erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рашат Салихҗанов: «Олы яшендә булуга карамастан, анда булган энергия һәм кешегә ярдәм итеп яшәве күпләрне сокландыра»

Яңа Кенәр волонтерлар оешмасы җитәкчесе, әфганчы Рашат Салихҗанов белән һәрдаим элемтәдә торабыз

Алар ай саен диярлек махсус хәрби операция зонасына барып, егетләребезгә халыктан җыелган гуманитар ярдәмне тапшырып кайталар. Рашат Салихҗанов аның белән юлга чыгучы авылдашларына аеруча рәхмәтле. Олысы, кечесе бу эштә ярдәм итәргә әзер тора. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Октябрь ахырында авылыбызның актив кешеләренең берсе, спорт ветераны, 75 яшьлек Ришат Садиков та безнең белән барды. Өч машина идек. Ришат абый белән рульдә чиратлап бардык. Олы яшендә булуга карамастан, анда булган энергия һәм кешегә ярдәм итеп яшәве күпләрне сокландыра. Рәхмәт аңа. Шулай ук ул вакытта авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин, авылдашларым Алсу һәм Ленар Гариповлар, Симетбаш авылыннан Фаяз Әхмәдуллин һәм бервакытта да читтә калмаучы Гарифулла Әхмәтгалиев барды”, – диде Рашат Салихҗанов.
Кенәр волонтерлары бу баруда бер генератор, пиломатериаллар, 30 көрәк, 20 чиләк, 12 литрлы казан, 10 литр машина мае, 9 төргәк маскировка челтәрләре, медицина һәм төзелеш кирәк-яраклары, су баклары, яшелчәләр, кышка әзерләп куелган салатлар, мендәрләр, исемле посылкалар илтеп тапшыганнар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев