Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Рамил Юныс: «Рамазан аен 30 гына көн кулланып була, ә файда-фазыйләтен әйтеп бетергесез»

    Кемдер Рамазан аен борчылып көтәргә мөмкин: менә туй да үткәреп булмый инде, гөнаһлар да кылып булмый инде диючеләр дә бар. Икенчеләре көндез кешеләрнең чәй эчкәннәрен карап, ашамыйча-эчмичә йөрү өчен борчыла. Димәк, әле без күңелдән динне танып бетермәгәнбез.

    Рамазан шәриф ае – безгә бирелгән зур нигъмәт. Аннан 30 гына көн кулланып була, ә бәрәкәт-сәгадәтен, файда-фазыйләтен әйтеп бетерсәң, ун вәгазь дә җитми. Зур кунак, зур мөмкинлек, Аллаһының рәхмәте килә. Догаларыбызның кабул була торган вакытлары, һәр көнне сәхәрдә, һәр көнне ифтарда догаларыбыз кабул кылына. Уразалы кешегә 700дән дә артык әҗер-савап языла, аның әҗерен Аллаһы Тәгалә үзе билгели. Ураза тоткан кешенең дәрәҗәсе шуның кадәр зур, хәтта ки аның үзенең җәннәткә керә торган капкасы – Раян бар. Коръән иңгән ай, иң фазыйләтле шәриф айны күрә алу – Аллаһының зур рәхмәте.

    Уку йортына бик күп абитуриентлар гариза бирәләр, керәләр, укыйлар, әмма белгеч булып чыгучылар бер-ике кеше. Шул ук институт, шул ук китап, шул ук аудитория, шул ук укытучы. Ник 30 кешенең икесе генә белгеч булган, 28е кергән дә кәгазен алып чыгып киткән. Нигә? Ул университеттан файдаланмаган, ул анда гыйлем алмаган, белгеч булырга тырышмаган. Рамазанга да күп кеше керә, ураза тотучылар күбәя – әлһәмдүлилләһ, куанабыз, әмма файдасын алып калу бик әз кешегә татый. Ни өчен? Тырышлык куймый.

    Аллаһы Тәгалә әйтә: «Алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек сезгә дә тәкъвалыкка ирешү өчен ураза фарыз кылынды!» Бераз гына гөнаһлардан арынып, иманыбызны арттырып, шайтан богауланган вакытта изгелек кылырга, аздырмый торган вакытта форсаттан кулланып калсаң каласың, калмасаң – юк.

    Менә хәзер яз, аннан соң килер җәй, җәйдән соң көз, аннары кыш килер. Башта яшь булабыз, аннан соң кеше олыгая, аннан соң картая, беркөнне без бай идек, беркөнне фәкыйрьләндек. Кемдер фәкыйрь иде, баеп китте. Кичә генә сәламәт идең, бүген авырып китәргә мөмкинсең. Кичә генә тормышым бәхетле иде, бүген үземне бәхетсез итеп сизәм. Тормыш ник болай бара дип сорасагыз, Коръәннең «Гыймран» сүрәсенең 140 нчы аятен ачып карагыз: «Мин көннәрегезне алыштырачакмын, бу дөнья тотрыклы гына бармый». Һәрвакыт бай, сәламәт яки авыру, фәкыйрь булмыйсың – дөнья үзгәрә, җәмәгать. Фәкыйрь баерга, бай фәкыйрьләнергә мөмкин. Ник Аллаһы көннәребезне шулай алыштыра икән дигән сорау куйсак, җавапны шул ук аятьтән табарбыз: «Сезнең иманыгызга карау өчен, сезнең иманыгызны белү өчен», - ди.

    Ике төрле сәбәп белән Аллаһы безнең көннәребезне алыштыра икән: беренчесе – кайберәүләр авырлык килмичә хакны аңламый, авырлык килмичә, мәчетнең ишеге кайсы якка ачылганын белми, дога да кыла белми. Авырлык килгәч, күп кешеләр Аллаһыны таный башлый.

    Сорап карагыз әле үзегездән – ник авырлык килгәч, кеше Аллаһыга юнәлә? Моның сәбәбе рәсүлебезнең (с.г.в.) хәдисендә әйтелә: «Һәрбер бала бу дөньяга фитри иман белән килә». Әмма әти-әнисе, туганнары, дуслары йөрәгендәге шушы иман нурын төрле-төрле тәрбиясезлек, чүпләр, гөнаһлар белән каплап бетергәннәр, тегенең иман нуры күренми дә, чөнки ул чүп эчендә калган. Ә ул бар, Аллаһы аны һәрбер кешегә куйган. Кешенең проблемасы килеп тугач, тегендә барып карый – ярдәм итмиләр, табибка барып карый – иң яхшы врач кулын гына күтәрә, «булмый» ди. Өмет өзелә. Нишли кеше? Теге йөрәгендәге иман нурын эзли башлый. Гомер буе җыелган чүпләрне чистарта, туган вакытта Аллаһы Тәгалә җанына куйган иман нурын табып ала. Менә кайда икән минем ышанычым, минем котылуым дип шул иман нурына ябыша. Иман нурын күп кеше таба.

    Хәтта Аллаһыга гыйбадәт кылмаган кешеләр диңгездәге корабка утыргач, дога кыла башлыйлар. Кораб батмасын дип курка. Әле кораб кузгалмаган да, югыйсә. 

    Самолетка утыргач та, һәркем үзенчә дога кыла. Тиешле урынга барып җиткәч, аэропортта кул чаба да үзенең гөнаһлы юлын дәвам итә.

    Аллаһы әйтә: «Ярга чыккач ук гөнаһ кыла башлый», - ди. Авыр вакытта дога кылды, аз гына җиңеләйдеме хәле – ташлый.

    Аллаһы «Духа» сүрәсендә әйтә: «Кешегә без авырлык бирәбез, әз генә барысы да яхшырса, сәламәтләнә башласа, әз генә акчасы барлыкка килә башласа, шундук гөнаһка китә», ди. Кайбер кешегә авырлык килде икән, дога кыла да, авырлыгы беткәч тә, Аллаһка кире кайтмый. Менә монда Аллаһы Тәгалә максатына ирешә. Шушының өчен кирәк ул сиңа авырлык, авырлыгың җиңеләйгәч, кире кайтма гөнаһка, диде. Аллаһы Тәгалә икенче аятьтә әйтә: «Корабка батканда дога кыласыз, мин сезне ярга чыгаргач, кире чыгасыз. Көймәгә тагын утырырга туры килмәс дип уйлыйсызмы әллә сез?» Авырлык кире кайтырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә көннәрне иманнарыбызны нык кылыр өчен алыштыра икән.

    Икенче сәбәп. Коръәни Кәримдә тагын бер аять бар. Хаҗ сүрәсенең 11 нче аяте: «Шундый кешеләр бар – намаз укый, гыйбадәт кыла, әмма иманы дөнья белән генә бәйләнгән».

    Аллаһы Тәгалә дөньяны үзгәртеп тикшерә – иманың нинди, ул дөнья белән бәйлеме, әллә ахыйрәт белән бәйлеме?

    Тәне сәламәт, бизнес бара, балалар әйбәт, хатын тәртип бозмый – бар да тәртип, намаз укыйм. Әмма хатын бозылып китсә, бизнес бераз аска төшә башласа, табыш югалса, намазын калдыра башлый, имеш, комачауламагыз, намаз укырлык кәеф юк. Депрессия, стресслар әле, үтсен барысы да, аннары намазга басам. Үзегезгә карагыз хәзер. 

    Авыр вакытта да, сәламәт вакытта да намазларыгыз, иманыгыз бертөрлеме? Әллә ул дөнья белән бәйлеме? Уразаң, сәдакаң, кешелеклегең, ярдәм итүең дөнья белән бәйлеме яки бәйле түгелме? Менә нәрсәне билгели Аллаһы Тәгалә.

    Мәдинә шәһәрендә рәсүлебез вакытында бер кеше булган. Хатынының бала табарга вакыты җиткәч, мәчеткә килгән икән, елмая, шатлана ди. «Сезнең илегез әйбәт, ислам дине әйбәт», – дип сөйли икән, сәбәбен сорагач: «Хатын ир бала тапты», - ди икән. Икенче килгәнендә: «Сезнең илегез әйбәт түгел, мин башка килмим бу мәчеткә», – ди. «Ник?» дип кызыксыналар. «Аллаһы миңа кыз бала бирде», - ди икән. Бездә дә бар андыйлар. Берәүнең конкурентының аягы сынган да, бусы шуңа сөенеп: «Аллаһы бар икән ул», - ди. Тегенең аягы сынмаган булса, Аллаһы барлыгына шикләнер иде.

    Реклама

    Тормыштагы үзгәрешләр кемгәдер шул рәвешле иман бүләк итә, кемнеңдер иманын кире алырга мөмкин. Кемдер авырлык килгәч, иманга килә, кемдер авырлык килгәч – кире китә. Шуңа күрә үзегездән иманым нинди әле дип сорагыз.

