erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рамил Шәмсетдиновның хәлләре ничек?

Адвокат Равил Тугушев Читаның тикшерү изоляторында Рамил Шәмсетдинов белән очрашты.

Җинаять эше белән танышу тулысынча тәмамланган, cуд утырышлары сентябрьдә башланырга мөмкин.

2019 елда сигез хезмәттәшен атып үтергән хәрби Рамил Шәмсетдинов бүген Чита шәһәрендәге тикшерү изоляторында утыра, суд көтә. Күптән түгел ул адвокаты Равил Тугушев белән очрашкан. "Азатлык" аның белән сөйләшкән.

"Хәлләренә килгәндә, ярыйсы, кәефе әйбәт аның. Без бүген аның янына бу эшне алып барган тикшерүче белән бардык. Адвокатлар тарафыннан җинаять эше белән танышу тәмамлану турында беркетмәне имзаладык. Полиция, гаепләү кәгазен әзерләп, Чита прокуратурасына тапшырырга тиеш булачак.

Безнең тарафтан гаризалар да язылды. Без, беренче чиратта, эшне башлангыч чорга кайтарып, өстәмә медицина экспертизасы ясатуны сорыйбыз. Психологик-психиатрия экспертизасына карата безнең сораулар туды. Ул вакытта бөтен фактлар исәпкә алынмаган булган. Белмим, моңа уңай җавап булырмы, юкмы – әйтүе иртәрәк.

Икенче шикаятебездә судның присяжныйлар катнашында узуын сорадык. Өченчедән, без судка берничә шаһитны чакыртуга рөхсәт итүләре турында мөрәҗәгать иттек. Әлегә аларның исем-фамилияләрен әйтмим, бу суд вакытында яңгыраячак. Бу гаризалар барысы да тапшырылды.

Алар камерада дүрт кеше утыра. Төс-кыяфәтенә караганда, барысы да яхшы, мине кимсетмиләр, диде. Аның белән утыручылар да - авыр җинаять кылуда гаепләнүчеләр. Авырмый, сәламәтлеге яхшы.

Анда бик каты тикшерү узарга кирәк. Башта табибка күренергә кирәк, ул температураны карый, сораша, барысы да нормаль булса, узарга рөхсәт бирә. Битлек, бармакча, бахиллар булырга тиеш, кулларны антисептик белән эшкәртергә кирәк.

Таныш булмаган бик күп кешеләр хат яза, бу аңа рухи яктан бик булыша. Бу хакта үзе әйтте. Китаплар җибәрәләр. Күп укыйм, диде. Жюль Вернны, Ден Браунны укыдым, ди. Яшь бит, маҗаралар, фантастика ярата торган чагы. Ризык белән посылка салучылар бар, диде. Ашау ягыннан барысы да әйбәт, бернигә дә мохтаҗлык юк, диде. Әтисе дә җибәрә. Акча салу мөмкинлеге бар, шул акчага тикшерү изоляторында урнашкан кибеттән тәм-томнар ала.

Имам белән очрашасы килә аның. Мондагы мөфти Алмаз Сәләхов тә аның белән очрашырга әзер, әмма пандемия аркасында бөтен әйбер ябылды, рөхсәт алу авырлашты. Рамил үзе дә тели. Дин турында күп сораша. Мәхкәмәдән курыкмый, ул бит ни эшләгәнен белә, бөтен фаҗига масштабын аңлый. Нинди хөкем булыр – белмим, әмма аңа әзермен, диде", - дигән адвокат.

Фото: mk.ru

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/khokuk/Ramil-Sh-msetdinovni-h-ll-re-nichek-398000/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X