыбыз күп өлкәләр буенча республикада лаеклы урын тота. Игеннәрдән уңыш алу буенча беренче өчлектән төшкәнебез юк. Ашлыкның тулай җыемы буенча быел өченче урынны алдык. Бәрәңге уңышы буенча беренче урында. Терлекчелектә дә матур үзгәрешләр бар. “Северный“ ширкәтендә сигез мең баштан артык терлеккә исәпләнгән комплекслар төзелә. “Кырлай“, “Казанка“, “Кызыл Яр“, “Заря“ ширкәтләрендә яңа комплекслар сафка басты.

“Яңарыш“ ширкәте, гомумән, игенчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә районда гына түгел, республикада да иң зур алгарышка ирешкән хуҗалык. Алар тәҗрибәсен өйрәнергә  республиканың төрле районнарыннан киләләр.

Районның сәнәгать, төзелеш, мәгариф, мәдәният, спорт һ.б. тармак-ларында эшләүчеләрнең уңышлары да куанырлык. Район башлыгы махсус хәрби операциядә булган, хәзерге вакытта ялга кайткан райондашларыбызны тәбрикләде, анда катнашучы якташларыбызның исән-имин кайтуларын теләде. Арча районы махсус хәрби  операциядә  катнашучыларга гуманитар ярдәм оештыру буенча да зур эш башкара. Әлеге игелекле эштә бөтен район катнаша, һәркем көченнән килгәнчә өлеш кертергә омтыла.

Бәйрәмнең иң күңелле өлеше – хезмәт алдынгыларын бүләкләү. Сәхнәгә иң беренче итеп авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр чакырылды. “Иң яхшы җитәкче“ кубогын район башлыгы кулыннан беренче булып “Курса МТСы“ ширкәте җитәкчесе Рәүф Гыйлаҗетдинов алды. Районда иң зур стажлы, хуҗалыкны инвесторлардан башка да барлык күрсәткечләр буенча республика  күләмендә таныткан җитәкче ул. Бүгенге бәйрәмдә ул җитәкләгән хуҗалыктан комбайнчы Әхәт Шәрәфиев, механизаторлар Илнур Галимуллин, Илнар Камалов, машина белән саву операторы Илһамия Хөснетдинова, терлекче Альбина Кадыйрова, баш зоотехник Рафил Абдуллин да бүләк алды. Бер хуҗалыктан күпме җиңүче!
“Иң яхшы җитәкче“ кубогына лаек булган җитәкчеләрнең башкалары турында да мактау сүзләрен кызганмый әйтеп була. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Марат Кәримов (“Кырлай“), Ирек Сәләхов (“Северный“), Айдар Сабиров (“Казанка“), Рәдиф Закирҗанов (“Заря“), Рөстәм Хәбибуллин (“Игенче), Илгизәр Садыйков (“Яңарыш“), Ләйсән Әһлиуллина (“Арча элеваторы“) һ.б. үз коллективларын бәхетле иткән, кеше кадерен белгән җитәкчеләр.

Сәхнәгә “Иң яхшы комбайнчы – 2024“ конкурсында җиңүчеләр күтәрелә. Аларның һәркайсы белән иген басуларында очрашкан бар. Район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров атна саен алдынгы комбайнчыларны бүләкләп тордылар. Район буенча җыйнап алынган 160 мең тонна ашлыкта аларның өлеше зур.

Терлекчеләр, зоотехник-лар, ферма мөдирләре, ветеринария табиблары, ясалма  орлыкландыру технологлары, инженерлар, агрономнар, хисапчылар, крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, хат ташучылар һ.б. бик күп төрле һөнәр ияләре бүләкләнде бу көнне. Район башлыгы да шулай бердәм, бергә булганда районыбыз һәрвакыт алда булыр, диде.
Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбленең, районыбыз һәвәскәрләренең чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде. Мөхтәрәм кунаклар арасында районның элекке җитәкчеләре Дамир Каюмов, Вагыйз Миңһаҗевны да күрү күңелле булды.

  Бүләкләнүчеләрнең тулы исемлеге белән газетабызның 13 декабрь саныннан таныша аласыз  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев