Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Равил хәзрәт Бикбаев: «Ихластан биргәнсең икән, савабы һичшиксез булачак»

    Саранланып, сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: «Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдака бирер идем», – дип әйтер ди Аллаһы Тәгалә.

    Сәдака бирүнең савабы, аны бирү һәм алу кагыйдәләре турында без Әмәт бистәсе мәчете имам хатибы Равил хәзрәт Бикбаев белән сөйләштек.

    – Сәдака гарәпчә сыдык сүзеннән алынган, ягъни туг­рылык, эчкерсезлек дигән мәгънәне бирә. Сәдака бирүе белән адәм баласы Аллаһка тугрылыгын күрсәтә, ягъни Аллаһ биргән байлыктан Аның ризалыгы, кыямәт көнендә әҗер-савапларга ирешү өчен, ул сәдака бирә. Әмма сәдаканы акчага гына кайтарып калдырырга кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Хәтта елмаю да, кешеләрне яхшылыкка өндәү дә сәдака», – ди. Сөбханаллаһ, әлхәмделилләһ, Аллаһу әкбәр дию дә сәдака.

    – Һәр көн иртән 360 буын өчен сәдака бирергә кирәк, диләр. Сүз монда нинди буын һәм сәдака турында бара?

    – Кеше тәнендә 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә. Хәдисләрдә иртән кояш күтәрелгәннән зәвәлгә кадәр (кояш төш вакытын кисеп үткән мизгел) ике рәкәгать духа намазы укырга киңәш ителә. Ул 360 буыннан сәдака дип атала.

    – Сәдаканы байлар бирсен, миндә аның кадәр мал юк, диючеләр дә юк түгел...

    – Сәдака бирүченең малы кимеми. Аллаһ сиңа малны икенче яктан бирә яки биргән сәдакаң сәбәпле төрле бәладән саклый. Әйтик, авырып китеп, дәвалану өчен акчаң китәргә мөмкин булыр иде, ә биргән сәдакаң нәтиҗәсендә Ул сине чирдән саклап, акчаңны үзеңдә калдыра. Мал сакланып калу да керем ул.

    Нәфел сәдакасы

    – Фарыз һәм нәфел сәдакалар бар, алар турында да аңлатып үтегез әле.

    – Фарыз сәдакага зәкят (гошер), фитыр һәм фидия, кәффарәт сәдакалары керә. Аларның күләме, билгеле бер бирү тәртибе бар. Бу төр сәдакаларны бирми калырга ярамый. «Тәүбә» сүрәсенең 60нчы аятендә кемнәргә бирергә кирәклеге дә языла: «Сәдакалар – фәкыйрь­ләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһыдан фарыз ителде». Тагын бер үзенчәлеге: фарыз сәдака фәкать мөселманнарга бирелә.

    Нәфел ул – көндәлек бирә торган сәдака, аның күләме юк, бирмәү дә гөнаһ түгел. Бу сәдаканы акчалата да, мал белән дә бирергә була, берәр изге гамәл дә кыла аласыз. Нәфел сәдаканы күңелең белән кемгә бирәсең килә, диненә, милләтенә карамыйча, шуңа бирергә мөмкин. Пәйгамбәребез, артык малың булса, иң беренче үзеңә тот, ди, ягъни башта бурычларыңны түлә, фарыз сәдакаларыңны бир, аннары гаиләңне кара. Алардан соң якыннарыңны, туганнарыңны барла. Аннары гына инде башкаларны. Сәдаканы баштан ук башкаларга да бирергә ярый, әмма алда әйткән тәртиптә бирү саваплырак. Күләменә килгәндә, кайвакыт бер дирһәм йөз дирһәм бирүгә караганда да саваплырак була. Берәүнең ике дирһәм акчасы булып, берсен сәдака итеп бирә, ә икенче бер кешенең миллионлаган акчасы булып, шуның йөзен генә бирә. Димәк, Аллаһ ризалыгы өчен әз генә биргән сәдакаңның әҗер-савабы күбрәк тә булырга мөмкин.

    – Кәффарәт сәдакасы дидегез, анысын нинди очракта бирәләр?

    – Кәффарәт – кайбер кылган хаталар һәм гөнаһлар өчен, Аллаһның ярлыкавына ирешү нияте белән билгеле бер эшләрне эшләү. Мисалга: ант биреп, аны үтәмисең икән, ун мескенне ашатырга яки киендерергә тиешсең. Йә булмаса акчалата гына бирәсең, бер кешегә 200 сум тирәсе бирәсе була (фидия күләмендә). Монда бер кешегә ун кешегә тиеш­ле акчаны бирергә ярамый, унысына да 200әр сумны аерым бирәсең.

    Уң кул белән бирү хәерле

    – Мөселман кешесенә сәдаканы – уң, башкаларга сул кул белән бирергә кирәк, диләр. Бу нәрсәгә нигезләнеп әйтелә?
     
    – Андый нәрсә диндә юк. Сәдаканы уң кул белән бирү хәерле һәм аны яшереп бирү саваплырак дигән нәрсә бар.
     
    – Сәдаканы нинди ният белән бирергә кирәк?

    – Күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп бирү дөрес. Аннары теләк теләп куя­сың. Кайберәүләр теләк тели белми. Мәчеткә дога кылдырырга керәләр дә сәдакаларын биреп чыгып китәләр. Сәдакаңны биргәч, йа Раббым Аллаһ, тәнемә – сәламәтлек, балаларыма тәүфыйк бир, савабын мәрхүм булган әтиемә ирештер дип яки башка теләкләрне дә әйтеп дога кылып куегыз. Мәчеткә килеп җитмәүчеләр берәр мохтаҗга бирсен дә сәдакасын, теләк теләсен. Чит кешегә дога кылдырырга уйласаң, аның кабул булу ихтималы зуррак булган кешене сайлагыз.

    – Иң файдалы сәдака ул нәрсә?

    – Дингә файда китерү максатыннан бирелгәне. Мәчетләргә бирелгәне дә дин файдасы хакына санала. Шул акча мәчетнең ут-суына түләүгә китә. Кешеләр җылы мәчеттә намаз укый, аларның шул әҗер-саваплары да сиңа бара, чөнки бу кешеләргә гыйбадәт кылырга ярдәм иттең. Дин дәресләрен алып баручыларга да сәдака акчасы түләнә. Шул рәвешле Коръән аятьләрен ятлаучыларның да әҗере сиңа килеп тора. Мохтаҗ кешеләргә сәдака бирү дә саваплы, аларның хәер догаларына ирешү ихтималы зур, әмма ул дәвамлы түгел.

    Ихлас бул

    – Юл уртасында теләнеп торган кешеләргә сәдака биргәндә, чынлап та мохтаҗмы икән, савабы булырмы икән дигән шик тә керә...

    – Ихластан биргәнсең икән, савабы һичшиксез булачак. Изгелек кылуда шикләнергә кирәкми, синең сәдакаң кемнедер туры юлга кертергә дә бик мөмкин.

    Реклама

    – Иң саваплы мал сәдакасы нәрсә?

    – Корбан чалу. Корбан гаетендәгесе түгел, ә сәдака итеп бирү максатыннан чалынганы. Аллаһтан сәламәтлек сорап, авыру кешеләрнең корбан чалулары һәм шуннан чынлап та шифа күргән очраклар бик күп. Аның тәэсире бик көчле. Дәва эзләп табибка да барырга, Аллаһтан да сорарга кирәк.

    Сәдака бир, аннары ярдәм сора

    – Намаз укымый торган кешенең сәдакасы кабул булмый, имеш...

    – Алай кискен итеп әйтергә ярамый. Сәдака Аллаһка якынайта, аны ешрак биреп, бәлки ул кеше дингә тагын да ныграк тартылыр. Аллаһ аның тәүфыйгын арттырыр. Шуны да әйтергә кирәк: Аллаһка авыр булганда гына түгел, рәхәт вакытта да якынаегыз. Сәдаканы сөенечле вакытыгызда да бирергә тырышыгыз.

    – Сәдака бирер идем дип нәзер әйтергә ярыймы?

    – Нәзерне әйтмичә бирергә кирәк аны. Әйткәнсең икән, нәзереңне онытмыйча үтәргә кирәк. Яки баштан сәдака бир, аннары Аллаһтан ярдәм сорап дога кыл.

    – Җария дигән сәдака да бар бит әле. Анысы нинди сәдака була?

    – Кеше үлгәннән соң да савабы килеп тора торган. Әйтик, мәчет салдыру, күпер төзетү, юл салу, кое казыту. Алардан кешеләр син үлгәннән соң да кулланачак һәм савабы гел килеп торачак.

    – Ә миннәтле сәдака нәрсә?

    – Кешегә үзеңнең кылган яхшылыгыңны исенә төшерү миннәт дип атала. Сәдакаңны бир дә оныт. Яшереп бирелгән сәдака аеруча хуплана. Аллаһы Тәгалә, яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр, дигән. Ул да шул яшерен изгелек кебек бара. Ә ачыктан-ачык күрсәтеп эшләнгән изге эшкә, сәдака бирүгә риялык керергә мөмкин. Рия ул – тирә-ягыбыздагы кешеләр күрсен дигән уй-ният белән кылынган гамәл.

    Кошлар ашату да – сәдака

    – Кошлар ашату да савап­лы гамәл икән.

    – Кошлар гына түгел, бөтен җан ияләрен ашату да сәдака санала.

    – Сәдака итеп үзеңнең иң яраткан әйберне бирергә кушалар. Бу нәрсә белән аңлатыла?

    – Коръәндә: «Үзегезнең иң яраткан әйберегезне бирмичә, сез беркайчан да изгелеккә ирешмәссез», – диелгән. Бер сәхабә, Пәйгамбәр янына бара да: «Минем иң яраткан бакчам бар. Аны сәдака итеп бирәсем килә. Кемгә бирергә икән?» – дип сорый. Пәйгамбәр туганнарына бирергә куша, алай саваплырак булыр, ди.

    – Ярдәм кирәк булган кешеләргә сәдаканы күп очракта банк картасы аша күчерер­гә туры килә. Аның савабы бармы?

    – Яшерен булу сәбәпле, бәлки аның савабы артыграктадыр әле.

    Дилбәр Гарифуллина

    Фото: pixabay.com

    http://shahrikazan.ru/news/intervyu/ravil-khzrt-bikbaev-ikhlastan-birgnse-ikn-savaby-ichshiksez-bulachak

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: