erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рамазан Шәриф аена ничек әзерләнергә һәм аны ничек үткәрергә?

Авыл җирлекләрендә вәгазь кичәләре

Арча районы авылларында вәгазь кичәләре яңадан башланып китте.

Быел беренче булып ул Казанка авылы мәчетенә булды. Анда район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин һәм мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая ханым Фәтхуллина катнашты.

Узган ел мондый чаралар даими үткәрелеп килде. Яңа Кишет, Симетбаш, Яңа Кырлай, Апаз, Түбән Мәтәскә һәм башка авылларда бик матур гына узды. Халык бик канәгать калды.

– “Авыл җирлеге вәгазь кичәләре” проекты кысаларында оештырыла бу чаралар. Ике айга бер тапкыр. Авыл җирлеге башлыклары, имамнар, шул зона абыстайлары белән алдан сөйләшеп, көнен, вакытын билгеләп куябыз. Алар халыкка җиткерә. Гадәттә, вәгазь кичәләре кич үтә, – диде Рая ханым Фәтхуллина. – Анда Әмир хәзрәт вәгазь сөйли, мин соңыннан дини темага викторина да үткәрәм.  

Бу кышта әле ул төрле сәбәпләр белән бераз тукталып торган иде. Һәм менә яңадан башланып китте. Казанка авылы мәчетендә  бик күркәм чара үтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рамазан Шәриф аена ничек әзерләнергә һәм  аны ничек үткәрергә? Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миннемуллин  шул турыда вәгазь сөйләде. Рая Фәтхуллинаның да әйтер сүзләре күп җыелган иде. Викторина да бик күңелле килеп чыкты. Вәгазь кичәсенә килгәннәр бик теләп катнашты.

Соңыннан Коръән укып, районыбыз һәм авыл җирлеге чәчәк атуын теләп дога кылынды.

– Вәгвзь кичәләре дәвам итәчәк, – диде Әмир хәзрәт Миннемуллин. – Районның мәчетле һәр авылына йөреп чыгачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X