    Галимнәр тормыш алышынганда ни өчен кешенең иманы нык булмаганын әйтәләр. Яки ул әтисеннән куркып кына намазга баскан, яки ул кияүгә чыгу өчен яулык бәйләгән, яки ул гадәт дип кенә йөри, ягъни иман әле калебенә кермәгән. Иман бар, ул яки баш миендә тора, аңлый ул гөнаһның нәрсә икәнен, ул намазга да керешкән, хаҗ да кылып кайткан, әмма иманы калебкә кермәгән әле. Иман калебкә керсә, яклау астында булачак. Дивар белән әйләндереп алынган кебек, аны какшатып булмый. Әле аңа кереп җитмәсә, теләсә кайсы җил безне туры юлдан яздырырга мөмкин.

    Бер Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгаләгә иман китердек, «Лә иләһә илләллаһ» дип әйттек, намазга керештек, тәүбә иттек икән, дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, Аллаһыга карата мөнәсәбәт үзгәрергә тиеш түгел.

    Коръәни Кәримнең «Гыймран» сүрәсендә Аллаһы Сөбхәнә вә Тәгалә иң ныклы иманлы кешеләрне санап киткәндә әйтә: «Нык иманлы кеше бай вакытында акчаны күп итеп бирсә, фәкыйрь булганда аз бирер, Аллаһы аны яратыр», ди.

    Шуңа күрә дөнья үзгәргән саен Аллаһы Тәгаләгә, дингә, мохтаҗларга булган мөнәсәбәт чын ныклы кешедә үзгәрергә тиеш түгел. Шуны истән чыгармагыз: «Авырлыктан соң барыбер җиңеллек килә!» Коръәнгә карагыз, пәйгамбәрләр белән нинди генә авырлык булса да, азагы матур булып бетә. Якуп галәйхиссәлам улы Йосыфны 40 елга югалта. Үзегезнең улыгызны 40 елга югалтып карагыз әле, әтинең йөрәге ничек авыртачак? Мин сабыр итәм, мин дога кылам, ди. Әмма 40 елдан соң баласы Йосыф Мисырның патшасы булып чыга. Ничек яхшы бетә.

    Әюп пәйгамбәр бай була, балалары да була. Шайтан әйтә Аллаһка: «Әгәр моңа авырлык бирсәм, байлыгын алсам, балаларын үтерсәм, бу диннән китә». Әюпкә бирә авыру, балалары үлә, акчасы бетә, 18 ел авырый, аннан соң күктән алтын саранча ява, Әюп күлмәген күтәрә дә җыя. Моңа: «Әюп, син оялмыйсыңмы шуның кадәр алтын җыярга?» - диләр. «Аллаһының рәхмәтеннән оялмыйм», – ди. Тагын да камилрәк, тагын да баеракка әйләнә. Юныс пәйгамбәр 100 меңлек шәһәрне иманга китерә алмады, качты, балыкның карынына эләкте, дога кылды. Кайтса, шәһәрендәге 100 мең кеше барысы да Аллаһыга юнәлеп дога кыла.

    Аллаһы Тәгалә нинди генә авырлык күрсәтсә дә, иманыбызда нык калабыз икән, догаларыбызда гел сорыйбыз икән, азагы тагын да хәерлерәк, әйбәтрәк булачак. Әмма доганы дөрес кылыгыз.

    Бер гаиләгә бардым. ДЦПлы бер кыз коляскада утыра, 9 нчы классны бетергән, өйдә укып, аттестат алган. Әти-әнисе миңа: «Бер дога кылыгыз инде сәламәтлек сорап», - ди. Дога кылдык, Коръән укыдык. Чәй эчәргә утыргач, әнисе сөйли: «Менә бу кыз алдыннан бер балам туган иде, үлде. Мин ачулы килеш дога кылдым: моннан соң туган балам гарип булса да, исән-сау булсын иде, дидем». Менә ул доганың көче. 120 кг бер егет Аллаһыдан ябыгу сораган, ябыккан – бөтен органнарым авыруда хәзер, ди. Ашасам да тазарып булмый, ди. 

    Аббас ибн Абд Муталлиб пәйгамбәребез янына керә дә иң хәерле дога нинди дип сорый. Рәсүлебез (с.г.в.) әйткән: «Раббәнә рабби иннә нәсъәлүкә гәфиятә вәл мугәфәт».

    Гафиятлек сорагыз дигән, сәламәтлеге бар – калебе юк, тәккәбберлеге, комсызлыгы бар – үзе сәламәт.

    Тормышларыбыз бәрәкәтле-сәгадәтле, һәрбер эшебез хәерле булсын, догаларыбыз-намазларыбыз кабул булсын, киләсе Рамазаннарыбыз һәрберебез өчен дә мөбарәк булса иде. Амин!

    Рамил хәзрәт Юнысов

    Интертат

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: