Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Равил абыйны сагынып...

    Равил Вәлинең иҗатын өйрәнеп үссеннәр иде.

     

          Без,  “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Равил Вәлинең 75 еллык бәйрәменә әзерлек вакытында аның белән Казан шәһәрендә очрашкан идек. Ул үзенең тормыш юлы һәм иҗаты турында истәлекләрен сөйләде, төрле елларда басылган китапларын, фотоларын, шәхси документларын музейга бүләк итте. Аның балыкчылар турында җыйган материаллары гына да берничә папка иде.Тормыш иптәше Зәллә апа, кызлары Зөлфия безне якын итеп каршы алдылар, бу очрашу истә калырлык булды. Равил абыйның юбилее уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә “Казансу” паркында “Әдәби мәйдан”, районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән “Якташыбыз Равил Вәлинең тормыш юлы һәм иҗаты” дип исемләнгән күргәзмә янында экскурсия  оештырган идек.”Арча хәбәрләре” газетасында аның турында “Камаз төзүдә катнашкан якташыбыз” дигән мәкалә бирелде, “Арча” радиосы аша берничә тапшыру оештырылды. Равил абый үзе дә бу хөрмәтләүне белеп бик канәгать булган иде. 

            Ләкин бүгенге көндә Зәллә апа да, Равил абый да безнең арабызда юк инде, аларны сагынып сөйләргә генә калды. Равил абый 2020 елның 1 апрелендә вафат булды, аңа бүген,  20 август көнне 78 яшь тулган булыр иде. Без аны зур хөрмәт белән искә алабыз, музейда булган материалларын  барлап, иҗатын өйрәнүне дәвам итәбез.   

           Язучы, журналист Равил Вәли улы Вәлиев 1942 елның 20 августында районыбызның Яңа Кенәр авылында туган. Яңа Кенәр урта мәктәбен, Арча педагогия училищесын тәмамлаганнан соң Иске Өҗем җидееллык мәктәбендә балалар укыта, хәрби хезмәттә була. Армиядән кайткач Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. 1969 елда университетны тәмамлагач Равил Вәли Чаллы шәһәренә китә. Шәһәрнең төзелеш оешмаларында ташчы, күп тиражлы газетада баш мөхәррир урынбасары, ремонтлау-инструментлар заводында матбугат үзәге җитәкчесе, кою һәм прессрам заводында бетончы, монтажчы, шәһәр радиотапшырулар үзәгендә әдәби хезмәткәр, КамАЗның баш конвеерында инженер-диспетчер булып эшли. “Кама таңнары”, “Якты юл”, “Таң йолдызы”, “Чулман-Идел” кебек яңа милли басмаларны ачу, оештыру эшләрендә башлап йөри. Беренче иҗат уңышларын һәм Чаллы каласының җәмәгать эшләрендә актив катнашуын искә алып, 1978 елда Равил Вәли “КамАЗ төзелеше ударнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була. Безнең музейда аның журналист буларак заводтан чыккан беренче номерлы КамАЗ машинасы янында төшкән фотосы саклана.

         Чаллы төбәгендә 20 елдан артык яшәгәннән соң Казанга күченеп кайта һәм “Шәһри Казан” газетасында башта сәясәт, аннары әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 2003-2004 елларда газетаның баш мөхәррире булып эшли.

           Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,  Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге  премия лауреаты  Равил Вәлинең “Шәһәр булсын бүләгем” исемле документаль повесте, “Таяну ноктасы”, “Көчле агым”, “Мәңгелек ут җылысы”, повестьлар, хикәяләр, эсселар тупланган “Җөй”, “Олуг хан ярлыгы”, “Шөһрәт” дип исемләнгән китапларын әдәбият сөючеләр бик яратып кабул иттеләр Һәм бүген дә яратып укыйлар.

          Равил абый  татар телен тирәнтен белүче, әдәбиятта тарихи вакыйгаларны киләчәк буынга җиткерүче, КамАЗ төзелешен үзенең әсәрләрендә яктыртучы, күренекле журналист, тыйнак, сабыр, зыялы кеше булып күз алдында тора. Аның хезмәтләре онытылмасын иде, киләчәк буыннар Равил Вәлинең иҗатын өйрәнеп үссеннәр иде.

                      “Казан арты” тарих-этнография музее

     директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

          

         

     

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: